Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Ислам дине шаярып сөйләшүгә ничек карый?

Бер үк вакытта төпле дә, шаян да булган, килешле итеп кызык сүзләр кулланып сөйләшкән мөселман соклануга лаек, дип язылган дини китапларда.

Ислам дине каты йөрәкле, кырыс булуны бер дә хупламый. Аллаһы Тәгалә Үзенең илчесе Мөхәммәд Пәйгамбәргә дәшеп, Коръәндә әйтә: «Әгәр син кырыс, каты йөрәкле булсаң, алар (кешеләр) синнән качар иде», – ди. («Әли Гыймран /Гыймран гаиләсе», 3:159)

Чыннан да, йомшак күңелле кеше генә башкаларны үзенә җәлеп итә, шаярта белүче генә фикерләрен җайлы гына итеп аңлата ала. Әмма шаяртам дип чама хисен югалту да дөрес түгел икән. Әйтик:

*   Артык еш шаярырга ярамый.

Мөхәммәд пәйгамбәр әйткән: «Мин артык күп шаяручылар рәтендә түгел, әмма күңелсез кешеләр дә минем рәттән түгелдер, һәр шаяруның да билгеле бер чиге булырга тиеш, шул чикләрдән чыккан мөэминнәргә бу дөньяда билгеләнеп куелган юлдан тайпылу куркынычы бар». Тормышның авыр мизгелләрендә җидти була белергә кирәк, дигән сүз инде бу.

* Шаян сүзләр белән башкаларны үпкәләтергә ярамый.

* Шаян сүз сөйлим дип, ялганларга, уйдырмалар уйлап чыгарырга ярамый.

* Шаяртам дип, кешене куркытырга ярамый. Әйтик, бик кадерле әйберен яшереп куеп. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев