Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Ут – дус та, дошман да...

Кече яшьтәге балаларның артык кызыксынучан, тыелган нәрсәне татып яисә эшләп карыйсы килү теләге бик көчле булуы без – өлкәннәр өчен яңалык түгел. Шырпы алып, ут сызып уйнап, учак ягып җибәрү алар өчен иң зур шатлык. Тик, бер рәхәтнең, бер михнәте, дигәндәй, уеннан уймак ясамау, балаларга нәрсә ярый, нәрсә ярамаганлыгын аңлату - өлкәннәрнең иң зур бурычларының берсе.

Корноухово авылы мәдәният йортында төрледән – төрле чаралар һәрдаим үткәрелеп килә. Берсеннән – берсе кызыклырак күңел ачу чаралары булсынмы ул, теге яисә бу мәгълүматны җиткерү максаты белән оештырылган тематик чара булсынмы – барысы да тамашачының күз алдында, һәм дә халыкның мәнфәгатьләрен кайгыртып, аларның теләкләрен исәпкә алып оештырылган чаралар.

26 нчы февраль көнне янгын куркынычсызлыгын профилактикалау буенча үткәрелгән чара да әнә шундыйлар рәтеннән. Янгынның  тормыш-көнкүрешебез, саләмәтлегебез өчен ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңлату, янгынның килеп чыгу сәбәпләрен искәртеп үтү, һәркемне ут белән сакчыл эш итәргә һәм дә игътибарлы булырга өндәү максатыннан оештырылган чарага Корноухово “Теремкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни балаларның чакырылуы да юкка түгел иде.

Кече яшьтәге балаларның артык кызыксынучан, тыелган нәрсәне татып яисә эшләп карыйсы килү теләге бик көчле булуы без – өлкәннәр өчен яңалык түгел. Шырпы алып, ут сызып уйнап, учак ягып җибәрү алар өчен иң зур шатлык. Тик, бер рәхәтнең, бер михнәте, дигәндәй, уеннан уймак ясамау, балаларга нәрсә ярый, нәрсә ярамаганлыгын аңлату - өлкәннәрнең иң зур бурычларының берсе.

“Ут – дус та, дошман да” дип исемләнгән чара нәкъ тә шуңа багышланган иде. Уен формасында үткән чарага Корноухово янгын сүндерү бүлеге командиры Евгений Ненастьев та чакырулы иде. Ул балаларны янгынны булдырмау кагыйдәләре белән таныштырды,  янгынны нәрсәләр ярдәмендә сүндереп булганлыгына ачыклык кертте, янгын сүндерүчеләрнең көн тәртибе белән таныштырып үтте, гадәттән тыш хәл чыга калса, югалып калмаска  өндәде, янгын сүндерү бүлеге номеры буенча шалтырату тәртибен тагын бер кат ассызыклады. 

Табышмакларга җаваплар биреп, презентация карагач, нәни дусларыбызга үзләрен “янгын сүндерүче” ролендә сынап карау мөмкинлеге дә бирелде.

Ярыша-ярыша ялкынны да сүндерделәр, ут сүндергечне куллану кагыйдәләрен дә сөйләделәр, утның кайчан дус, кайчан дошман булганлыгына мисаллар да китерделәр. Чарада катнашкан һәр балага “Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен иң яхшы белүче” дигән грамоталар тапшырылды. Тематик кичә бергәләшеп “Песи йорты” дип исемләнгән мультфильм карау белән төгәлләнде.

Бәла – аяк астында гына, ди өлкәннәр. Тормыш ыгы-зыгысында бөтерелеп, кайдадыр ашыгып, кайдадыр кул селтәп, без әлеге сүзләрнең асылына төшенеп җитә алмыйбыз, әллә инде төшенергә теләмибез. Тик, әлеге тормыш кагыйдәләрен белеп, кабат-кабат искә төшереп тору беркемгә дә комачау итмәс, минемчә. Сакланганны саклармын, дигән гыйбарәне дә истән чыгармасак иде...

 

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев