Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Песи баласы Йомгак

Песи баласы Йомгак уйный торгач, елга буена килеп чыккан.

Песи баласы Йомгак уйный торгач, елга буена килеп чыккан. Елгада каз-үрдәкләр коена икән. Йомгак та аларны күреп, суга сикермәкче булган, бата язган.

— Фу! — дигән ул. — Бу бәбкәләр суның ни кызыгын табалардыр? Мин яр буенда да чак кына батмадым. Әллә алар батырлыкны су төбеннән алалар микән? Мин дә елгадан батырлык сорыйм әле.
Ул батырлык сорамакчы булып, елгага иелгән. Анда бәләкәй генә балык йөзеп йөргәнен күргән.

— Батырлык шундый кечкенә микәнни? Мин дә алсам, үзенә бөтенләй калмый бит. Каз-үрдәк бәбкәләренең судан чыкканын көтим әле. Алардан сорап торырмын, — дигән ул.
Песи баласы каз-үрдәкләрнең ярга чыгуын көтә торгач, йокымсырап киткән. Ул аларның ярга чыгуларын да, әниләренә ияреп өйгә кайтып китүләрен дә сизми калган.
Уянып китсә, кояш әллә кайчан баткан, күктә йолдызлар калыккан, су өсте исә тып-тыныч, каурыйлар гына йөзеп йөри икән.
— Бәй, монда кемнәр генә юк! Үзләре кечкенә, үзләре судан әз генә дә курыкмыйлар. Араларында батырлык кына юк. Кая икән ул?
Йомгак су төбеннән батырлык эзләп утырудан ялыккан. Ул яр буенда торган көймәгә сикереп менгән дә бии башлаган: 
— Мин матур, мин уңган, мин батыр, мин булган!
Песи баласын күптән инде җил күзәтеп тора икән. Аның песи баласы белән күптән шаярасы килгән. Йомгак көймәгә кергән генә, ул аны елга уртасына этеп җибәргән.
Песи баласы үзе белән җилнең шаярганын сизми калган. Биеп ялыккач, тагын су төбен күзәтергә тотынган. Тирәнгәрәк кергән саен су төбендә вак-төяк маймычлар гына түгел, йоклап ятучы эре балыкларны да күргән.
— Су төбендә нихәтле батырлык бар икән! — дип уйлаган һәм үзенә батырлык сайлый башлаган. — Бусын алам! Юк, бусы зур, күтәрә алмам. Ә бусы миңа кечкенә. Кайсын сайларга икән?

Йомгакның күзе ялт-йолт килгән, әле бер, әле икенче балыкны тотмакчы булган. Тик балыкларның Йомгакка исләре дә китмәгән. Йомгакның үзләрен батырлык, дип уйлавы башларына да килмәгән. Алар:

— Кем анда безне йокыдан уята? — дип сыңар күзләрен ачып караганнар һәм икенче якка әйләнеп, тирәнгәрәк кенә төшкәннәр.

Йомгак шулай таңга кадәр батырлык сайлап утырган. Утыра торгач, тагын йоклап киткән.

Таң аткан. Су буена тагын каз-үрдәкләр бәбкәләрен ияртеп төшкәннәр һәм канат кагына-кагына йөзеп киткәннәр.
Песи баласы йокысын туйдырып уянгач, киерелгән-сузылган һәм торып утырган. Батырлык эләктермәкче булып үрелгән генә икән, үзенең су уртасында ук булуын күргән.

— Әни! Әни! — дип кычкырган ул.
Шунда аны бәбкәләр күреп алган.
— Безнең белән Йомгак та йөзә. Пип-пип-пип! — дигәннәр алар һәм көймәгә менеп тә утырганнар.
— Нинди батыр син! Йөзә белмим , дип тә тормагансың, күл уртасына ук кереп киткәнсең. Без сине : «Батыр Йомгак», — дип йөртербез, — дигәннәр.

— Чынлапмы? Мин дә сезнең кебек батырмыни хәзер? Миңа да сезнең белән йөзәргә ярыймыни?
Песи баласы йөзмәкче булып суга сикергән. Тик накадәр генә батыр булса да, барыбер бата башлаган. Баткан дә булыр иде, ана каз муеныннан эләктереп алып чыккан.
— Миндә батырлыкның эзе дә юк икән! Сезнең кебек йөзү түгел, суга тотынып булса да тора алмадым. Миннән тавыклар да көләр инде, — дип еламсыраган ул.
— Юк, юк ,алай түгел. Моңа чаклы песи баласының түгел, зур песинең дә ялгызы көймәгә утырып йөзгәне юк иде. Шулай булгач, сиңа батыр песи дими, ни дисең инде, — дигәннәр.
Песи баласы бу сүзләргә бик сөенгән һәм койрыгын югары күтәреп, горур кыяфәттә кайтып киткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев