Кунак ашы — кара-каршы
Тычкан балалары өйдә үзләре генә калган.
Тычкан балалары өйдә үзләре генә калган. Әниләре аларга:
— Мин басуга барам. Анда киндер орлыгы бар, дигәнәр иле. Кайткач, аннан тәмле ботка пешерермен, акыллы булыгыз, тәртипле торыгыз, оядан ерак китмәгез, каргалар күтәреп алып китә күрмәсен үзегезне, — дигән.
Тычкан балалары:
— Ярар, оядан беркая да чыкмабыз, — диешкәннәр.
Тычканга бераз баргач әрлән очраган.
— Кая юл тотасың күрше? — дип сораган ул.
— Басуда киндер орлыгы өлгергән . Шунда баруым иде, — дигән тычкан.
— Әйе, өлгергән шул. Мин әле генә киндер орлыгыннан коймак пешердем, әйдә, кер, авыз итәрсең.
— Озак торылыр бит. Балаларым үзләре генә калды, — дигән тычкан.
— Ул арада гына берни булмас. Кермәсәң, үпкәлим.
Тычкан күршесенең хәтерен калдырасы килмәгән. Ә әрлән аның алдына ниләр генә куймаган.
— Аша, күрше, аша, — дигән. — Менә коймак, менә күмәч, менә бавырсак.
— Бигрәкләр дә тәмле, телне йотарлык, — дип мактый-мактый ашаган тычкан.
— Алла боерса, кыш буена коймагын да, күмәчен дә, бавырсагын да пешерәм. Бергә-бергә аралашып яшәгәч, кыш озын тоелмас. Яхшы күрше ни җитте туганыңан әйбәтрәк ул, — дигән әрлән.
Тычкан да:
— Шулай булмаган кая? — дип аны җөпләгән.
Утыра торгач, вакытның узганын сизмәгәннәр дә. Тычкан басуга барасын да оныткан. Исенә төшсә, караңгы икән инде.
— Балаларым ачыкканнардыр. Буш кул белән кайткач, нәрсә ашатырмын, — дип кайгырган ул.
— Бер дә борчылма, күрше, — дигән әрлән. — Басуга иртәгә икәүләп барырбыз. Ә балаларың ач калмас. Менә аларга җитәрлек күчтәнәч. Рәхәтләнеп сыйлансыннар. Үзем озата барам.
— Рәхмәт, күршекәем, — дигән тычкан. — Сүз белән көн үткәнен дә сизмәгәнмен.
Ә тычкан балалары әниләре озак кайтмагач аптырашып беткәннәр.
— Нишләп озак йөри инде?
— Ашыйсы килә!
— Песи тота күрмәсен, — дип кайгырышканнар.
Алар бер-берсен юатышканнар, тынычландырганнар, ояларында гына утырганнар. Кич җиткәч, әниләре кайткач, бик сөенешкәннәр.
— Киндер орлыгыннан тәмле ризыклар пешереп үк кайткан, шуңа озаклаган икән ул! — диешкәннәр. Ә инде бу ризыкларның әрлән апасы күчтәнәче икәнен белгәч:
— Без дә аңа күчтәнәч пешерербез, — диешкәннәр.
— Әйе, балалар. Кунак ашы- кара-каршы булганда гына күңелле ул, — дигән әниләре.
Икенче көнне тычкан басуга балаларын да алган. Бергә күп итеп орлык җыйганнар, аннан тәмле күмәч, ботка, коймак пешергәннәр һәм әрлән апаларын кунакка чакырганнар. Әле дә бергә шулай дус яшиләр алар.
ПЕСИГӘ САБАК
Бер өйнең идән астында тычканнар, ә идән өстендә песи яшәгән. Песи шундый усал булган, тычканнарга бер дә көн күрсәтмәгән. Тычкан бичаралар, тын алырга да куркалар икән. Чөнки песи әз генә кыштырдаганнарын ишетсә дә, ауларга гына тора, ди, үзләрен.
Тычкан бичараларның түзәрлек хәле калмаган. Җыелганнар да киңәшергә тотынганнар.
— Болай яшәп булмый бүтән! Тын алырга да куркыныч! Мин күп яшәдем, песиләрне дә күп күрдем, тик мондый усал песине күргәнем булмады, — дигән иң өлкәне.
— Әллә печәнлеккә күчәргәме, алмагач төбенә оя ясасак ничек булыр, мал абзарына яшереникме, диючеләр булган. Тик тәҗрибәлерәк тычканнар моны хупламаганнар.
— Алай итсәк, песи безне бик тиз юк итәчәк, — диешкәннәр. — Иң яхшысы, аның үзен ничек кызык итәргә кирәген уйлашыйк . Тычкан гына димәсен әле, без бөтенебез бергә булганда аны җиңә алмабызмы әллә?
Уйлашканнар да бөтенесе бергә песигә һөҗүм итеп, кайсы мыегыннан, кайсы колагыннан, кайсы койрыгыннан сөйрәп идән астына алып төшеп бикләргә, ә үзләре идән өстенә күчәргә булганнар.
Шулай итеп, тычканнар песинең тамагын туйдырып йокымсырап яткан чагын көткәннәр дә, аңа һөҗүм иткәннәр. Тик идән астына гына алып төшә алмаганнар. Ник дигәндә, тычканнар йөри торган тишек песи сыярлык ук зур булмаган шул, ул шунда кысылып, башы идән астында, гәүдәсе идән өстендә калган. Тотынган песи чинарга, аның чинавыннан куркып тычканнар төрлесе төрле якка качып беткәннәр. Хуҗабикә кайтып песиен коткармаса, хәлләре бөтенләй яман буласы икән.
Тычканнар песине идән астына бикләп үк куя алмасалар да бу аңа зур сабак булган. Бүтән тычкан аулау түгел, алар кереп-чыгып йөргән тишеккә якын да бармаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев