«Ураза тотуның нәрсәсе бар инде аның...»
Изге Рамазан аенда Ураза тоту һәр мөселман кешесенең изге бурычыдыр. Чөнки биш Ислам шартының берсе - Рамазан аенда ураза тоту.
- Ураза тотасыңмы?
- Әйе, Аллага шөкер, Ходай җиңеллеген бирә. Аллаһы Тәгалә кабул итсен.
- И, Ураза тотуның нәрсәсе бар инде аның, бер өйрәнгәч....
Әңгәмәдәшем фикерен әйтеп бетерергә дә өлгермәде, минем башыма: “И, Ходаем, мин шулкадәр сабырсыз микәнни?” – дигән уй килде, ләкин әңгәмәдәшем фикерен дәвам итеп:
- Үземнең тотканым юк, кеше әйткәнгә генә әйтүем, - дигәч, бераз күңелгә җиңел булып китте.
Изге Рамазан аенда Ураза тоту һәр мөселман кешесенең изге бурычыдыр. Чөнки биш Ислам шартының берсе - Рамазан аенда ураза тоту.
Мин үзем гарәпчә Коръән укый белмим, ләкин Коръән аятьләренең берничәсен яттан беләм. Фатиха сүрәсен кечкенәдән әбием өйрәткәннәрдән хәтердә калдырганмын. Фатиха сүрәсенә Коръәннең дүрттән бер өлеше кереп беткән дигәнне укып беләм.
Ураза тоту кешеләрдә бик күп яхшы сыйфатлар тәрбияли.
Ураза тоткан кеше Аллаһка ышанырга тиеш, чөнки иртәнге сәхәрне ашагач, тотасы уразабызны Аллаһ Тәгалә өчен ихласлык белән ниятлибез. Кайбер кешеләр арасында, ураза тотам әле, ябыгып булмасмы бераз диючеләр дә очрый. Бу - зур хата ясау.
Ураза тоту ихтыяр көче тәрбияли. Кемдер әйткәнгә генә ураза тоту дөрес түгел, чөнки кемгәдер яхшы булып күренү өчен тотылган ураза кабул ителми. Тоткан уразалар бары тик Аллаһ ризалыгы өчен икәнен беркем дә онытмаска тиеш.
Ураза төгәллеккә өйрәтә. Ураза тотуның да үз кануннары, үз тәртибе бар бит.
Шуларны төгәл үтәгәндә генә тоткан уразалар кабул була, чөнки ураза вакытында яраган һәм тыелган гамәлләр бар.
Ураза сабырлыкка өйрәтә. Таң вакытыннан башлап, кояш баеганга кадәр бер тамчы су да капмыйча тора алу, чыннан да сабыр кешеләр гамәле. Хәзерге заманда ураза тоту бик күпкә җиңел, чөнки кешеләрнең бил бөгеп эшләрлек эшләре юк: керне, савытны, идәнне автомат машина юа, су краннан ага, ашны мультиварка пешерә, күпләрнең йөгерә-чаба мал карыйсы юк. Быел инде язгы эшләр вакыты туры киләсә дә, Ходай җиңеллеген бирә, көннәре артык кызу түгел, түзәргә була. Элек бит әле кызу урак өстендә дә, ялан басуда, сабый баласын бага-бага уразасын калдырмаган әби-бабалар. Шулай булгач, без нигә сабыр булмаска тиеш.
Ураза – тыелырга өйрәтүче ай. Кеше бу айда авыз уразасы гына түгел,тел, колак, күз уразаларын тота. Чөнки ул ризыктан гына түгел, тел белән гайбәт сөйләүдән, колак белән гайбәт тыңлаудан, күз белән ярамаган әйберләр караудан да тыела. Бу гамәлдән тыелу да шактый читен, чөнки без хәзер таң атып бер-беребез белән очрашуны зарланудан башлыйбыз, нинди яңалыклар бар дип, бер-беребезнең гайбәтен сатабыз. Ә Ураза ае башкача таләп итә.
Ураза – ризык кадерен белергә өйрәтә. Ризыктан сыгылып торган табыннарыбыздагы ашамлыкка исебез китми. Табын тутырып әзерлибез дә, ике капкач, шапырдатып чүп савытына томырабыз. Ярый ла маллы кеше кош-кортын туйдыра. Ә күпләр бит эт-мәчесенә дә кибет ризыгы гына ашата. Көннәр буена ач торганда ярып пешерелгән бер ярка бәрәңгенең дә, бер телем кара икмәкнең дә, бер кашык суның да кадере арта. Ә бит без көннән-көн ризыкка кадерсезлек күрсәтәбез. Кибетләргә керәбез дә, берсен алып, берсен куеп ипи сайлыйбыз, тәмле пирүкләрне тоткалыйбыз, авыз бүлсәйтәбез. Өстәл артына утырсак, бусы тәмсез, бусы ошамады дип сырланабыз. Бигрәк тә балаларыбызны шуңа өйрәбез. Хәтта ризыкны атып бәрсәләр дә, балаларыбызның башыннан сыйпыйбыз. Ә авыз ачканда каршыга нинди ризык куелса, шул шуа, югыйсә. Хәтта бер тамчы тоз, бер йотым су эчеп куйгач та, рәхәт булып китә.
Ураза тоту ул - сәламәтлек. Чөнки моннан ничәмә ничә еллар элек иңдерелгән Коръән эчендә, бүгенге көн медицинасында зур ачышлар итеп расланган күп кенә теорияләр инде күптән язылган булган. Юкка гына ай буена ураза тоту, ислам шарты итеп иңдерелмәгән. Кеше организмы кирәкмәгән токсиннардан арынсын, чистарынсын өчен кертелгән бит ул. Уразаның өч көне авыр, чөнки моңа кадәр сәгать саен шыплап тулып торган ашказаны ризыкны юксына. Җиденче көнне исә организмнан, катлам-катлам булып җыелып килгән шлаклар, токсиннар чыга башлый. Бу вакытта да бик рәхәт булмаячак. Баш әйләнү, баш, эч авырту кебек күренешләр күзәтелергә мөмкин. Шуңа күрә дә организмны Уразага кадәр әкренләп әзерли башлау да комачау итми. Мөхәммәд галәйһис-сәлам гадәти көннәрдә дә атнага бер тапкыр ураза тота торган булган.
Биредә язылганнар минем шәхси фикерем, дини китаплардан алынган мәгълүматлар. Дөрес түгел сүзләр әйтелгән булса, мине дин белгечләре дөресләсен, гафу итсеннәр. Барысы да Аллаһ ризалыгы өчен эшләнгән гамәлләребезне Ходай дөресләп үзе кабул кылсын. Изге Рамазан аебыз мөбәрәк булсын, тоткан уразалар кабул булсын, тәннәргә сәламәтлек, җаннарга тынычлык, күңелләргә иман бирсен.
Миләүшә Хәсәнова, Вәрәшбаш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев