Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Иркәләгез, ләкин очындырмагыз!

Соңгы вакытта балаларны кочаклау, иркәләү күренешләре азая төште кебек. Кемдер аны әлеге катлаулы чорда кирәк тә түгел, дип исәпли. Имеш, бүгенге ата-ана болай да бала мәшәкатьләре белән генә яши. Кайберәүләр малайларны иркәләү аларның йомшак характерлы булып үсүенә китерә, дип уйлый.

 

Күргәнегез бардыр, бәләкәй балалар еш кына әти-әнисенең итәгенә килеп утыра, көтмәгәндә куенына килеп сарыла, үзенчә яратуын күрсәтә. Елаган бала әнисе кочагында тиз тынычлана, чөнки ул анда үзен якланган итеп хис итә. Шул ук вакытта балага кагылу аңарда окситоцин гормоны бүленеп чыгуга булышлык итә. Бу гормон кешедәге курку хисен юкка чыгара, үз-үзендә ышаныч, канәгатьлек хисе барлыкка китерә. Әлеге гормон ир-егетләрдә дә бүленеп чыга. Нәкъ аның ярдәмендә әти, әни инстинкты барлыкка килә, баланың ата-анасы белән бәйләнеше җайга салына. Организмында шушы гормон тиешле күләмдә булган кешеләр, гадәттә, башкаларга дустанә мөнәсәббәттә була, үзләрен бәхетле итеп саный. Аеруча өлкән яшьтәге кешеләргә балаларының, оныкларының кагылуы бик күп уңай хисләр барлыкка китерергә этәргеч була. Менә никадәр көчкә ия ул кочаклау, бер-береңә кагылу!

 

Әмма кешене кочаклау беркайчан да аның теләгенә каршы башкарылырга тиеш түгел. Мәсәлән, үсмерләр еш кына әти-әниләренең аларга кагылуыннан кача. Бу очракта баланың иңнәреннән сөеп алу да аларда үз-үзенә ышаныч тудырачак.

 

Баланы иртән уянгач һәм кич йоклар алдыннан мотлак рәвештә кочаклап үбәргә кирәк, ди психологлар. Бу аның көне уңышлы үтүенә һәм тыныч йоклавына булышлык итәчәк. Яныгыздан үтеп китүче сабыегызны да кочаклап алу зыян итмәс. Баланы көненә ким дигәндә биш тапкыр кочакларга кирәк. Малаймы ул, кызмы, ничә яшьтә булуына карамастан, ул сезнең кочаклавыгызны көтә. Әйе, берничә дистә ел элек малайларны артык иркәләргә ярамый, дигән фикер яши иде. Имеш, бу аларның чын ир-егет булып үсүенә йогынты ясый. Белгечләр әйтүенчә, яратылып, назланып үскән балалар үз-үзен тыныч тота, аралашучан була, тиз арада дуслар таба.

Якыннарыгызны ешрак кочаклагыз. Аеруча балаларга шул рәвешле күңел җылыгызны бирегез. Шуны онытмагыз: назланып үскән балага тормышта үз урынын табу күпкә җиңелрәк! Иркәләгез, ләкин очындырмагыз!

https://kiziltan.ru/trbiya/14209-irklgez-lkin-ochyndyrmagyz.html сайтыннан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев