Кунак ашы — кара-каршы (әкият)
Мәликә белән Сания — туганнар да, күршеләр дә, уку алдынгылары да.
Мәликә белән Сания — туганнар да, күршеләр дә, уку алдынгылары да. Үзсүзлерәк булганга, Санияне Мәликә алай ук өнәп бетерми. Туганы булгач нишләсен… Аннары, бер сыйныфта укыгач, мәктәпкә дә бергә баралар, бергә кайталар.
Әнә дүртенче сыйныфны уңышлы тәмамлаулары белән котлап, әниләре аларга бүләкне дә бер үк төрлене алган. Җиләккә йөрергә дип, кәрзин бүләк иттеләр. Кәрзиннәре шулкадәр дә матур ки, уймак кебек, ди. һәм шуңа да җиләккә төшүне кызлар аеруча түземсезлек белән көтеп алганнар, ди.
Әти-әниләре, аларны урманга озатканда:
— Кәрзиннәрегезне тутырсагыз, шәһәрдән килгән курчак театрына җибәрербез үзегезне, — дип, вәгъдә биреп калалар.
Кызларның бәхетләре бар икән. Урманга кереп озак та бармыйлар, шундый зур җиләклеккә тап булалар. Күз ачып йомганчы кәрзиннәрен тутырып та куялар. Әле, әниләрен куандырырга дип, чәчәкләр дә җыялар.
Җырлый-җырлый кайту юлына чыкканнар гына иде, аларга таба чабып килүче куянны күреп туктап калалар. Ә Озын Колак кызу йөгерүдән көч-хәл белән генә сулыш ала, ди. Үзе:
— Кызлар, акыллыларым! Зинһар өчен, ярдәм итә күрегез! — дип ялвара. — Өемә зур кайгы килде — балаларым чирләп китте. Хәлләре бигрәк мөшкел. Җиләк ашыйсыбыз килә, аннан авыз итсәк терелер идек, диләр. Өметем сездә генә… Ярдәм итә күрегез инде бәләкәчләремә… Яхшылыгыгызны онытмам, — ди икән.
— һе, акылың ука икән! Синең балаларыңның җиләк ашыйсы килгәнне безнеке килмиме? — ди Сания, чытлыкланып.
— Тукта әле, Сания! Кырт кисәргә ашыкма. Бәлки, чыннан да…
— Кара-кара! Әллә куянны яклап маташасың инде? Ни сөйләмәс ул Озын Колак. Бер дә балаларына түгелдер әле.
— Их, кызлар, кызлар! Ышанмыйсыз икән, әйдәгез, барып карагыз. Тилмерешеп яталар бит җанкисәкләрем… — ди куян, еларга җитешеп.
Хәйләкәр дә инде бу Озын Колак. Мәликә кебек беркатлыларны, бәлки, ышандыра да алыр, ә Санияне кармагына каптыра алмас!
— Ихлас авырыйлар икән, бар, үзең җый. Әнә тегендә генә җиләклек. Шулкадәрле күп, тәгәрәп кенә чүплисе.
— Бәләкәчләремне калдырып китә алсам икән! Сезнең алга да менә йөгерә-йөгерә генә чыктым. Яман каты йөткерәләр шул сабыйларым.
Җиләк тулы кәрзинен Мәликә куянга суза.
— Мә, йомшаккай, шифасы тисен. Балаларың тизрәк терелсен.
Ә Озын Колак, кәрзинне кулына алуга, рәхмәтен дә әйтергә онытып, шунда ук, куаклар арасына кереп, күздән дә югала.
— Җүләр, тиле! Өеңдә нәрсә әйтәсең инде? Болай булгач, курчак театры, тю-тю, тәтемәячәк үзеңә!
— Театр дип, авыру куяннарны тилмертеп булмый ла инде. Чыннан да, җиләк — йөткерүдән иң файдалы шифа. Салкын тидерсәм, әнием дә һәрчак парлап эчертә миңа аларның кипкәннәрен.
— Әллә чынлап ышандыңмы шул алдакчының сүзенә? Күрмәдеңмени, кәрзинеңне эләктергәч тә тизрәк шылу ягын карады.
— Сабыйлары янына шулай ашыкты ул. Җиләкләремнең файдасы гына тисен!
— Шөрепләрең бушаган, ахры, синең? Дус күреп йөрим тагын үзеңне. Бүтән синең белән беркая да бармыйм!
— Ялыныр дисеңме әллә? Ярар, барма!
Авылга кергәнче, алар башка сөйләшмиләр. Сания юл буе эченнән генә Мәликәне тиргәп кайта: «Шулкадәр дә ышанучан булыр икән! Беркатлы!»
Мәликәнең үз уе: «Курчак театры, имеш. Анда бармаганнан әллә ни булмас анысы. Ә менә әнисе ни дияр? Шунысы гына шүрләтә шүрләтүен. Кәрзине бигрәк уймак кебек иде шул. Юк, ул барыбер дөрес эшләде. Өйдәгеләре ачулансалар ачуланырлар инде…»
Ишектән керүгә, кулының буш икәнлеген күреп, чыннан да, әнисенең йөзе бераз кырыслана төшә:
— Эһ, кызым, кызым! Күпме хыялланган идең, кәрзин алып бирсәгез, көн саен җиләк белән сыйлармын, дип. Ярый әле савытыңны гына югалткансың, үзең адашмагансың.
Мәликә исә, әнисенең кочагына сыенып:
— Ачуланма инде, әнием. Урманда җиләк күп, гаҗәп күп. һичшиксез, мин ал арны сезгә иртәгә үк җыеп кайтырмын. Ә кәрзинемне югалтмадым мин. Куянның авыру балаларына калдырдым. — Ул түкми-чәчми әнисе белән әтисенә урмандагы хәлне сөйләп бирә.
Сүзен тәмамларга да өлгерми, әтисе аны күтәреп үк ала:
— Менә нинди булып үсеп килә безнең кызыбыз, әнисе! Булдыргансың, булдыргансың, балакаем! һәрвакытта да шулай мәрхәмәтле, ярдәмчел бул! — ди ул.
Ә әнисе янчыгыннан җәһәтрәк акчасын алырга ашыга:
— Бик дөрес эшләгәнсең, кызым! Без дә сүзебездә торабыз. Чәй эчеп алыйк та, билетка йөгерерсең. Мә, менә акча.
Алар гөрләшеп табын артына утыра. Әнисе пешергән тәмле пәрәмәчләре булганда, җиләксез дә бик тәмле.
Ярый, Мәликәне калдырып торыйк. Саниягә килсәк… Ул, эре кыяфәт белән генә түргә үтеп, җиләк тулы кәр-зинен өстәлгә китереп куя. Әнисе шулкадәр сөенә ки:
— Әтисе, кара әле, кара! Кәрзинен тутырып ук кайткан лабаса кызыбыз! Вәт булдыргансың, балакаем!
— Йә, ярый, әни. Күп сөйләшергә вакытым юк. Билетка йөгерәсем бар. Чәеңне китер тизрәк.
Әнисенең тәм-томнары әзер иде. Җиләкне өстәлнең иң түренә куеп, чәй табынына җыйналалар.
— Нәрсә, кызым, Мәликә бөтенләй дә җыя алмадымыни? Кулында кәрзине дә күренмәде.
— И-и, җүләр лә ул… — Сания куян очратуларын, аның белән булган әңгәмәне бәйнә-бәйнә тезеп китә.
Ул сөйләгән арада, әтисенең йөзе караңгыланганнан-караңгылана бара. Әнисенең күзендә дә яшь бөртекләре чалына. Тик Саниянең әлеге үзгәрешкә бер дә исе китми. Әнисенең уфтанып:
— Әй кызым, кызым… Авыру балаларга җиләгеңне кызгандыңмы? — дигәненә игътибар да итми, дорфа гына кулын селти:
— Куй әле, әни. Ярый, мин тукландым. Клубка ашыгыйм… — дип, үзенә тиешле акчаны сорый. — Алгы рәтләргә билет беткәнче алып калырга кирәк. Йөгерим…
Мәгәр әтисенең кырыс тавышы аны бүлдерә:
— Әнисе, бернинди театр да юк аңа! Башта гаебен танырга өйрәнсен. Миһербансыз бала үстергәнбез икән ләбаса.
— Әй кызым, кызым!.. — ди әнисе дә, күз яшьләрен сөртә-сөртә.
…Шул көннән соң күпмедер вакыт узгач, Мәликә, ниндидер шакылдау ишетеп тәрәзәдән караса, ни күрсен… Бәй, теге куян килгән түгелме соң? Янында балалары да сикерешә.
— Рәхмәт сиңа, юмарт кыз! Кечкенәләремә салкын тигән булган. Җиләкләреңнең шифасы үтә дә булышты. Инде менә сихәтләнделәр дә. Ягез әле, балакайларым, рәхмәт әйтик әле апагызга бергәләшеп. Менә сез дә аның кебек мәрхәмәтле, ярдәмчел булып үсегез.
Куяннар бер-бер артлы Мәликәгә баш ия. һәркайсы-ның карашында мөлаем елмаю.
— Ә менә бу кәрзиннәрдәге җиләкләр бездән сиңа күчтәнәч, шәфкатьле кыз. Берсе үз кәрзинең булса, калганнарын кечкенәләр, сиңа бүләккә дип, үзләре үрде.
Рәхмәтләрен кат-кат әйтә-әйтә, тирә-як күршеләрне гаҗәпкә калдырып, куяннар, берсен берсе узарга теләгәндәй сикерә-йөгерә, йөгерә-сикерә, җиләкле урман ягына китеп баралар.
Һәм, Сания ишеләргә яхшы сабак булып, Мәликәләрнең тәрәзә төбендә җиләк тулы җиде кәрзин генә торып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев