Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Ак әбиләргә ак чәчәкләр

Ак әбиләребез оныкларына бүгенге рәхәт тормышның, тынычлыкның, муллыкның кадерен белеп, тырыш булырга, ялкауланмаска, яхшы укырга чакырып, үгет-нәсихәтләрен бирде.

Шушы көннәрдә Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 нче лицеенда өлкәннәр ункөнлегенә багышланган бик матур чара узды. 5 нче а сыйныф укучылары, әбиләре белән бергәләп, сыйныф сәгате үткәрде. Кунакка Сәйдә, Гомәр, Кирам һәм Илһамның әбиләре килде: Чаллыдан Рәмзия, Наилә, Тәнзилә әбиләр, ә җитезләрдән-җитез Гөлсинә әби, оныгы дигәндә, автобуска утырып, хәтта Тукай районы Хуҗи авылыннан да килеп җиткән иде!

Чара башында сыйныф җитәкчесе Айгөл Рибел кызы укучылардан өлкәннәр көне турында сораштырды, балалар үзләренең әби-бабаларын искә төшерде, матур шигырьләр дә сөйләде. Шуннан соң әбиләребез хәтер сандыкларын ачып җибәрделәр: сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән балачак, мәктәп еллары хатирәләре белән бүлештеләр. Ул чорлардагы балаларның өскә кияргә кием юклыгы аркасында укуны ташларга мәҗбүр булулары, мәктәпкә ямаулы киемнәрдән йөрүләре, ачлык кичерүләре, шундый авырлыкларга да карамастан, дәресләргә тырышып әзерләнүләре, яхшы укулары хакында укучылар тын да алмый тыңлады. Ак әбиләребез оныкларына да, бүгенге рәхәт тормышның, тынычлыкның, муллыкның кадерен белеп, тырыш булырга, ялкауланмаска, яхшы укырга чакырып, үгет-нәсихәтләрен бирде.

Әниләр табын әзерләгән арада балалар, өч командага бүленеп, төрле иҗади биремнәр үтәделәр, өлкәннәргә оригиналь котлаулар әзерләделәр. Өч буынның җанлы аралашуы чәй өстәле артында дәвам итте.

Чара азагында сыйныф җитәкчесе кунакларга ак чәчәкләр бүләк итте, әниләр тәмле күчтәнәчләр тапшырды.

Очрашу һәркем өчен бик файдалы булды: күпне күргән әбиләр үзләренең "тере тарих" икәнлекләренә, җәмгыятькә бик кирәкле булуларына тагын бер кат инандылар; балалар исә яраткан әбиләре белән горурланып утырдылар, бик күп тарихи фактларны белделәр, өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәклеген исләренә төшерделәр; ә сыйныф җитәкчесе Айгөл Рибел кызына бу чара төрле мәктәпләрдән җыелып, әле сентябрь башында гына бергә укый башлаган балаларны тупларга, бер-берсенә якынайтырга булышты.

Ахырдан барысы бергә фотога төшеп, мондый мәгънәле очрашуларны ешрак уздырырга, өлкән буын вәкилләренә игътибарны күбрәк бирергә сүз куешып таралыштылар.

Гүзәл Мәрдәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев