Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әдәби Сабантуй бездән башка узмый!

Әдә­би ма­ра­фон бе­рен­че тап­кыр 2017 ел­ның сен­тябрь аен­да оеш­ты­ры­ла. Һәм өч ай са­ен үт­кә­ре­лә баш­лый. Шу­ны­сы кы­зык, җәй кө­не – ба­ла­лар өчен! Бы­ел ба­ла­лар ма­ра­фо­ны 1 июль­дән 21енә ка­дәр бар­ды.

Беренче марафоннарда 30лап кеше катнашса, быел марафончылар саны бер меңнән артып китә. Ике меңнән узганы да булган. 1нче октыябрьдән әдәби марафонның чираттагысы башланачак.

 

Әдә­би ма­ра­фон, тәм­ле кө­рәш, авы­лым гү­зәл­ле­ге, сә­ла­мәт ир­тә... әйе, про­ект­лар күп, ә уй­лап та­бу­чы­сы бер – "Бе­лем.Ру" компа­ни­я­се җи­тәк­че­се Га­таул­лин Ра­ил Мәү­лет улы. Шу­шы ке­ше без­нең ки­тап уку­ы­быз­ны, сә­ла­мәт тор­мыш рә­ве­ше алып ба­ру­ы­быз­ны, кыс­ка­сы, дө­рес яшә­ве­без­не кай­гыр­тып то­ра.

21 көн ки­тап укы­дык

Ра­ил абый уй­лап тап­кан про­ект­лар ара­сын­да мин Әдә­би ма­ра­фон­ны ае­рып әй­тер идем. 21 көн буе та­тар­ча ки­тап­лар уку – кай­бе­рәү­ләр өчен авыр эш бу­лып то­е­ла­дыр, бәл­ки. Әм­ма та­тар­лар мо­ңа ка­рап тор­мый, квар­тал са­ен уз­ды­ры­ла тор­ган әле­ге ма­ра­фон­да рә­хәт­лә­неп кат­на­ша. Шу­ны­сы кы­зык (һәм дә сө­е­неч­ле!) – ма­ра­фон­га бө­тен Та­тарс­тан гы­на тү­гел, баш­ка ре­ги­он­нар һәм шә­һәр­ләр дә ку­шы­ла­лар. Күп ке­ше өч ат­на бе­лән ге­нә чик­лә­неп кал­мый, әле­ге га­дәт­не тә­мам үз­ләш­те­реп, та­тар­ча әсәр­ләр уку­ны ал­га та­ба да дә­вам итә.

Әдә­би ма­ра­фон­ның та­гын бер үзен­чә­ле­ге тра­ди­ци­я­гә әй­лә­неп ки­лә – ма­ра­фон­да кат­на­шу­чы­лар җәй ахы­рын­да кү­ре­шеп, бер­гә­ләп кү­ңел ача­лар. Мон­дый мөм­кин­лек уз­ган ел ту­ды­рыл­ды – без­нең ра­йон­да, Ар­ча­да, бе­рен­че тап­кыр Әдә­би Са­бан­туй үт­кә­рел­де. Бы­ел ул Бай­лар Са­ба­сын­да уз­ды. Без, ма­ра­фон­чы­лар, мон­дый бәй­рәм­гә кил­ми ка­ла ала­быз­мы соң ин­де?

«Бе­лем» ра­ди­о­сы: ан­да мин дә сөй­лим!

Кил­гәч тә без­не гар­мун­нар уй­нап кар­шы ал­ды­лар. Һәм без са­бан­туй уры­ны­на ке­реп кит­тек. Зур бул­ма­са да, бик рә­хәт һәм бар як­тан кап­лан­ган тер­ри­то­рия ин­де бу. Шун­да ук уен­нар да бул­ды, бәй­рә­ме дә бар­ды, ки­бет­ләр дә эш­лә­де. Ба­ры­гыз­ның да са­бан­туй­да кү­ңел ач­ка­ны бар­дыр, шу­ңа кү­рә аның ни­чек бар­га­нын, нәр­сә­ләр бул­га­нын ар­тык сөй­ләп тор­мыйм. Кы­зык­лы миз­гел­ләр­не ге­нә әй­теп үтәм.

Ча­ра ба­шын­да җыр­лап, би­еп, са­бан­туй­га бү­ләк җый­ды­лар. (Ал­дан ук кат­на­шу­чы­лар­га бу хак­та әй­тел­гән иде – бе­рәү дә буш кул бе­лән кил­мә­гән!).

Ан­на­ры «БЕ­ЛЕМ» ин­тер­нет ра­ди­о­сы ачыл­ды. Мин бу ту­ры­да бе­лә идем ин­де, чөн­ки ра­ди­о­да эш­ләү­че яшь­ләр исем­ле­ген­дә бар. Без ин­де июль-ав­густ ай­ла­рын­да эш­ләп, бе­рен­че тап­шы­ру­лар­ны яз­дыр­дык. Ә хә­зер алар­ны те­лә­гән һәр­кем тың­лый ала.

Әдә­би кө­рәш – бил алыш­кан­нан ким тү­гел!

Һәм өчен­че кы­зык ва­кый­га – Са­бан­туй­да Әдә­би кө­рәш тә оеш­ты­рыл­ды. Кат­на­шу­чы­лар ике төр­кем­гә бүл­де­ләр: 18 яшь­кә ка­дәр һәм 18 яшь­тән олы. Баш­та соц.чел­тәр­ләр­дә әдә­би ма­ра­фон фи­на­лист­ла­ры ши­гырь сөй­ләп, ви­део тө­шер­гән иде­ләр. Һәм һәр ка­те­го­ри­я­дән жю­ри сай­ла­ган 16 фи­на­лист са­бан­туй­да «бил алыш­ты». Әле­ге кө­рәш ни­чек ба­ра соң? Ике ке­ше чы­га һәм ши­гырь сөй­ли.  Хө­кем­дар (әдип­ләр баш­кар­ды бу роль­не) җи­ңү­че­не атый. Җиң­гән ке­ше икен­че тур­га уза, ә те­ге­се ин­де тө­шеп ка­ла. Шу­лай бер ке­ше кал­ган­чы кө­рә­шә­ләр.

Әдип­ләр ди­гән­нән – язу­чы­лар күп иде Са­бан­туй­да! Без рә­хәт­лә­неп алар бе­лән фо­то­лар­га төш­тек! Кыс­ка­сы, са­бан­туй шу­лай ма­вык­тыр­гыч уз­ды. Без ге­нә тү­гел, кил­гән һәр­кем ва­кы­тын фай­да­лы да, кы­зык та итеп үт­кә­рә ал­ган­дыр дип уй­лыйм. Бар­лык оеш­ты­ру­чы­лар­га һәм бе­рен­че чи­рат­та, әл­бәт­тә, «Бе­лем. Ру» ком­па­ни­я­се җи­тәк­че­се Ра­ил абый­га зур рәх­мәт!

Ән­вәр Мө­хет­ди­нов, Ар­ча ра­йо­ны, На­ла­са мәк­тә­бе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев