Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Зумба, банджи-фитнес, стретчинг...

Көзгегә бер күз сал әле. Анда син үзеңне бәхетле, сәламәт, энергияле, елмаеп торган итеп күрәсеңме? Әллә инде арыганлык, кәефсезлек, хәлсезлек һәм нидер җитеп бетмәгән кебек тоеламы? Әгәр икенче вариантка тукталасың икән, димәк, синең тормышыңда спорт җитми. Соры көз көннәрендә бигрәк тә үз-үзеңә игътибар арттырып, кызыклы мавыгуларга вакыт жәлләмәскә кирәк. Спорт – бу проблемадан арынуның иң яхшы ысулы.

Хәзерге заманда спортның нинди генә төрләре юк: футбол, баскетбол, волейбол, чаңгыда һәм тимераякта шуу, нәфис гимнастика, теннис, җиңел атлетика, йөзү, биатлон... Бу исемлекне алга таба да дәвам итеп, җаның теләгәнен сайларга була. 

Спорт – ул хезмәт, ләкин аны һәркем башкара алмый.

Ирина Винер-Усманова, 
нәфис гимнастика буенча тренер.

Спортның файдасы 

Күпләр спортны бары тик фигураны саклап тору өчен генә кирәк, дип ялгыша. Чынлыкта физик активлык когнитив сәләтләрне яхшырта, күп кенә авырулар куркынычын киметә, картаюны акрынайта, йокы сыйфатын һәм кәефне яхшырта, шулай ук үз-үзеңдә көч барлыкка китерә. Әйтик, кардиокүнегүләр ярдәмендә кәеф яхшырсын өчен нибары 20 минут җитә. Ә алты атна дәвамында ярты сәгать даими күнегүләр эшләү депрессия симптомнарын киметергә сәләтле. Әмма мөһим шарт турында онытмаска кирәк: физик йөкләнеш файда китерсен өчен, ул даими булырга, гадәткә керергә тиеш. Атнага яисә айга бер тапкыр гына шөгыльләнеп ерак китә алмассың. Моның өчен биш мөһим киңәшкә игътибар итәргә кирәк.

Бу – минеке 

Иң мөһим шарт – үзеңә туры килгән спортны сайла. Дустыңа яисә сыйныфташыңа ияреп кенә син әле үзең өчен кирәклесен сайладым дияргә ашыкма. Спортта кемгәдер иярү түгел, ә анда үзеңне иркен тоту мөһим. Шуңа күрә төрлесен сынап кара: зумба, банджи-фитнес, стретчинг, скейтбординг... Һәм үзеңә яраклысын тапмыйча туктама.

Әздән башла

Инде күптән күнегүләр ясаганың юк икән, беренче көндә үк үзеңә глобаль максатлар (марафон йөгерергә яки бер ай эчендә шпагатка утырырга) куйма. Күп көч таләп итмәгән, ләкин көн дә башкарып торган спорт уңышлары даими рәвештә мотивация тудырачак. Һәм бу күнегүләрне гадәткә әйләндерергә ярдәм итәчәк. Әгәр дә тренировкалар өчен буш вакыт та, артык теләк тә юк икән, көненә ярты сәгать йөреп кайтырга киңәш ителә. 

Тренировка теш чистарту белән бер ул. Уйланып тормыйсың. Уянасың да эшлисең.

Патти Сью Пламер, йөгерүче.
 

Каршылыкларны бетер 

Тикшерелгән факт: нинди дә булса эш башкару өчен әллә ни күп көч таләп ителмәсә, ул шулкадәр тизрәк гадәткә әверелә. Кешенең баш мие теләсә нинди шартларда мөмкин кадәр азрак энергия сарыф итәргә омтыла. Әгәр дә син даими рәвештә күнегүләр ясый башларга телисең икән, моның өчен «булмаган» каршылыкларны барлыкка китерергә тырышма.

«Татлы» күчтәнәч 

Гадәтне ныгыту өчен иң төп алым – үзеңне бүләкләү. Кечкенә генә уңышка ирешсәң дә, үз-үзеңә рәхмәт әйтеп, берәр тәмле ризык белән сыйланып алырга онытма! Бу бик мөһим. Тагын әле күнегүләр вакытында яраткан сериаллар яки видеоблоглар карарга, подкастлар, аудиокитаплар тыңларга була. Бу шулай ук көн саен шөгыльләнергә мотивация булып  торачак. Төп шарт: син моны спорт белән шөгыльләнгәндә генә эшләргә тиеш. Югыйсә психологик тылсым эш итүдән туктый.

Әйдә, бергә! 

Үзеңә генә шөгыльләнү күңелсезме? Ни өчен әле яхшы танышыңны яисә дустыңны бу эшкә өндәмәскә?! Бергә күңеллерәк тә, вакыт та тизрәк уза. Тик бу очракта бер-береңнән көнләшү дигән әйбер булырга тиеш түгел. Үзара дус-тату мөнәсәбәттә генә нәтиҗәгә ирешеп булачак.

Гөлинә Гусамова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев