Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Мигъраҗ – Аллаһка якынаю...

Быел Мигъраҗ кичәсе 17 февральдән 18 февральгә каршы төндә булачак.

Аллаһы Тәгалә адәм балаларының гөнаһларын гафу итәр өчен төрле айлар, көннәр вә кичәләр яраткан.  «Бу вакытларның кыйммәтен белеп, Миннән гафу сорагыз, сезләрне гафу итәрмен», дигән.

Ислам динендә изге айлар өчәү. Раҗәб, Шәгъбан һәм Рамазан ае. Хәзер безнең изге Раҗәб ае бара.  Раҗәб аенда ике изге кичә бар. Айның беренче җомга киче – Рәгаиб кичәсе, һәм 26 нчы көненнән 27сенә каршы кич  – Мигъраҗ кичәседер. Быел ул 17 февральдән 18 февральгә каршы төндә булачак.

 Боракта – яшен тизлегендә оча торган атта

«Мигъраҗ» сүзе «күккә ашу» дигән мәгънәне белдерә. Аллаһның бөек кодрәте белән пәйгамбәребез Мөхәммәд бу кичтә гадәти булмаган сәфәр кыла – ястү намазыннан соң Кагьбәтуллада гыйбадәт кылгач, Кагьба |диварына таянып йокымсырап утырган чакта, аның янына Җәбраил фәрештә килә һәм Пәйгамбәребезгә шулай ди: «Әй Мөхәммәд, Аллаһы Тәгалә беркемгә дә насыйп итмәгән шәрәфне сиңа насыйп итте. Сине янына чакыра». Шуннан соң Пәйгамбәребез Мөхәммәд Боракка («яшен тизлегендә оча торган» атка ошаган җанварга атланып, Җәбраил фәрештә белән Кәгъбәтулладан Кодыс шәһәрендәге Мәсҗиди Әксага күчә. Коръән-Кәримдә моны дәлилләүче аять бар: «Безнең галәмәтләребезнең кайберләрен күрсәтер өчен Мөхәммәдне бер кичтә Хәрам мәчетеннән Кодыс шәһәрендәге мәсҗед Әксага күчергән Аллаһ һәр кимчелектән пакь!»

«Бәни Исраил / Ягъкуб балалары», 17:1

Күкнең җиденче катында...

Пәйгамбәребез Кодыс шәһәренә, ягъни Бәйтел мөкатдәскә барганнан соң, Әкса мәчетендә ике рәкәгать намаз укый. Гадәти булмаган сәфәрнең шушы өлеше «Исра» дип атала. Шуннан соң Пәйгамбәребезнең мигъраҗы, ягъни күккә күтәрелүе башлана: ул Җәбраил фәрештә белән күкнең беренче катыннан җиденче катына кадәр менә. Күкнең җиденче катыннан соң Сидрәтелмәнтәһа дигән урынга баралар. Бу урынга килгәч, Җәбраил фәрештә Пәйгамбәребезгә шулай ди: «Безнең һәрберебезнең билгеләнгән бер чиге бардыр. Минем чигем монда бетә. Мин моннан алга барсам, һәлак булырмын. Син Аллаһның чакырылучысы – Аллаһ сине чакырды. Син галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрелгән бер Пәйгамбәрсең. Син барырсың». Шуннан соң Пәйгамбәребез мигъраҗ сәфәрен үзе генә дәвам итә. Аңа Җәннәт белән Җәһәннәм күрсәтелә, ул Аллаһ белән сөйләшү бәхетенә ирешә. Аллаһ хозурына баргач, Пәйгамбәребез Аны:

– Әттәхиййәтү лилләһи үәссаләүәәтү үәттаййибәәт (барча гыйбадәтләребез – намазларыбыз һәм яхшы гамәлләребез фәкать Аллаһ өчен генә!), – дип сәләмли.

– Әссәләмү гәләйкә әййүһәннәбиййү вә рахмәтүллаһи вә бәрәкәтүһү (сәлам сиңа, йә пәйгамбәр, Аллаһның рәхмәте вә бәрәкәте дә сиңа булсын!), – Аллаһы Тәгалә җавап бирә...

Хәзер бу сүзләрне барлык мөселманнар намазда әйтә. Димәк, намаз укыган һәр мөселман Аллаһ белән сөйләшә, Аңа мөрәҗәгать итә, Аннан ярдәм сорый, Аңа якыная. Шундый олуг бәхеткә көн саен биш тапкыр ирешә.

Мигъраҗ – Аллаһка якын булуның иң өстен дәрәҗәседер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев