Хикмәтле кишер (әкият)
Булган, ди, яшәгән, ди, ике куян баласы. Болар укыйлар икән, ди, икенче сыйныфта.
Булган, ди, яшәгән, ди, ике куян баласы. Болар укыйлар икән, ди, икенче сыйныфта.
Яңа ел алдыннан укытучы апалары:
-Укучыларым, белгәнегезчә, иртәгә бәйрәм! Әйдәгез, Яңа ел тантанасы тагы да күркәмрәк, кызыграк узсын өчен, сынау-ярыш үткәреп алабыз! Бүген, мәктәптән кайткач, һәрберегез өегез алдына шәп итеп Кар бабай ясап куйсын! Кайсыгызның матуррак, кайсыгызның килешлерәк - җиңүче дә шул булыр, -дип, куянкайларга тәкъдим кертә. - һәм, әйдәгез, Кар бабайның ничек ясалырга тиешлеген бергәләп искә төшереп үтик әле... Бабакай кардан әвәләнә. Беренче өлеше зуррак итеп тәгәрәтелә...
Ул сүзен әйтеп бетерергә дә өлгерми, класс дәррәү:
-Уртасы кечерәк була!..-дип, бүлмәне яңгырата.
- Афәрин! Җавабыгыз дөрес. Әмма урыннан кычкырырга ярамаганлыкны истән чыгарып, тәртип боздыгыз түгелме?
Куяннар шундук төп-төз итеп утырып та куя.
-Ярый, бәйрәм исәбенә бүген берегезгә дә шелтә ясамыйм! Димәк, Кар бабай өч өлештән тора. Зуррак, кечерәк, һәм дә инде... Күрәм, барыгыз да белә. - Укучыларның үз тәкъдименә битараф булмавына сөенеп, апалары сөйләвен яңадан дәвам итә: - Әйткәнемчә, иртәгә иртән без Кыш бабай һәм Кар кызы белән сезнең «шедевр»ларыгызны карарга чыгарбыз. Кемнең Кар бабае иң күркәм, шуларга бүләкнең дә менә дигәне эләгер! Ә бүләкләр... Ярый, вакыты җиткәч, анысын үзегез дә күрерсез. Ә хәзер барыгыз, ашыгыгыз өйләрегезгә! Карап карыйк, кайсыгыз мактана алыр икән тырышлыгы белән?!
Әмма шулчакны алгы партада утыручы Ялтыр Йонлышкайның кул күтәргәнен күреп, аңарга сөйләргә рөхсәт итеп, укытучы укучыларына әлегә таралышмаска куша.
-Апа, Кар бабайны үзебез генә ясасак, ул кечкенә чыгачак ла!
-Дөрес әйтәсең, Ялтыр Йонлышкай! Әйдәгез, эшләрегез ерактан ук матур булып күренеп торсын өчен, болай итәбез: икәүләшеп эшләрсез, парлашу - үз ихтыярыгызда.
...Ак Тәпи белән Соры Күз, күршедә генә яшәгәнгә, Кар бабайны бергә әвәләргә булалар. Кайтышлый, юл буе һаман да шул турыда гәпләшәләр. Ничек башкаларны уздырырга да ничек матуррак ясарга, дип. һәм дә инде өйләренә кайтуга, тиз генә капкалап алалар да урамга чыгып эшкә дә тотыналар. Кар бабайның астагы зур өеме әзер булуга, Соры Күз:
- Монысын майтардык! Әмма, минем дә, синең дә күңел кымырҗымасын өчен, без аны икебезнең дә йорт уртасына куйыйк, - дип, хәрәмләшергә мөмкинлек тә калдырмыйча, түгәрәкне тәгәрәтеп үк китә үзләре ягына.
Бераздан уртадагы түгәрәк тә үз урынын ала.
- Ә башын ничек шудырабыз болары өстенә? Буебыз җитми лә!
- Күз ачып йомганчы!
Соры Күзнең өйләреннән урындык алып чыгуы була, Кар бабайның башы шундук иң югарыга менеп «кунаклый». Тегеләр «бабакай»ларына карап-карап тора да:
- Моның күзе, борыны, кулы да булырга тиеш бит инде! -диешәләр.
Чоланнарындагы чаңгы таягы Кар бабайны куллы итә.
- Монысы да булды. Инде күзен нидән майтарабыз?
Үз белдеклегенең дә кирәге чыгуына шатланып, Ак Тәпи: -Хәзер... Җәлт!-дип, мунчалары ягына йөгерә. Һәм аннан
ул ике күмер кисәге алып чыга, аларны шомартып, Кар бабайга
күз дә ясап куялар.
- Инде борыны калды.
Ак Тәпи әйтерсең лә Соры Күзнең шулай дип әйтүен генә көткән. Янә кирәкле киңәш бирә алуына сөенеп:
- Беләсеңме, беркөнне телевизордан мультфильм караганда күрдем, Кар бабайның борыны кишердән иде, -ди, шатлыгыннан сикерә-сикерә.
Ә Соры Күз:
-Кишерне каян алабыз соң?-дип, һаман да үз туксанын туксанлый.
Ак Тәпинең моңа да җавабы әзер:
- Әниләребез безгә кичке ашка ни бирә? Кишер! Бүген бер кишерне икегә бүлеп ашыйбыз да, «бабакай»ны борынлы да итәбез.
Шулай итәләр дә. һәм, чыннан да, шундый да килешле килеп чыга ки боларның Кар бабайлары! Әле «бабакай»ларының апак кардан әвәләгән күлмәгенә яка ясап, күмердән төймәләр дә тагалар.
- Булды! Кар бабаебыз телевизордагыдан да шәбрәк килеп чыкты.
- Во! Менә дигән! Күрерсең, укытучы апабыз да, Кыш бабай белән Кар кызы да «менә дигән!» диячәк!
Сөенеченнән Соры Күз Ак Тәпигә кар әвәләп томыра. Шулай бераз кар атышып уйнаганнан соң, үз эшләреннән бик канәгать калып, куяннар йокларга таралыша.
...Ә иртәгесен Ак Тәпи белән Соры Күз урамга йөгереп чыксалар, ни күрсеннәр? Кыш бабайның борыны юк. Башы да кыегайган.
- Кичәгенәк, без кергәндә, болай түгел иде. Борынында зур кишер иде. Без кишер куйган идек,-диеп, мышкылдый-мышкылдый еламсырап, бертавыштан акланырга керешсәләр дә, ни файда? Юк булгач юк инде. Кем урлаган, кем чәлдергән? Ни уйларга да белмиләр.
...Әмма нишлисең, Кар бабайларын кемдер ямьсезләгән-котсызлаган, диеп, гел-гелән кайгырышып кына да булмый бит инде. һәм иртәгесен Ак Тәпи белән Соры Күз, бәйрәмчә киенеп, Яңа ел кичәсенә мәктәпкә ашыгалар. Йоннарын тарап, тәпиләрен чистартып, башка куян кызлары, малайлары белән бәйрәм тантанасына җыйналалар. Карасалар, Соры Күздән ерак түгел яшәүче Озын Койрык араларында юк, бәйрәмгә килмәгән. Шунда Ялтыр Йонлышкай:
- Кар бабайны без Озын Койрык белән бергә ясаган идек. Бәйрәмгә дә бергә барырга дип сөйләшкәнгә, бирегә килешли аларга сугылсам, хәле мөшкел. Кичәгенәк, аерылышканда, һич кенә дә мышкылдамый иде. Ә бүген урын өстендә ята, температурасы хәттин ашкан!-дип, Озын Койрыкның бик каты авырып ятуын хәбәр итә.
Укытучы апаларының, аптырап:
- Дәрестә дә нинди көр күңелле иде! һич кенә дә авырганга охшамаган иде, ни булды икән?-дип әйтүе була, Ялтыр Йонлышкай:
- Кайтыр юлга чыккач, Озын Койрыкның Соры Күз белән Ак Тәпи ясаган Кар бабае янында сикеренгәнен күргән идем. Шулай шукланып, ул аларның кишерен чәлдермәде микән? -димәсенме!
Бу сүзләрне ишетеп, Соры Күз:
-Апа, ә, апа! Чыннан да, безнең салкын кишер тигәндер әле Озын Койрыкның тамагына!-дип, шундук укытучылары янына йөгереп килә.
Ак Тәпи дә:
-Ихлас, юкка авырмаган ул, юкка авырмаган!.. - дип такмаклый-такмаклый, Соры Күзнең фикерен хуплый.
Бәйрәмгә җыйналучылар да, берсен берсе бүлдерә-бүлдерә:
- Шул салкын кишер тамагына бәргәндер дә әле. «Мин крутой!» диеп, бик шапырына иде. Алган кирәген!-диеп, укытучылары янында сикергәлиләр.
- Тынычланыгыз, балалар! Озын Койрыкның Кар бабай борынындагы кишер белән сыйлануы дөрес булса, шуклыгының җәзасын тәгаен татыган инде ул. Кырын эш кырык елдан соң да беленә шул, беленә!-дип, укытучы апалары, Соры Күз белән Ак Тәпине җитәкләп, Кыш бабай белән Кар Кызы янына юнәлә.
- Ә сез, Ак Тәпи белән Соры Күз, борчылмагыз! Кар бабай матур булсын дип бик тә тырышканыгызны күрдек һәм шуңа эшегезне уңай бәяләдек тә. Икегезгә дә зур итеп «бишле» куям.
Кыш бабай белән Кар кызы да үзегезгә бүләкләрнең менә дигәнен әзерләгән!
Укытучының шул сүзен генә көткән диярсең, Кыш бабай капчыгыннан куяннарның күптәнге хыялын - берсенә зуп-зур робот куянын, икенчесенә үзе йөри торган машина чыгарып тоттыра, һәм дә инде, башка куянкайларның да күзләре янганын чамалап, аларны да тантаналы төстә үзе янына дәшә.
- Һәрберегез дә мактауга лаек! Кар бабайларыгыз, авылга бәйрәм рухы өстәп, урамнарны матурлап, ерактан ук күренеп тора! Өйдәгеләрегез дә, әти-әниләрегез дә сөенепме-сөенер, шатланыпмы-шатланыр, әле үзегезне үтә дә мактап, бик матур бүләкләр дә бирерләр! Әнә Кар кызы белән без дә сезгә күчтәнәчләрнең хәттин ашканын алып килдек! -ди, һәммәсенә дә тиешле уенчыгын, тәм-томын таратып. Аннан Кыш бабай беләнКар кызы бәйрәмгә җыйналганнарны чыршы тирәли әйлән-бәйлән биюенә чакыралар.
Укытучылары да, куяннар янына басып:
-Балалар, Озын Койрыкның шуклыгы-караклыгына килгәндә... Ул үзенә яхшы сабак алгандыр дип уйлыйм. Күрәсең, салкын кишер аны акылга яхшы утырткан - хәтта бәйрәмебездә дә катнаша алмады. Шулай да, кайтышлый, Озын Койрыкның хәлен белеп чыгарга кирәк булыр. Әнә Кыш бабай белән Кар кызы да, аның ни яратканын белеп, үзенә кишернең иң дәвен калдырганнар! -ди көлемсерәп, һәм янындагыларның да елмаюларын күреп: -Ә без, әйдәгез, бәйрәмебезне дәвам итеп, рәхәтләнеп биик, күңел ачыйк! Чөнки сез аңа лаек: уңганнар һәм булганнар!-дия-дия, чыршы тирәли биеп китә.
Бәйрәмдәгеләр дә, үзләренең Озын Койрык халәтендә булмауларына сөенә-сөенә, сикерә-уйный, уйный-сикерә, укытучылары артыннан иярәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев