Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Куян тәпие (әкият)

Көннәрдән бер көнне Саескан Куянга хәбәр ирештерде: — Дустың Керпе сине сыйлар өчен галәмәт зур кишер алып кайткан...

Көннәрдән бер көнне Саескан Куянга хәбәр ирештерде:
— Дустың Керпе сине сыйлар өчен галәмәт зур кишер алып кайткан. Түземсезлек белән кунакка көтә, бар тизрәк, — диде.

Кырык эшен кырык якка ташлап, Куян Керпе янына чапты. «Шәп булды әле бу, иртән берни ашарга өлгермәгән идем, — диде ул, иреннәрен ялап.

Кинәт, чокыр аша сикереп чыкканда, очлы камылга басып, тәпиен җәрәхәтләде.
Куянның кәефе кырылды, тәпие каты авыртырга тотынды, ә Керпе өенә әле шактый ерак.

«Керпе мине көтеп тормыйча кишерне үзе ашап бетерсә?» — дип борчылды ул.
Куян бер төп башына утырды да, тәпие авыртуга түземлеген җуеп, елап җибәрде. Нәкъ шул вакыт аның өстеннән Карга очып бара иде. «Нишләп елый икән бу Куян?» — дип кызыксынды ул.

— Әй, кылый, нишләп балавыз сыгып утырасың монда? — дип сорады Карга, якындагы агач ботагына кунаклап.
— Менә, Керпе янына ашыга идем, — диде Куян. — Ниндидер камылга басып, тәпиемне җәрәхәтләдем. Бик каты авырта.

Һәм моңарчыдан да катырак еларга тотынды.
— Елама инде, — Карга аны тынычландырырга тырышты. — Минем кебек эшлә син. Мин, канатым яраланса, агачның иң югары ботагына менәм дә канатны кояшка яки җилгә таба куеп басып торам. Авыртуны шулай басам.

Карга очып китте. Ә Куян озак кына биек агач башына карап торды. «Юк, ул агачлар, әнә, ничек биек, менеп булмаячак, — дип уйлады Куян. — Аннан соң, ботактан ботакка сикереп йөрергә, мин бит тиен түгел...»

Ыңгыраша-ыңгыраша, аксый-аксый булса да, Куян әкренләп сукмак буйлап китте. Күз яшьләре мөлдерәп чыга да җиргә тама. Шулвакыт аның каршысындагы түмгәк селкенеп куйды. Ул да булмады, өреп кабарткан кебек зурайганнан-зурая барып, актарылып китте. Җир астыннан Сукыр Тычкан килеп чыкты. Куянның күз яше туп-туры Сукыр Тычканның борын очына килеп төште.

— Кем бар монда? — дип фырылтады Сукыр Тычкан.
— Бу мин — Куян, — диде Куян сулкылдып.
— Ә нишләп елыйсың? Тозлы яшьләрең белән минем борынны юешләдең бит, — диде Сукыр Тычкан, канәгатьсез кыяфәткә кереп. — Берәрсе кыерсыттымы әллә?

— Юк, юк, беркем дә кыерсытмады, — дип җаваплады Куян. — Үзем генә гаепле. Ялгыш басып тәпиемне җәрәхәтләдем. Бик нык авырта, ә миңа Керпе янына барып җитәргә кирәк.
— Үзе егылган бала еламас, диләр бит. Елама алайса, — дип кулын селтәде Сукыр Тычкан. — Синең җәрәхәт баш бәласе түгел. Мин бер авылда бик акыллы Эт яши дип ишеткән идем. Бик күп җанварларны аякка бастырган диләр. — Сукыр Тычкан уйга чумды, бераздан сүзен дәвам итте. — Тик менә кайсы авылда яшәгәнен оныттым. Син, Куян, Керпе дустыңнан сора, ул һичшиксез белергә тиеш аны.

Сукыр Тычканга рәхмәт әйтеп, Куян, сукрана-сукрана, юлын дәвам итте.
Менә елга күренде. Ә анда басма аша чыгасың, ике аланны үтәсең һәм, менә ул, калкулакта Керпе өе.

Елгада Кондыз бөясен төзеп бетереп килә иде. Куянны күреп, аңа дәште:
— Сәлам, озын колак! Кәефең нишләп кырылды әле?
— Әй, тәпине җәрәхәтләдем лә, — диде Куян. Ә үзенең туктаусыз күз яшьләре тама.

Кондыз ярга йөзеп чыкты. Куянның тәпиенә күз төшереп алды да әйтеп салды:
— Алай ук борчылма, озын колак. Мин әйткәнчә эшләп кара син. Тәпиеңне суга тыгып тор. Авыртуы бик тиз басылыр. Суда минем бөтен авырткан җирләрем төзәлә.
— Рәхмәт, — диде Куян һәм уйлап куйды: «Кая, шулай эшләп карыйм әле, бәлки чынлап та файдасы тияр».

Тәпиен суга тыгып, көтеп утыра башлады. Күпмедер вакыттан хәле дөрестән дә яхшырган төсле тоелды аңа, авырту сизелерлек басылды. Тик вакыт дигәнең көтеп тормый шул, кояш менә-менә агачлар артына кереп яшеренергә ниятли, ә Керпе өенә әле барасы да барасы.

— Ашыгырга кирәк, — диде Куян авыр сулап һәм юлын дәвам итте.
Кояш баеды. Тәнгә салкын йөгерде. Керпе кичке ашын ашарга, тәмле гөмбәдән авыз итәргә җыенган гына иде, ишек шакыган тавышка туктап калды.

— Кем анда? — дип сорады Керпе.
— Бу мин, Куян, — дигән җавап ишетелде тышкы яктан.

Керпе тизрәк дустын өйгә кертте, кайнар чәй салып бирде. Куян аңа үз башыннан кичергәннәрне бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.

— Әйе... Сукыр Тычкан дөрес әйткән, сина табибка барырга кирәк, — диде Керпе, Куянның яраланган тәпиен игътибар белән караганнан соң. — Минем дә ул Эт турында ишеткәнем бар, хәтта аның кайсы авылда яшәгәнлеген дә беләм. Моннан ерак түгел, хәзер үк барыйк.
Алар икәүләшеп күрше авылга килделәр. Дәвалаучы Эт шул авыл читендә, бер йорт ишегалдындагы ояда яши икән. Куянның тәпиен карады да әйтте:
— Елама, бу куркыныч җәрәхәт түгел. Мин хәзер...

Һәм каядыр куаклар арасына кереп югалды да, бер минут чамасы үтүгә, ниндидер яфрак алып килде.

— Бу үлән бака яфрагы дип атала. Ни өчен алай аталганын әйтә алмыйм. Җәрәхәтеңне чиста су белән чайка да шушы яфрак белән каплап куй. Канны да туктатыр, авыртуны да басар. Иртән тәпиең җәрәхәтләнүе турында бөтенләй онытырсың, — дип аңлатты Эт.

— Менә рәхмәт, — дип шатланды Куян. — Урманда ничә ел яшәп, бака яфрагының шундый файдалы үлән икәнлеген белмәгәнмен.

— Һи, дускай, урманда үсә торган үләннәр, җиләк-җимешләр барысы да файдалы. Кайсын кайчан кулланырга кирәк икәнен генә белергә кирәк...

Тышта дөм караңгы иде инде. Шуңа күрә кайтыр юлга чыгып тормаска, Эт янында гына төн кунарга булдылар. Җылы юрганга төренеп яткач, Куян, йокы аралаш кына, Керпедән сорап куйды:

— Керпе, ә Керпе! Эт урман үләннәрен, алар белән ничек дәваларга икәнен каян белә икән?
— Ул элек шәһәрдә, бер табиб йортында яшәгән дип сөйлиләр. Шунда өйрәнгәндер инде, — диде Керпе.

Ләкин Куян аны ишетмәде — ул инде йокыга талып, бик матур төшләр күреп ята иде.

Ышанам, балалар, ул матур тылсымлы төшләр сезгә дә керер...


Амур Фәләхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев