Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Баланы кайчан укырга өйрәтергә?

Баланы кайчан хәрефләр белән таныштыра башларга соң?

Бүгенге көндә ата-аналар балаларын мәктәпкә әзерләүгә зур игътибар  бирәләр. Аеруча сабыйларны иртә укырга өйрәтергә теләүчеләр күп. Баланы кайчан хәрефләр белән таныштыра башларга соң?

Бәлки алар мәктәптә генә китап укый башласа яхшырактыр? Сабый тууга дөньяны, әйләнә-тирәне өйрәнә башлый. Биш яшькә кадәр балалар образлар, сурәтләр ярдәмендә уйлыйлар. Шул сәбәпле аларга информацияне хәрефләр, билгеләр аша кабул итү авыр. Хәтта алфавитны ятласа һәм авазларны иҗекләргә җыя алса да, бала нәрсә укыганын, сүзнең мәгънәсен аңламый.

Укырга артык иртә өйрәнә башлаган сабыйларның киләчәктә сәламәтлек белән проблемалары килеп чыгарга мөмкин. Балаларның күзләре әле мондый зур нагрузкаларга әзер булмый. Шулай ук, артык иртә акыл эшчәнлеге белән шөгыльләнә башлагач, логика, анализ һәм сөйләм өчен җаваплы сул як баш мие ярымшары үсеше артык тизләнә; ә хис-тойгы, төсләр кабул итү, хыяллану, музыкаль ритмны көйләүче уң як баш мие ярымшары үсеше, киресенчә, әкренәя башлый.

Мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларның төп эшчәнлеге — уен. Шуңа күрә балаларның артык иртә акыл хезмәтендә вакыт үткәрүе зыянлы булырга мөмкин.

Галимнәр, психологлар балаларны биш яшь тулгач кына укырга өйрәтә башларга киңәш итә. Ләкин сабыйның яшенә генә тугел, ә индивидуаль үзенчәлекләренә дә таянырга кирәк. Шулай иткәндә сабыйны укырга өйрәтү процессы җиңел һәм нәтиҗәле булачак.

Чаллы шәһәренең 117нче балалар бакчасы тәрбиячеләре Әхмәдуллина Гөлназ, Әхмәтҗанова Эльвира.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев