Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Тукран тәүбәсе

Флера Мәрданова

Безнең туган ягыбызда бик күп төрле тукраннар яшәгәнен сез беләсезме икән? Алар арасында ала карга зурлыгындагы кызыл бүрекле кара тукраннар, күгәрчен зурлыгындагы кызыл эшләпәле яшел тукраннар, күгәрченнәрдән аз гына кечерәк чал тукран, сыерчык зурлыгындагы зур чуар тукран, ак аркалы тукран, чыпчык зурлыгындагы кечкенә чуар тукран, хәтта өч бармаклы тукраннар да бар икән. Араларында кара мыеклы һәм кызыл мыеклылары да очрый. Яшел тукран, чал тукран һәм өч бармаклы тукран Татарстан кошларының Кызыл китабына кертелгәннәр. Бөтен тукраннар да агач куышларында оя ясыйлар, төрлесе төрле урманнарда үзләренә ризык эзли.

Кара тукраннар күбрәк ылыслы урманны үз итсә (бигрәк тә биек кәүсәле чыршы урманнарын яраталар), яшел тукраннар киң яфраклы урман агачларының кайры астындагы кортларын чүпләп, табигатебезнең матурлыгын сакларга булышалар. Мин сезгә яшел тукран турында әкият сөйләмәкче булам. Борын-борын заманда бу тукраннарның кырмыскалар белән дуслыгы булмаган, имеш. Кырмыскаларның беркайчан да эшсез тормаулары турында без укып та, ишетеп тә беләбез. Алар үзләренә ризык эзләп, агач кәүсәләре буенча да сәяхәт иткәннәр, еш кына тукраннар сыена хуҗа да булып алганнар. Менә шулай тукраннар белән кырмыскалар арасында дошманлык хисләре кабынган.

Апрель аенда, көннәр җылыта башлагач, ана тукраннар агач куышларында оя ясау турында уйлана башлыйлар. Үзеңнән соң хезмәт сөючән балалар тәрбияләп калдыру аларның да изге бурычы дип санала. Менә шул вакытта кырмыскалар отряды һөҗүмен көчәйтә дә инде! Ата тукран да җавапсыз калмаган, биек итеп өеп куылган кырмыска ояларына һөҗүмгә күчкән, ди. Татулык, дуслык килешүе төземәсәң, кырмыскалар – оясыз, ә тукраннар, бәлки, нәселсез калган булырлар иде. Менә шул вакытта яшел Тукраннар Кырмыскалар алдында башкача явызлыклар эшләмәскә тәүбә иткәннәр. Кырмыскалар да, ана Тукран балаларын үстереп бетергәнче, агач кәүсәләренә менмәскә сүз биргәннәр, имеш.

Тик яшел тукранның тәүбәсе озакка бармаган. Ул хәзерге көннәргә кадәр ара-тирә бу килешү-солыхны боза һәм «Клю-клю-клю!» дигән тавыш чыгарып, кырмыска ояларын тикшергәләп, тузгыткалап килгәли икән. Үз алдына куйган сүзләрен, вәгъдәләрен үтәмәүче кешеләрнең тәүбәләренә ышанырга ярамаганлыкны аңлату өчен халкыбыз үтемле тел белән кыска гына: «Аның тәүбәләре, вәгъдәләре – тукран тәүбәләре кебек» дип әйтә дә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев