Ислам дине һәм тереклек дөньясы
Әниләреңнән: «Үрмәкүчкә зыян китерергә ярамый», – дигән сүзләрне ишеткәнең бармы синең? Баксаң, бу ышану ислам дине белән бәйле икән.
Үрмәкүчләргә зыян китерергә ярамый
Пәйгамбәребез бер шәһәрдән икенче шәһәргә аңа зарар китерергә теләүчеләрдән качып барганда, мәгарәгә кереп качкан, ә үрмәкүч аның артыннан ук пәрәвез үреп куйган. Пәрәвез җепләре күргән үрмәкүчлер мәгарәгә күптән кеше кергәне юк дип аңлаганнар һәм пәйгамбәрне эзләп юлларын дәвам иткәннәр.
Шунысы кызык – үрмәкүчләрнең файдасы фәнни яктан да расланган. Безне тешләргә мөмкин кечкенә бөҗәкләр пәрәвез җепләренә эләгергә мөмкин икән. Ә үрмәкүчләр (шундый куркыныч булуларына карамастан!) бер зыянсыз, диләр галимнәр.
Гомумән алганда, ислам динендә тереклек ияләрен сәбәпсез рәнҗетергә ярамый. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Җирдә йөрүче нинди генә хайван яки күктә очучы нинди генә кош булмасын, алар сезнең кебек үк бер өммәт булып яшиләрдер», – дигән. Һәм кыямәт көнендә бөтен җан ияләре безнең яхшылыгыбызга шаһит булып киләчәк икән!
Песиләрне яратсаң – саваплы булырсың!
Ислам динендә песиләр белән бәйле риваять тә бар. Пәйгамбәребез, чапанында йоклап яткан мәчене уятырга теләмичә, чапанның итәген кисеп алган икән.
Кошларны ашату да, үсемлекләргә су сибү дә – зур савап санала ислам динендә. Рәсүлебез бер хәдисендә: «Җирдәге мәхлукларга рәхимле икәнсез, Аллаһы Тәгалә сезгә рәхимле булыр», – дигән.
Шулай бер кеше кое янында дымлы җирне ялап торган эткә тап була. Коега төшеп, аяк киеменә су алып, аны авызына кабып менә дә эткә эчерә. Шушы гамәле өчен ул җәннәтле була.
Пәйгамбәребез (с.г.с.) берничә җан иясен үтерергә ярамавы турында аерым әйткән. Аларга үрмәкүч, бал корты, кырмыска, каракош (сорокопут), һөд-һөд (удод) кошы керә. Бал корты, үрмәкүч, кырмыска исемнәре белән аталган сурәләр дә бар.
Казанның «Туган авылым» комплексы мәчете имам- хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин язмаларыннан файдаланып әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев