Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Салпыкикрик һәм велосипед

Кечкенә генә бер авылда, ишегалдының уң ягында, агач келәттә, туеп сыйга-нигъмәткә яшәгән, ди, бер Та­выкбикә белән Кылычкикрик әтәч.

Булган, ди, аларның сигез кызлары һәм игез малайлары. Кызлары, әдәп­ле һәм бик күркәм гадәтле икән. Иртән торуга, әткә­ләре «кикрикүк» дип кычкыруга куначадан сикереп тө­шеп җим эзләргә йөгерәләр, ди. Ә малайларын уятыр өчен әтәч абзыйның кычкыра-кычкыра тамаклары бе­тә, ярты көне үтә, ди. Торгачтын да киерелеп-сузылып, тирес өстендә кызынып тик яталар икән малайлар.

Хәер, алар тик кенә дә ятмаганнар: талашканнар, сугышкан­нар, кикрикләрен йолкышканнар. Бигрәк тә Салпыкикрик усал булган. Ул үз туганы Шомакикрикне гел җә­берләгән,   аңа  гел  усаллык  кылган.   Башка  кешеләрнең ишегалларына керсә дә сугышып кайткан, кайчан карама авыз-борынын канаткан. Сугыша-сугыша каурый­лары коелып беткән, кикрикләре салынып төшкән.

Ан­дый чакта: «Бүтән алай булмам»,— дип, ул чын-чынлап тәүбә иткән, ләкин иртән тәүбә итсә, оныта тор­ган булган кичтән. Әткәсе белән әнкәсе бик кайгырыш­кан бу хәлгә, безнең Салпыкикриктән чыкмас дигән рәт­ле бәндә. Салам белән суктырып та, өч көн рәттән ач калдырып та рәтләнмәгәч, кул селтәгән моңа бар да. Өйгә кайт та димәгәннәр, йокларга ят та димәгәннәр. Канга батып керсә дә күрмәгәннәр. Алай ит тә, болай ит дип торучы булмагач, Салпыкикрик башта бик шатланган. Әле кыланып чүплек башына менгән, әле койма башына атланган. Ләкин ялгыз уйнау тиз туй­дырган. Ә туганнарынан гафу үтенү аңа түбәнлек то­елган. «Их,— дигән ул,— чыгып китсәң иде ерак-ерак, калсыннар иде бөтенесе елап-елап. Әмма кая китәргә дә, ничек кызык итәргә соң?»

Шулай уйлап йөри торгач, ишегалды уртасында кү­реп алган бер велосипед. Шуңарга тиз генә менеп ат­ланган. Чыгып кына китим дисә, койрыгы чылбырга эләгеп капланган. Тик сер бирмәгән Салпыкикрик, та­гын атланган сикереп һәм олы юлга чыккан да очкан гына. Иң усал этләр дә күрми калган. Күз ачып йом­ган арада ул әллә ни кадәр юл алган. Юллар да бик такыр, әйбәт икән. Бара-бара Салпыкикрик урманга ки­леп җиткән. Карурманда бөтен төрле кошлар җыр­лый, һәр яфрак көй чыгара, барлык агач матур итеп шаулый икән. Җырлап торган карурманны күргәч, Салпыкикрикнең үзенең дә җырлыйсы килеп киткән, һәм ул, күңеле күтәрелеп, болай дип җырлап җибәргән:

Выж-выж итеп барамын,

Юллар бетсә, саламын.

Усал җилләр каршы килсә,

Башын бәреп ярамын.

 

Кемнәр тели — утыртам,

Утыртам да сыпыртам.

Курыкмыймын текә үрдән,

Курыкмыймын чокырдан.


Салпыкикрикнең җырлап килгәнен ишеткәч, елый-елый  бер  аю  баласы  урман  арасыннан  килеп  чыккан.

—  Нигә  елыйсың? — дип  сораган  аннан  Салпыкикрик.

—  Адаштым! — дип үксегән аю баласы.— Без  монда җәйге лагерьда ята идек.

—  Ә-ә,— дигән   әтәч   малае   Салпыкикрик,— димәк син аюлар яслесеннән. Ишеткәнем бар иде шул, аю балаларына карурманда ясле ачканнар дип. Ә син бердә кайгырма,   Караборын,   мин   барында   югалмассың.   Менеп утыр да артыма, гел карап бар алдыңа. Сөртеп бетер яшьләреңне, табарбыз ишләреңне.

Выж-выж итеп киткәннәр, бер саплам юл үткән­нәр. Тиз арада яслегә килеп тә җиткәннәр. Иптәшлә­рен табып китергән өчен андагы аю балалары Салпы­кикриккә хор белән:

—  Рәхмәт сиңа, Салпыкикрик. Мең-мең рәхмәт,— дигәннәр.

Салпыкикрик бик куанган. Үзенә дә бик рәхәт бу­лып киткән. Чөнки әле үз гомерендә аның беренче рәх­мәт ишетүе икән. Карыны ачуын да онытып, ул тагын юлга чыккан һәм җырын дәвам иткән:

Кемнәр тели — утыртам,

Утыртам да сыпыртам...


Салпыкикрикнең җырын ишетеп карт керпе кул күтәргән: «Һе-һе-һей,— дигән ул.— Утырт әле мине».

—  Керпе бабай, кая барасың? — дигән Салпыкик­рик.

—  Менә оныгымның оныгы туган. Шуларга бәби ашы илтә идем, юлга чыккач кына сыңар тәпием атла­мас булды.

— Кайгырма, Керпе бабай, артыма утыр давай. Выж-выж иттерермен, хәзер илтеп җиткерермен.

Велосипедның артына менеп утырган да карт Кер­пе, киткәннәр тагын алга карап. Алар белән исәнлә­шеп калган бөтен юкә, нарат. Карт Керпенең авырткан аягы язылырга өлгергәнче килеп тә җиткәннәр оныгы­ның оныгына. Туры килгәннәр болар мәҗлеснең иң кыз­ган чагына. Карт Керпене утыртканнар түр башына, ә Салпыкикрикне аның каршына. Бик зур хөрмәт күрсәт­кәннәр, ашатканнар-эчерткәннәр һәм мең рәхмәтләр әй­теп үз юлына озатканнар. Рәхмәтне ишетеп Салпыкик­рик бик сөенгән, ничек чыгып киткәнен дә сизми кал­ган Керпе өеннән. Юлга чыккач тагын җырын башла­ган ул:

Кемнәр тели — утыртам,

Утыртам да сыпыртам...


Шуны гына көткәндәй, бер Ана Бүре юлга йөгереп чыккан.

—  Кызамык белән ята ике балам,  докторга  барам. Утыртасыңмы, Салпыкикрик?

—  Кайгырма син, Ана Бүре, докторны алып килер­мен бире.

Шулай дигән дә очкан гына. Тәгәрмәче тигән җир­гә тигән, тимәгән җиргә юк. Эһ дигәнче докторның иң шәбен бүре өенә китереп тә куйган. Ана Бүренең хә­тере артык чуалган вакыт булганга рәхмәт әйтергә дә оныткан, тик барыбер Салпыкикриккә рәхәт булып кит­кән. Хәзер инде башкаларның сөенече аны сөендергән. Әнә шулай күп йөргән ул: берәүләрне алып кайткан, икен­челәрен илткән. Йөри торгач, үзенең дә өенә кайтыр вакыты җиткән. Ләкин кайтыр юлга борылгач кына тәгәрмәче шартлаган. «Инде нәрсә эшләргә соң? Хуҗа малай мәктәптән кайтканчы велосипедны ишегалдын куярга кирәк бит»,— дип уйлаган Салпыкикрик. Күзеннән яшьләрен сөртеп күтәрелеп караса, каршысында бө­тен кош-кортларны һәм киекләрне күреп исе киткән. Кемдер нарат сагызы китергән, кемдер тәгәрмәчне сал­дырган. Берәүләре ямаган, икенчеләре тын тутырган, ә өченчеләре тотып торган. Салпыкикрикнең бу яхшы­лыкка бик күңеле булган, тамагы да туеп киткәндәй тоелган. «Рәхмәт сезгә, рәхмәт»,— дигән ул яңа дусла­рына, берәм-берәм алып кочагына.

— Үзеңә рәхмәт,— дигәннәр җәнлекләр. Бөтенес бертавыштан әйткәнлектән, аларның авазы кара урманнан яңгырап кире кайткан һәм Салпыкикриккә бик озак ишетелеп торган. Ул җырлый-җырлый өенә кайтып киткән:

Һәрбер телдә Рәхмәт икән,

Рәхмәт ишетү рәхәт икән,

Тра-ля-лям, тра-ля-лям.

Тиргәлүләр газап икән,

Әйбәт булу гаҗәп икән,

Тра-ля-лям, тра-ля-лям.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әкият фәнис яруллин