Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Сюрприз (әкият)

Куян малайлары Озынколак белән Йомшаккай һәр елны җәйге ялларын дәү әниләре янында үткәрә.

Куян малайлары Озынколак белән Йомшаккай һәр елны җәйге ялларын дәү әниләре янында үткәрә. Әбиләре яшәгән төбәктә урман да калынрак, җиләк-җимешләр дә мулрак үсә. Әби кишерне дә, оныклары туйганчы ашасын дип, мулдан утырта. Хикмәт кишердә генә түгел анысы. Үз бакчаларында да хәттин ашкан андый тәмлекәйләр…
Куяннарның дәү әтиләрен явыз бүре ашагач, дәү әниләре ялгыз калды. Шуңа күрә дә алар каникулда аның янына кайтырга тырыша. Бигрәк тә җәй айларында. Бераз гына булса да әбиләренә ярдәм итеп, аның кул арасына керү өчен. Хәзер зурлар бит алар. Озынколак быел — өченче сыйныфны, Йомшаккай икенчене тәмамлады.

— Йомшаккай, без әбинең әйткәнен генә көтеп ятмыйк. Эшне үзебез табып эшлик. Вәт шатланыр әбиебез, — диде Озынколак беркөнне.
— Й-эс! Өстенә бастың. Әбиебезгә сюрприз ясыйк! Ул бакчада икән, без өйдә. Ләкин аңа нәрсә эшләгәнебезне сиздермик.

…Җәй уртасы җитеп килсә дә, куяннарның әле ул кадәрле берни майтара алганы юк. Үзләре әбиләренә көн саен булышырга тырыша анысы. Тик… сюрпризлары гына һаман килеп чыкмый.

Ә бер төнне йокыга китә алмыйча боргаланып ятканда, Озынколак:
— Мин таптым! — дип, тып-тын бүлмәне яңгыратмасынмы.
— Т-с-с!.. Әбине уятасың бит, җүнсез. Шулкадәр чырылдамасаң.
— Тәки таптым!
— Ничәнче мәртәбә? Әй, менә монда, синең ул уйлап табуларың! — Йомшаккай кулы белән баш түбәсен сыйпап алды да, юк сүз сибүеңнән гарык инде мин дигәндәй, юрганын башыннан ук бөркәп, стена ягына борылып ятты.

Ә Озынколак, ниһаять, уйдырмасының килеп чыгасына тәгаен ышанган иде, ахрысы, энекәшенә якынрак шуышты:
— Әбиебез кичәгенәк, теге алдан өлгерә торган ранет алмаларын каргалар, чыпчыклар быел да ашап бетерер инде, дип зарландымы? Читән янындагы кишерне дә кемдер берән-сәрән чүпләштерә, дидеме?
— Һе, иштең ишәк чумарын! Әллә ауламакчы буласыңмы шул тиктормасларны? Буең җитмәс!
— Чәпчемәсәнә… Тыңла башта… Карачкы булып киенәбез дә агач тирәсенә килгәннәрен куып торабыз. Берничә көн шулай сакласак…
Йомшаккай, абыйсының сөйләп бетергәнен дә көтмичә, мендәре белән аны дөмбәсли үк башлады:
— Төшегез безнең агачтан, ашамагыз безнең алмаларны! Көш, көш-көш, диләр сезгә. Шулаймы? Хи-хи-хи!..
Озынколакның моңа хәтта ачуы килде. Ул энесенең мендәрен, тартып алып, җилтерәтеп идәнгә үк томырды.

— Нигә чикылдыйсың шулкадәрле? Үзең үк уятасың ич әбине. Башың эшләми икән, колагыңны тырпайт! Тыңла башта! Алмалар кая үсә?..
— Читән янында…
— Ә карачкы ни өчен ясала?
— Бакча баласы да белә аны… Кошларны өркетеп тору өчен!
— Тач өстенә бастың. Без дә иске-москы киик тә агачлар янындагы читәнгә кунаклыйк. Бер көнне — беребез, икенче көнне — икенчебез.

— Ә нигә киенергә? Болай гына да куып торырга була ич үзләрен.
— Әллә көн саен читән башын сагаламакчы буласыңмы? .
— Бәй, алайса, башта ук шул килбәтсезне генә тырпайтыйк. Минем читән башына бер дә менәсем килми.
— Җитмәсә җитми… Хәзерге кошлар син түгел шул, җанкисәгем. Шөрепләре яхшы эшли. Карачкыга гына исләре китмәс. Ә менә берничә көн карачкыдай киенеп, ул угрыларны үзебез куып торсак… Аннан колгага иске-москы асып куйсак та була. Ул чагында кошлар, аны без дип белеп, бу тирәгә якын килү түгел, бакчабызны да читләтеп очар.

— Ярар соң, читән өстенә икән, читән өстенә үрмәлик, карачкы икән, карачкы булып киеник. Әбиебез генә сөенсен.
Иртәгесен куяннар әбиләренең урманга җиләккә китүен генә сагалап тордылар да шобага салдылар. Чират Озынколакка чыкты. Әбиләренең иске күлмәген дә эзләп таптылар. Мунча чоланында әтиләренең таушалып беткән туны эленеп тора иде. Аны да алып керделәр.

— Моны кигәч, бик эссе булмас микән? Кояш та хәтәр кыздыра.
— Түз-түз! Кайда күргәнең бар бишмәтсез карачкыны?!
— Ярый-ярый, ник шунда албасты булып киенмим. Сюрпризыбыз гына барып чыксын!
Әбисе күлмәген кигәннән соң, теге иске тунны да өстенә каплап, «карачкы» тизрәк бакча ягына шылу ягын карады.
— Туктале. Әллә иске-москы капладым да карачкы булдым дисеңме? Ә башың?
— Әй-й…
— Әй шул. Менә, мә, әбинең бу яулыгын ябып кара әле. Бик иске булмаса да, ярар.
— Кит әле, кайда күргәнең бар яулыклы карачкыны. Алар башында һәрчак иске бүрек тырпайган була ла.
— Тач өстенә бастың, бүрек кирәк. Мунча чоланында шуңа охшаш бер нәмәрсә күземә чалынган иде. Җәлт алып керәм.

Таушалып беткән бүрек тә менеп кунаклады Озын-колакның башына. «Карачкы», үзен көзгедә күреп, шаркылдап көләргә үк тотынды:
— Шәп!.. Карачкың бер кырыйда торсын. Тик битем генә…
— Кайгырма… Хә-әзер ясыйбыз аны…
Мичтән корым алып, Йомшаккай абыйсының битен кап-кара итеп буяп та куйды.
— Булды бу! Син ни, «карачкы» ни! Бер тамчы судай охшагансыз. Кара аны, оя ясарга шәп бу, дип, каргалар бүрегеңне чәлдермәсен. Җәһәтрәк ку үзләрен. Хи-хи-хи!
Йомшаккай абыйсын бакча ягына чыгарып, читән башына озатты да үзе өйләренә савыт-саба юарга юнәлде. Бүген Озынколак җыештырырга тиеш иде дә, алма саклау аңа эләккәч, нишлисең… Калган эшләрне үзенә башкарырга туры киләчәк.
Чыннан да, ярыйсы килеп чыкты бит, ә! Болай булгач, сюрприз ясап, әбиләрен, ниһаять, шатландырачаклар. Әйе, баш бар абыйсында. Кара, себерке дә чыгарып тоттырырга кирәк әле үзенә. Теге гуҗларны куып торырга җиңелрәк булыр. Йомшаккайның шулай дип уйлап бетерүе булды, тирә-якны яңгыратып, «карачкы»ның чәрелдек тавышы ишетелде:

— Йомшаккай! Йомшаккай, дим! Кил тизрәк, кил, дим, тизрәк! Җәһәтрәк кыймылда!
Кошларны куам дип, әллә абыйсы мәтәлеп төшкәнме?
Йомшаккай бакчага ашыкты. Менә әкәмәт, читән башындагы «карачкы» ниндидер бер куянны җилкәсеннән эләктереп алган да бөтен көченә кычкырыпмы-кычкыра:
— Тоттым!.. Тоттым!..

Ә тегесе ничек тә ычкынырга маташа бугай, тыпырчы-ныпмы-тыпырчына.
— Менә кем икән ул карак кош? — Абыйсының тавышында җиңү тантанасы иде.
Йомшаккай якынрак килсә, ни күрсен, «карачкы»ның кулында күршеләрендә генә яшәүче нәни куян Үткен. Исеме Үткен булса да, мескенкәйнең куркудан бөтенләй өне алынган. Куркырсың да! Шыксыз «карачкы» кинәт шап итеп җилкәңнән эләктереп алсын әле. Бераздан «карак» һушына килде бугай, ныграк талпынды да, «карачкы»ның кулыннан ычкынып, үзләре ягындагы кишер яфраклары арасына чумды. Ә Озынколак тегеңә карап йодрыгын селкеп алды да энекәше ягына сикерде.

Әбиләре дә урманнан кайткан икән. Оныгының ачы тавышын ишетеп, ул да бакчага керде.
— Әби, тоттым бит, тәки тоттым угры «кош»ны, — дип, үрле-кырлы сикергәләде Озынколак, сюрпризларының уңышлы килеп чыгуына үтә дә куанып.

— Озынколак, синме бу? Әбиләренең берни аңламый аптырап «карачкы»га карап торуын күреп, Йомшаккай:
— Әби, үзең зарланган идең бит, быел да чүпләп бетерә инде кошлар бу агачның алмаларын, дип. һәм менә без, болай киенеп, аларны өркетеп торырга булдык. Иртәгә минем чират, — дип тәфсилләп кенә сөйли башлаган иде, абыйсы, аңа күп сөйләргә ирек бирмичә, үзе тезеп китте:
— Читән башына менеп бастым да як-ягыма карана-карана сагалыйм шулай тегеләрне. Ары карыйм, бире карыйм. Юк кына бит, бер генә чыпчык та, бер генә карга да! Сирәк-мирәк кунганнары да, мин аз гына селкенүгә, пырхылдап очып китә. Берзаман күрше бакча ягыннан бер баш күренмәсенме?! Карасам — Үткен. Нишләргә уйлый бу, дим? Тын гына көтәм шулай. — Озынколак маңгаеннан аккан тирен дә сөртергә онытып сиптерә генә. «Батырлыгының» күңеленә бик хуш килгәнлеге күренеп тора. — Ул ялт-йолт тирә-ягына каранды да үзләре ягындагы кишер яфраклары арасыннан берничә утын пүләне өстерәп чыгарды, һәм барысын да җәлт кенә читән янына тезеп куйды да, шуларга басып, читән башына, яныма ук менеп чүгәләде. Аннан җайлап кына утырды да алмаларның өлгергәннәрен майкасы эченә шудыра-шудыра, берсен тәмләп кенә ашый да башлады. Минем якка карап, телен дә чыгарып күрсәткән була әле, почык борын. Үчекли, янәсе…

— Кара ташбашны. Башы эшли. Ә мин тагы кошларны гаеплимен. Йә-йә, шуннан, улым?!
— Тегенең икенче якка караганын гына көттем дә җилкәсеннән эләктереп тә алдым. Ары талпынып карады, бире тартылып карады. Бире якка сикерер иде — кычытканлык. Ә теге якка һич кенә дә борыла алмый. Куркуыннан чамасыз нык калтыранганын күргәч җибәрдем инде.
— Әйтәм аны читән янындагы алмалар өлгерүгә юкка чыга. Малай актыгы, әнисе белән сөйләшми булмас… — Каракның тотылуына үтә дә куанганы әбиләренең тавышыннан ук сизелә.

— И әбекәй, әнисенә әләкләмәсәң дә яхшы сабак алды инде карак «кош». Кая бакчабызга керү, өебезне дә әйләнеп үтәчәк хәзер, — дип, Йомшаккай, Үткен булып кыланды: — Бүтән бакчагызга кермәм, алмагызны да, кишерегезне дә ашамам, — дия-дия, абыйсы алдына килеп тезләнде. — Җилкәсеннән эләктереп алганда күрсәгез иде… Куркуыннан шундый да итеп кычкырып җибәрде ки… Хи-хи-хи!

— Ярый, балалар! Каракны эләктерүегез бик әйбәт! Тик шунда булган шунда калсын. Үзегез әйтмешли, Үткенгә хәзер ранеткадан да тәмсез алма юктыр, мөгаен. Аннан күршене генә дә гаепләп булмый. Ни дисәң дә, каргалар да, чыпчыклар да бакчабызда еш кунак була. Җиләк-җимешләрнең өлгергәнен көтеп кенә торалар тиктормаслар. Шуңа күрә, балакайлар, әйдәгез, иртәгә үк зур итеп карачкы ясап куеп, читән башына кунаклатыйк. Кулына юка-җиңел яулык та эләрбез. Җил искән саен җилфердәп, гуҗларны куркытып торсын! Файдасы тими калмас. Сездәй уңган-ярдәмчел улларым булганда, бер әмәлен тапмый калмабыз, шулай бит, куянкайларым. — Дәү әниләре аларны аркаларыннан сөеп алды да:

— Менә нәрсә, уйлап табучыларым, мин кереп чәй кайната торам. Алып кайткан җиләкләрем белән чәй эчәрбез. Йомшаккай, син, әйдә, миңа өстәл әзерләргә булыш. Ә син, Озынколак, юынып-киенеп ал, — дип, үзалдына елмая-елмая, өйләренә кереп китте.
Ур-ра, ни дисәң дә, сюрпризлары шәп килеп чыкты! Әнә әбиләре ничек сөенде…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев