Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Һәркемнең үз җәясе...

Син авырлыклар дип атаган ул киртәләр чынлыкта синең максатыңның бер өлеше булып тора. Син үзеңне уктан атам дип күз алдыңа китер.

– Остаз, – дип сораган бервакыт аның шәкерте, – куйган максатларыбызга ирешергә комачаулап, сайланган юлдан читкә алып китә торган авырлыклар безнең көчсезлегебезне танытыр өчен тудырыламы?

– Син авырлыклар дип атаган ул киртәләр, – дигән аңа остазы, – чынлыкта синең максатыңның бер өлеше булып тора. Алар белән көрәшүдән тукта. Син үзеңне уктан атам дип күз алдыңа китер. Җиргә куе булып томан төшкән икән, син әлегә ата алмыйсың – җил чыгып, аны таратканын көтәсең. Аннары да ата алмаска мөмкинсең, чөнки җил синең угыңны читкә борып җибәрәчәк. 

– Ләкин җәядән томансыз, җилсез вакытта аткан кешеләр дә бар бит, – ди аңа шәкерте үпкәләбрәк. – Ә ни өчен минем укка гына шундый киртәләр очрый соң? Әллә инде бар җиһан минем алга баруыма каршы торамы?

– Бервакытта да башкаларга карама, – ди аңа остазы. – Һәркемнең үз җәясе, һәркемнең үз угы һәм ук атар өчен үз вакыты. Мин сиңа тагын бер куркыныч серне ачам, олан. Томан җиргә сиңа комачаулар өчен төшмәгән, җил дә сиңа комачаулар өчен исми. Алар үзләреннән үзләре бар. Син үзең гаепле – шундый шартларда да ук атмакчы булып йөрисең....

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев