Иң сөекле сүз – тугры сүз
Мең дә бер хәдис
Аллаһ каршында иң сөекле сүз – тугры сүз.
Кошларга, хайваннарга яхшылык кылу – хәерле эшләрдән. Ул җәннәткә керү өчен сәбәп булырга мөмкин.
Аллаһ тәгаләгә гамәлләрегезне ихлас күңелдән кылыгыз, ихлас булмаган гамәлне Аллаһ кабул итми.
Күңелең өнәмәгән эшне калдыр.
Муллыкта яшәгәндә Аллаһны таны, кыен хәлдә калганда, ул сине таныр.
Аллаһ шушы өч сыйфатка ия кешеләрнең сынауларын җиңел итә: үзен нәрсәдәндер мәхрүм итсәләр дә, ярдәм итүчене, начарлык кылсалар да кичерүчене, араны өзсәләр дә, барып йөрүчене.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев