Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
Әкият

Комсызлык бәласе

Венгр халык әкияте.

Ике аю баласы бер баш сыр тапканнар. Алар бу сырны бүлә алмый аптырап беткәннәр. Ничек сындырсалар да, сыр тигез булмас төсле күренгән аларга.

— Бирегез, үзем бүлеп бирим, — дигән Төлке аю балаларына һәм сырны икегә сындырган.

— Берсе зур, берсе зур! — дип кычкырышканнар аю балалары.

Төлке аларны тынычландырган: хәзер тигезлим, янәсе.

Ул сырның зур ягыннан беркадәр сындырып кабып җибәргән. Сырның тегесе зуррак күренгән. Аю балалары, ризасызлык белдереп, тагын шаулашканнар: тагын тигез түгел, диешкәннәр.

Төлке аптырап калмаган. Зуррак дигәнен тагын сындырып капкан. Сыр кисәгенең әле берсен, әле икенчесен ашый-ашый, Төлке тәмам сырдан туйган. Ә баш чаклы зур сырдан тора-бара кеп-кечкенә кисәкләр генә калган.

— Кечкенә булса да тигезләр! — дигән Төлке, шаркылдап көлеп. — Ашагыз, тәмле булсын!

Шулай дигән дә чабып киткән. Аю балалары авызларын ачып карап калганнар. Комсызлансаң, һәрвакыт шулай була икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев