Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Көндәшләр (әкият)

Бер шәһәрдә ике ипи кибете булган.

Бер шәһәрдә ике ипи кибете булган. Берсенең хуҗасы — Нәзи бай — юмарт һәм гадел булса, икенчесенеке Сәлим бай — карун, гел баю турында гына кайгыртучы бер адәм икән, ди. Шуңа күрә ипиләренең сыйфаты да бермә-бер аерылып торган.

Нәзи бай, игенчеләр нәселеннән булганга, кече яшьтән ипигә хөрмәт белән караган. Бакый дөньяга күчәр алдыннан бабасы да: «Ипекәйнең кадерен бел, балам, шул чагында ул табышны да икеләтә кайтарачак», — дип, васыять әйтеп калдырган була. Шуңа күрә дә бу кибетче яраткан бабакаеның әманәтен күз алдында тотып, ипиен һәрчак тәмле пешерергә тырышкан. Сөтен дә, маен да, йомыркасын да кызганмаган. Сатып алучыларның йөзендә канәгатьлек күрү үзе зур шатлык китергән аңарга.

Нәзи байның кибете көн саен халык белән тулы булган, ә Сәлим байныкына чиратта торырга вакыты җитенкерәмәгән ашыгучы гына ара-тирә сугылып чыга икән. Мондый хәл тегене бик борчый бит инде. Ничек кенә көндәшен төп башына утыртып табышны күбрәк алырга, дип, көн-төн баш вата, ди, саранкай. Уйлый торгач: «Тукта әле, тукта... Күрше Азат байның малаен бик акыллы диләр, белемен дә чит илдә алды. Менә кем белән киңәшеп карарга кирәк, бәлки, ярдәме тияр», — дигән фикергә килә бу.

Тәмледән-тәмле ризыклар, төрледән-төрле эчемлекләр белән өстәл өстен тутырттырып, Сәлим бай шул ук кичне ялчысы аркылы егетне кунакка дәштерә.

Кунагын бик яхшылап сыйлагач, тегеңә тел төбен ачып:
— Балакаем, рубин кашлы алтын балдагымны да бүләк итәр идем, бир, зинһар, бер юньле киңәш, — дип, түкми-чәчми зарын җиткерә егеткә бай.

— Иртәгә кич сугылып чыгармын, — дип, яхшы гына сыйланып кайтып китә ул көнне кунак.
һәм, чыннан да, иртәгесен, кич авышуга, авызын ерып килеп тә керә бу.

— Болай итәрсең, бай абзый. Яхшы осталар табып, ипи савытларының яңаларын ясаттырырсың. Тик аларның формалары хәзергесе кебек гадәти — йомры булмасын. Аларны озынча иттер. Озынлыгы — биш карыштан, калынлыгы ярты карыштан узмасын.
— Бәй, форма үзгәртеп кенә... — дип, киңәшчесен бүлдермәкче була хуҗа.

Әмма тегесе шып туктата үзен:
— Тыңлап бетер башта, сиңа кирәк ләбаса. Формалар әзер булгач та, талантлы рәссамнардан яңа ипинең рәсемен ясатып, бөтен шәһәргә реклама тараттыр. Алар, үткән-барганны үзенә җәлеп итеп, ерактан ук күренеп торсын. Ә язуын болайрак яздырт: «Чит ил алымы белән пешерелгән импортный ипи, формалары да шул галимнәр тәкъдиме белән эшләнелде. Яңа ысул белән тәмләндерелгән ипи хатын-кызларның да эшен бермә-бер җиңеләйтәчәк. Йомры ипине урталайга кисеп вакыт әрәм ителсә, монысын кисәкләргә бүлү дә хәйран җиңел, сумкада йөртү дә уңайлы, тәмлелеккә дә телеңне йотарлык», — диебрәк.

— Менә рәхмәт, улым! Болай булгач, мин дә сүземдә торам, мә бүләгемне.
Бай канәгатьлегеннән кулларын угалап ала. Балдагыннан колак кагуы бераз күңелен кымырҗыта кымырҗытуын... Әйдә, ярар, баеп кына китә алалсын.

— Һаман ашыгасың син, бай абзый. Тыңлап бетер, дим бит инде. Форма үзгәртеп кенә күпне майтара алмассың. Ипиләрең өстенә дулкынлы сызыклар да җибәрттерерсең. Ә инде үзләренә тартып, ялтырап торсыннар өчен йомырканың сарысын да сөртергә кирәк булыр! Халыкны җәлеп итәр өчен матурлык үтә дә мөһим!

Егетнең соңгы тәкъдиме бик үк ошап бетми бетүен бай абзыйга, шулай да көндәшен җиңү теләге үзенекен итә. Ярый, башта шулай йомырка белән матурлаттырыр да аннан берәр әмәле табылыр әле, сатып алучыларның күзен буарга, дип, каршы сүз әйтми.

— Зур рәхмәт инде, улым! Иртәгә үк тотынам яңа формалар ясаттырырга.
Тик киңәшчесенең сүзе аның белән генә бетмәгән икән. Ул, мыек астыннан гына елмаеп, якынрак килеп утыра.
— Табышыңның ун процентын миңа күчереп барачаксың.
Саран байның йөзе чытыкланганын күреп, егет аны тынычландырырга ашыга:
— Нәрсә куырылдың, акчалар синең кесәңнән чыкмаячак ла... Сатып алучылардан икеләтә каерачаксың әле син аларны. Киңәшемне генә җиренә җиткереп үтә. Беренче атналарда, ипиеңне пешергәндә, маен да, йомыркасын да, башкасын да кирәгенчә сал. Тәмле булсын. Ә инде соңыннан, барысы да кибетеңә ябырылгач, үз җаеңны үзең карарсың. — Сүзләренең тәэсирен тоемлап, киңәшче өйрәтүен дәвам итә:

— Тора-бара бүтән ипинең тәмен дә онытачак кибетеңә килүчеләр. Тик кара аны, безнең гаиләгә үзегезгә диеп пешерелгәнен, тәмлесен җибәртерсең. Моның өчен мин дә сиңа яхшылык эшләрмен. Туган-тумачама, дус-ишкә, күрше-күләнгә хәбәр таратырмын. Мин белем алып кайткан чит илдә фәкать шундый ипине генә ашыйлар, тәмлелегеннән телеңне йотарсың, алып калыгыз, дип. Кибетеңә халыкның ничек томырылганын, чиратның ничек тезелгәнен күреп шаклар катарсың. Өлгер генә кыймылдап.

Түземе төкәнгән Сәлим бай, чытлыклана-чытлыклана:
— Һи, чират кына булсын, сата белер идем әле! — дип мыгырданып ала.
Әмма егетнең сүзе һаман да бетмәгән икән әле:
— Ә тәкъдимемнең иң-иң әһәмиятлесе: ипинең формасын үзгәртеп, яхшы реклама таратып кына да, халыкны тулысынча капкынга эләктердем, дип уйларга ярамый әле. Хикмәтнең иң асылы — аның хакын киметергә кирәк! Менә ул чагында, берсеннән-берсе күрә-ишетә, икенче кибеткә бару турында уйламаячак та уйламаячак сатып алучылар.

— Ничек киметергә?
— Карунланма! Берничә көннән, кибетең шыгрым тулуга, аз-азлап бәясен арттыра да башларсың.

Чыннан да, рекламалар таратылып, яңа ипи сатуга чыгарылуга, байның кибетен ачуы була... Күрсәгез иде халыкның ничек агылганын! Ипие моның күз ачып йомганчы сатылып та бетә! Пешереп кенә өлгер. Менә кайда байлык! Болай булгач, эш пешәчәк!

Кереме бермә-бер артса да, егеткә ун процентны түләгәндә, бераз эче поша пошуын Сәлим байның. Нишләмәк кирәк, түләмәсәң, эшнең асылын башкаларга сөйләп рисвай итүен көт тә тор! Әйдә, ярар, акчасы үз кесәсеннән чыкмый әле. Ипинең формасын гына үзгәртте лә, чыгымы шул ук калды дисәң дә була. Ә табышы... Ничек үзенең башына килмәде икән андый фикер? Нәрсә дисәң дә, чит илдә белем алган шул, хәчтерүш!..

Шулай итеп, Сәлим байның байлыгы артканнан-арта. Ә Нәзи байдан ипи алучылар саны кимегәннән-кими. Аның өлешенә ярлы халык кына кала. Чит ил алымы белән пешерелгән «тәмлекәйне» алырга акчалары җитенкерәмәгән ярлы-ябагай гына аның кибет ишеген шакый. Шулай да бөлгенлеккә төшкән сатучы барыбер үз иманына хыянәт итми. Ипекәе элек ничек тәмле булса, һаман да шулай пешерергә тырыша.

...Бер дә бер көнне шәһәрнең хәлле генә сәүдәгәре, улын өйләндереп, туй мәҗлесе җыя. Башкалар алдында йөзенә кызыллык китерәсе килмәгәнгә, таныш-белешләрен дә хәттин күп чакыра. Кунаклары байтак булгач, сый-хөрмәт тә җитәрлек кирәк бит инде.

Болай аш-судан өстәлләр сыгылырлык, ди дә... Туйның азагында ипиләре азая боларның. Инде нишләргә? Сәлим байның күпме запасы бар — алынды. Ә... хезмәтчеләргә дип Нәзи бай кибетеннән кайтартылган йомрыны да чыгартмый булмас, ахрысы. Нишлисең, бөтенләй иписез булмый бит инде. Кунакларның күбесе яхшы гына сыйланган, бәлки, абайламаслар да нинди ипи ашаганны.

Сәүдәгәрнең төтен күршесе Кәрим байга да ипинең ике төрлесе дә эләгә. Берзаман моның йомры ипине кабып җибәрүе була... Кара-кара, каһәр! Юкка гына әйтмиләр шул, капмыйча да йотарлык тәм-том сәүдәгәрдә кунакта булганда авыз ителә, диеп. Күпме ахири күршеләр булып яшәп тә, мондый хуш исле тәмле ипине өстәленә куйганы булмады хәйләкәрнең. Шул, малаеның туена дип саклагандыр инде. Күптән түгел чит төбәкләргә сәяхәт кылган иде ул. Мөгаен, шуннан алып кайткандыр. Туй мәшәкатьләре азайгач та кереп сөйләшергә кирәк булыр. Алай-болай яңадан сәфәр чыга калса, аны да онытмасын! Акчадан тормас, авыз тутырып бер ашавы ни тора мондый ипине.

Сәүдәгәрнең кунаклары таралгач та, Кәрим бай үтенечен күршесенә җиткерергә ашыга.
— Кара әле, дускай, яңадан ул җирләргә юл алырга уйласаң, гозеремне үтәп, миңа да алып кайт әле шул тәмлекәйне, зинһар өчен. Күрше хакы — Тәңре хакы, диләр. Яхшылыгыңны мин дә онытмам.
— Нәрсәне үтә дә мактыйсың?
— Кара-кара, гаҗәпләнгән булып маташа. Туегыздагы өстәлгә куелган йомры ипекәйне әйтәм!
— Бәй, ул бит Нәзи бай кибетеннән алынган ипи...
— Нәрсә-ә? Кит аннан! Әйтәм аны кайдадыр авыз иткән кебек тоелды. Менә сиңа кирәксә... Импортный ипи ашыйбыз, имеш!.. Болай булгач, Сәлим бай гаять яхшы иттереп төп башына утырткан икән үзебезне. Ха-ха-ха! Нәрсә шаккатып карап торасың? Әйт ялчыңа, алып килсен тизрәк ипиләрнең ике төрлесен дә.

Ипиләрнең һәркайсын да авыз иткәннән соң, хикмәтнең нидә икәненә төшенә болар.
— Телеңне йотарлык... Менә сиңа кирәксә. Импортный ипи, имеш... Чит ил алымы белән пешерелгәнне ашыйбыз дип, чын ипинең тәмен оныта язганбыз лабаса. Күзне буа белгән, шайтан. Модадан калышмыйбыз диң, ә?! Ха-ха-ха!.. Әйдә, кирәген биреп кайтыйк әле теге мөртәтнең! — ди ачуы кабарган сәүдәгәр, йодрыгын төйнәп.

— Ашыкма! Тавыш-гауга кубарсак, бу хакыйкатьне башкалар да белеп алыр. Алар да Нәзи бай кибетенә агылачак. Ә болай әлегә анда чират-мазар юк. Без иң кадерле сатып алучылар булачакбыз. Аннан аның ипие тәмле генә түгел, күпкә очсыз да. Шулай булгач, телебезне тешлик. Ә теге хәйләкәргә килсәк, ул һәммәбезне дә төп башына утырта алган икән, безгә дә аны үз кармагына эләктерергә кирәк. Серен саклыйбыз, дип, акчасын каерып алыйк!

Шулай итәләр дә. Нишләсен Сәлим бай?! Уйдырмасын башкаларга белдереп, бөлгенлеккә төшәсе, көлкегә каласы килми шул, акчасын чыгарып сала. Ярый әле болары гына хәйләсен сизгән. Калганнар да белеп калса, кибетенең бусагасын атлап керүче дә булмас. Ә Кәрим бай белән сәүдәгәргә биргән акчасын кире кайтарачак әле, кайтарачак. «Импортный» ипие генә пешеп торсын.

Ләкин... Ир-ат телен тешли дә соң... Сәүдәгәрнең хатыны сер итеп кенә шундый да хәттин ашкан яңалыкны апасының колагына пышылдый. Кәрим бай хатыны — ахирәтенә... Тегесе дус-ишенә дигәндәй... Шул җитә кала. Ипиен алу түгел, сәлам бирүче дә калмый, ди, атна-ун көннән Сәлим байга. Байыйм дип үзенең бөтенләй дә бөлгенлеккә төшкәнен сизми дә кала карун.

Ә юмарт, гадел Нәзи байның шул көннән соң көндәше башка булмаган, ди. Ипи кибетен бүтән байлар да ачкан ачуын. Тик берсенең авызы пешкәч, калганнар ипиләрен тәмле пешерергә тырышкан. Юмарт кулга мал-мөлкәтнең күбрәк кергәнен тормыш үзе күрсәтә шул, үзе күрсәтә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев