Уңган тукран хакында әкият
Ни хәл бу? Тукран китеп азмы-күпме вакыт узгач, урманның йөзе, төсе үзгәрә башлаган...
Бер урманда бик тә уңган Тукран яшәгән. Көне-төне агач кәүсәләрендәге туз-кайрыларга кереп оялаган бөҗәк-кортларны чүпли икән ул. Ләкин урман өстендә яңгыраган тукылдау тавышы күпләргә тынгылык бирми икән. Хәтта урман халкы моңа үртәлә дә башлаган. Уйлап карагыз: иртәләрен дә, кичләрен дә колакта бер үк тавыш бит: «Тук-тук, тук-тук, тук-тук, тук-тук!..»
Беркөнне урман җәнлекләре кояшлы аланга җыелганнар да Тукран өстеннән хөкем йөртә башлаганнар.
— Бу Тукранны тотып ашарга кирәк, — дигән Төлке.
— Муенын борырга кирәк, — дигән Бүре.
— Томшыгын кыскартырга кирәк, — дигән Бурсык.
— Шелтәләп кенә карыйкмы әллә? — дигән Куян. Соңгы сүзне җыен башлыгы Аю әйткән:
— Куарга кирәк аны урманыбыздан. Шушы карарга мөһер сугам.
Шулай итеп, Тукранны урманнан сөргәннәр. Ә Тукран һич кайгырмаган — кайда да шул ук агач бит. Очкан да киткән.
Тукран киткәч, урман тынып калган. Ара-тирә генә Күке кычкырып куя яисә бер нәни кошчык җыр сузып җибәрә, ди.
Тик ни хәл бу? Тукран китеп азмы-күпме вакыт узгач, урманның йөзе, төсе үзгәрә башлаган — агачларны хәшәрәт кортлар баскан, аларның кәүсәләре бик тиз картая, яфраклары саргаеп кипкән. Урманга хәтәр авыру кергән.
Урман уртасындагы кояшлы аланга тагын җыен җыелган. Бу юлы инде Тукранны кабат кайтару хакында сүз барган. Барысы да аңлаган: урманның матурлыгы, сафлыгы шушы Тукраннан тора икән.
Тукран үзен чакырып килгән җәнлекләрнең сүзен тыңлаган, әлбәттә — туган урманына әйләнеп кайткан. Кайту белән, эшкә керешкән. Бу юлы инде Тукран тавышына бер җәнлек тә үртәлмәгән, ачуланмаган. Киресенчә, Тукранның моңлы тавышы урманга ямь биргән, бу көй белән җан ияләре бала-ларын йоклатканнар, тормышка хозурланганнар, бер-берсенә изге теләкләр теләгәннәр, киләчәккә матур өметләр баглаганнар...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев