Арчада — каһвәле иҗатчылар җыены
Арча шәһәре «Date&coffee» каһвәнәсендә каһвәгә, каһвә сөючеләргә кагылышлы кичә булып узды.
Иртәне бер чынаяк каһвәдән башлау — күпләр өчен гадәти хәл. Дөресен әйткәндә, мин бу гадәтнең зыянлы йогынтысын гына исәпкә ала идем, бүгенгә чаклы... Фикеремнең катгый үзгәрү сәбәбе: Англия патшабикәсе Елизаветта икенче каһвә фавориты булган икән бит! Тагын кызыгы шунда — ул үзенең 96 яшен тутырып кына гүр иясе булды.
Каһвәгә, каһвә сөючеләргә кагылышлы мондый фактларны үзебенең Арча шәһәре «Date&coffee» каһвәнәсендә узган кичәдә ишетеп кайттым. Без стереотиплар, бу төр эчемлеккә булган мөнәсәбәтләр хакында сөйләшү белән генә чикләнмәдек. Югыйсә, җыенда әдәбиятка гашыйк булган чын иҗатчылар катнашты. Биредә каһвәгә багышланган хикәя, язма, шигырьләр яңгыравы да шуның белән бәйле.
Бер әсәр белән генә язучының, яки шагыйрьнең иҗатына объектив бәя биреп булмый диләр, монысы тотрыклы мәсьәлә. Әмма шунысы хак — чарадагы һәр катнашучының каләме ышанычлы. Алар арасында төрле яшьтәгеләр һәм төрле һөнәр ияләре бар. Син үзеңнән кечерәк, яки синнән олырак кешеләр белән аралаша аласың. Моны бик кызыклы тәҗрибә дип билгеләр идем. Иҗатның яше юк бит, карты да юк. Шулай да аның мөһим миссиясе бар — фикердәшләрне бер урынга җыю, туплау.
Каһвә — бик үзенчәлекле һәм кызыклы тема. Кичәдә катнашып шәхсән үзем, иҗатымны баетты, чөнки алдан ук каһвә темасына язылган әсәрем юк иде. Шәп тәкъдимне ишеткәч, үз көчемне сынап карарга булдым. Гомуми күзәтүләргә килгәндә, күп катнашучыда каһвә мәхәббәт, җылы хисләр белән ассоциация тудыра. Һәм әлеге ярату, ул яшьлек яратуы гына түгел. Бәлкем "сихри эчемлек«кә булган аерым мәхәббәт. Ул күп иҗатчыларны кирәкле энергия белән тулыландыра да бит әле. Безнең очракта аның белән аерылмас дуслык та, язу эшенә керешкәч башлана.
«Иҗат итүче яшьләрне каһвәханәдә җыю теләге миндә инде яз айларында ук туган иде, ләкин без аны җәйгә калдырырга булдык, чөнки укучы яшьләрне бу чорда җыю уңайлырак.» — ди чараны гамәлгә ашыручы Адилә Әхмәтҗанова. — "Яшьләр өчен моңарчы да кызыклы форматта чаралар да оештырырга тырыштык. "Каһвәле иҗат«та тукталуымның сәбәбе, ул «каһвә» темасының актуаль булуында. Минем районыбызның яшьләренең замана белән бергә атлап иҗат итүен күрсәтәсем килә. Яшьлек — ул мөмкинлек. Ул мөмкинлекләрдән дөрес итеп куллану кирәк дип саныйм. Иҗат итүче яшьләрне берләштерәсем килә, Арчаның яшь талантларының зур бер илһам тулы дулкын булуын телим, ә районыбыз халкының иҗатны тыңлый белү сәләтен үстерәсем килә. Бу очрашу һәрберебез күңелендә бары җылы тәэсирләр генә калдырды дип уйлыйм, чөнки мин һәрбер катнашучыда зур кызыксыну чаткыны күрдем. Без алга таба үсәрбез һәм бер дулкын булып иҗат итәрбез дигән теләктә калам."
Китапханә һәм китаплар әдәбият белән тыгыз элемтәдә булмаганнарга нык зарыктыргыч булып күренергә мөмкин. Гадәти җыелышны гадәти булмаган урында оештырсак, бирегә китап яратучы, язырга яратучылар гына түгел, бу төр эшчәнлеккә битараф булмаганнар да йөриячәк.
Нәтиҗә буларак, шуны әйтәсем килә: иҗади очрашуның каһваханәдә узуы — уникаль күренеш һәм ул замана яшьләрен әдәбиятка тартуның әйбәт ысулы да булып тора. Киләсе очрашулар насыйп булсын!
Азалия Сабитова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев