Килбәтсез Алып батыр турында матур әкият
Борын-борын заманда кара урман уртасында яшәгән, ди, бер урманчы. Аның бар икән, ди, яшь, чибәр хатыны, бар икән, ди, Алып атлы бердәнбер малае.
Борын-борын заманда кара урман уртасында яшәгән, ди, бер урманчы. Аның бар икән, ди, яшь, чибәр хатыны, бар икән, ди, Алып атлы бердәнбер малае. Байлыклары да җитәрлек, ди, аларның. Тагы ни кирәк? Тик берзаман хатыны авырый башлый моның. Яшь ананы ничек кенә дәвалап карамасыннар, бичараны терелтә алмыйлар.
Хатыны үлгәч, урманчы бик кайгырган. Бердән, хатынының юклыгы авыр кайгы. Икенчедән, сабыен ничек итеп аякка бастырыр? һәм урманчы өйләнергә була. Яучы карчыклар кәләшне тиз таба аңа. Әнә теге күрше урманда яшәүче урманчының кызы чәчәк атып килә, ди.
Яшь хатын үги малаен беренче көннән үк яратмый. Исәбе ничек тә котылу, ди, сабыйдан, һәм менә бер дә бер көнне хатын үзенең явыз ниятен тормышка ашырырга була.
«Начар төш күрдем, өйдәгеләрнең хәлен белеп кайт әле», — дип җайлап-майлап, ирен әтиләренә җибәрә. Ата кеше күздән югалуга, малайны, иске-москыларга төреп, урманның иң ерак, иң караңгы җиренә илтеп тә калдыра...
Ниһаять, котылды «көчектән». Урман ерткычлары барыбер юк итәр үзен. Ә инде алай-болай ул уйлаганча килеп чыкмаса... Әнисе им-томчылар нәселеннән булганга, кызына да сихер нечкәлекләрен өйрәтеп үстергән була. Малай берәр ничек исән калып, атасы белән очраша калса дип, хатын баланы үтә дә иләмсез кыяфәткә кертеп сихерләп калдыра. Аннан инде, куанычыннан җырлый-җырлый, кайту ягына юнәлә.
Ә өендә бер чебешен суеп, баланың, үзенең киемнәрен, кулын-битен канга буяп, малайның әтисе кайтуына хәйләсен корып та куя. Аның күренүен тәрәзәдән күзәтеп кенә тора да:
— Бәхетсезлек, үтер мине! — дип үкси-үкси елап, иренең каршысына килеп егыла бу.
Канга баткан, елаудан шешенеп беткән хатынын күреп коты оча урманчының.
— Ни булды, кем кыерсытты?
Хатынга шул гына кирәк тә. Чәчләрен йолкый-йолкый, иренең күкрәгенә капланып такмаклый башлый:
— Син китүгә, малайны ашатып йокларга яткырдым. Ә үзем, юган керләремне чайкарга дип, елга буена төштем. Күп тә үтмәгәндер, баланың өзгәләнә-өзгәләнә елаганын ишетеп, өебезгә йөгердем. Кайтсам, ни күрим: кеч кенәкәебезнең аяклары юлбарыс авызында. Ә үзе кан эчендә ята! Явыз җәнлек мине дә юк итмәкче булган иде дә, ярый әле ишек төбендә корулы мылтыгың эленеп тора иде. Атуга, сабыебызның соңгы кисәкләрен кабып, ерткыч, тәрәзәдән чыгып качты.
Нишләсен мескен ата, ышанмыйча хәле юк. Бөтен өйнең асты өскә килгән. Чәлпәрәмә ватылган тәрәзә янында баласының канга баткан кием кисәкләре. Хатынына да карарлык түгел.
Ярый, без малайга килик.
Явыз хатынның теләге шулай да кабул булмый. Хайваннар сабыйны харап итми. Киресенчә, шушы җирләрнең хуҗасы — урманнар патшасы Юлбарыс аны үз тәрбиясенә ала. Шулай итеп, малай ана Юлбарысның сөтен имеп, аның балалары белән уйнап, хәйран көчле, батыр йөрәкле пәһлеван булып буйга да җитә.
Әмма шунысы гына аяныч: егет гаять акыллы, гаять көчле, гаять зирәк ир-егет булып үсеп җитсә дә, кыяфәте бик куркыныч икән, ди, моның. Теге хатын морадына ирешә — сихер үзенекен итә. Үзе зур гәүдәле булса да, кеп-кечкенә башлы, эчкә баткан борынлы, шар күзле, кыек авызлы, күрсәң котың алынырлык, ди, бу егетнең йөз-кыяфәте. Ярый әле хайваннар арасында яши. Коточкыч йөзен, мөгаен, беркем күтәрә алмас иде. Ә хайваннар малайны бик яраталар. Исемен дә Алып батыр диеп кушалар. Юлбарыс аны — көчле булырга, Бүре — җитезлеккә, Куян — тиз йөгерергә, Төлке — хәйләкәрлеккә, Аю акыллылыкка өйрәтеп үстерәләр. Малай җәнлекләрнең телләрен дә үзләштерә, урмандагы кош-кортлар белән дә дуслаша. Яшүсмер һәрбер җанварның, кош-кортның ни сөйләгәнен аңлап, үзе дә алар телендә гәпләшә ала икән, ди.
Көннәрдән бер көнне хайваннар җыелышып киңәш кора:
— Шәкертебезгә дөресен сөйләп бирергә вакыт җиткәндер. Егетебез үзенең кем икәнен һаман да белми лә. Безнеңчә сөйләшә ала, ә үз телен хәтерләми дә. Аңа ничек тә кешеләр телен өйрәтергә кирәктер бит инде!
Шактый вакыт баш вата торгач, Тутый кош алга чыга.
— Моннан ерак түгел, адәм балалары патшалыгында, минем өлкән абыем яши. Ул кешеләр арасында көн күргәнгә, аларның телен дә яхшы үзләштергән. Шуңа күрә дә ул илнең патшасы туганымны, качып китмәсен дип, читлектә бикләп тота. Әйдәгез урлыйк без аны.
Һәм җәнлекләр малайга үзе турындагы дөреслекне ачып биреп, тоткындагы Тутый кошны әсирлектән коткаралар. Шуннан инде әлеге кошчык Алып батырны бик җентекләп кешеләрчә аңлашырга өйрәтә башлый.
Ә менә бер дә бер көнне... инде буй җиткән егетебез дусты Юлбарыс белән куышып уйнап йөргәндә, куаклар арасында елап утыручы Төлке малаен күреп, аның янына ашыга:
— Ни булды, кем кыерсытты сине, йомшак койрыккай?
Мескен Төлкенең аягы имгәнгән икән. Ул күз яшьләрен сөртә-сөртә такмаклап китә:
— Моннан бик үк ерак та түгел, урманыбыз артында, уйсулык бар. Менә шунда бик каты сугыш бара. Чит ил патшасы безнең күршедәге патша кызын хатынлыкка сораган. Тик аның явызлыгын, ерткычлыгын белгән ата, кызымны синдәй мәрхәмәтсезгә бирмим, дип, тегенең теләген кире каккан. Мәкерле мөртәт ал арның патшалыгын кулга төшерер өчен генә кызына өйләнергә теләгән. Шул явызга ничек итеп халык язмышын тапшырмак кирәк. Ә теге тәкәббер гарьлегеннән, яхшылыгымны аңламасаң, илеңне көч белән алам, диеп, боларга гаскәр белән килгән...
Сүзгә якындагы куаклыкта утыручы Саескан да кушыла:
— Белсәгез иде ул кызның чибәрлеген, уңганлыгын, зирәклеген! Аны күреп, аңа гашыйк булмаган адәми зат юктыр, мөгаен, дөньяда. Мәмләкәтнең кылыч күтәрердәй барча ир-егетләре, шул сылуны яклап, сугыш чукмарына каршы күтәрелгән. Күбесе инде дошман кулыннан һәлак тә булган. Калганнары исә, дошманнарының аяусызлы-гын белсә дә, яу кырын калдырырга һич кенә дә уйламыйлар, ди.
Алып батырның йотлыгып тыңлаганын күргәч, Саескан тагы да ныграк дәртләнә төшеп сөйләвен дәвам итә:
— Ә менә Каенсардагы ахирәтем сөйләде. Явыз патша атасы гаскәрләрен тар-мар итеп шәһәргә керсә дә, кыз барыбер, ул кансызга бармаячакмын, ди, икән. Патша кызы иң биек манарадан сугыш барышын күзәтеп тора, ди. Соңгы сугышчы һәлак булуга, шушы биеклектән сикереп, үз-үземне юк итәчәкмен, дип, халык алдында ант иткән, ди, гүзәлкәй. Чибәрләрнең чибәре булу белән иленә, халкына, атасына тугрылыклы да, ди, кыз бала. Сөембикә, ди, сылуның исеме.
Саескан сүзен тәмамлауга, егет аңардан урман патшалыгындагы бөтен хайваннарны, кош-кортларны аланлыкка җыюын үтенә.
Менә агылалар, ди, берзаман аның янына ул юлбарыслар, ул бүреләр, ул аюлар, ул төлкеләр, ул кош-кортлар! Шунда егет, биек уйсулыкка менеп, җыелганнарга сүз ата:
— Кадерле туганнарым, дусларым! Сез мине карап үстердегез. Рәхмәтем олы сезгә! Тик тагын да бер үтенечем бар минем. Без монда бернинди кайгы-хәсрәтсез үз көебезгә рәхәтләнеп яши бирәбез. Ә күршеләр илендә зур афәт икән. Ниндидер бер явыз падишаһ аларга яу белән килгән. Халыкны кыра, ди, анда. Менә-менә явыз ерткыч кан кардәшләремне юк итеп бетерәчәк, ди. Әйдәгез сугыш кырына, ярдәм итик үзләренә. Күрсәтик теге килмешәк патшага көчнең кемдәлеген.
Алып батыр, җыелганнарның ризалыгын алгач та, урманда яшәүчеләрнең һәммәсен ияртеп, алыш-биреш бар ган иңкүлеккә юнәлә. И кыза, ди, и кыза, ди, шуннан ике арада көрәш, болар килеп җиткән мәлдә... Юлбарыслар, аюлар, бүреләр, кош-кортлар — егетнең ярдәмчеләре — дошманның гаскәрен күз ачып йомганчы юк итеп тә бетерә. Явыз патша үзе дә көч-хәл белән генә качып өлгерә, ди.
Дошманны тар-мар иткәннән соң, Алып батыр дусларын ияртеп урман юлына борылуы була, каршыларына таба чабып килүче атлыны күреп туктап калалар. Карасалар, ат өстендә шундый да чибәр кыз утыра икән — бер күрүдә гашыйк булырлык, ди. Калфагындагы энҗе-мәрҗәннәрдән дә яктырак балкый, ди, кызның йөзе. Гүзәлкәй, егетләр янына килеп җитүгә, атыннан төшә дә калфагына беркетелгән яулыгы белән йөзен яшерә төшеп сәлам бирә:
— Белмим, кем син, батыр егет?! Тик кем генә булсаң да, син — минем коткаручым. Батырлыгыңны таң калып күзәттем. Әйдә сараебызга, халкым көтә сине анда. Әтием дә... Әгәр дә өйләнгән ир-ат икәнсең, менә сиңа уң кулым. Сеңлең дип исәплә, һәм ал әтиемнән ярты мәмләкәтне. Ә инде кәләшсез егет икәнсең, әйдә атам алдына. Сора кулымны! Сугыш алдыннан антым бар иде: кем дә кем дошманыбызны җиңә, шуның хатыны булачакмын, дигән идем халкым алдында.
Алып батыр, Сөембикәнең сүзләренә ышанырга да, ышанмаска да белмичә аптырашта кала. Ни сөйли бу гүзәлләрнең гүзәле, күпләрнең хыялы?! Күрмиме әллә аның шыксызлыгын, коточкыч ямьсезлеген? Егет, кызга туры карарга да базмыйча, сүз башлый:
— Әй гүзәл кыз! Мин сиңа өмет итеп сугышмадым. Кан-яшь коючы, халкыгызны кол итәргә теләүче явыз дошманыгызның арт сабагын гына укыттым. Ә син кайт сараеңа. Сайлап ал йөрәгеңә якын, үзеңә тиң егетне. Илегез өчен дә һич борчылма! Явыз баскак шүрләмичә бу җирләргә бүтән аяк басмас дип уйлыйм. Ә инде алай-болай кодрәте җитеп, тагын да сезнең якларга килеп чыгарга уйласа, саесканнар шундук хәбәр җиткерер миңа.
Егет сүзен тәмамларга да өлгерми, Сөембикә шундый да матур итеп елмаеп:
— Мәгърур егет! Син мине туң йөрәкле, йөз-кыяфәткә генә кызыгучы кыз дип уйладың бугай. Батырлыгың, курку белмәс йөрәгең үзе ни тора! — ди, Алып батырның күзләренә туп-туры карап.
Сөембикәнең шул сүзләрне әйтүе була, коточкыч шартлау яңгырап, тирә-якка ут ялкыннары чәчелә. Егет, көтелмәгән дәһшәттән һушын җуйган кызны кулына алып, очкыннар яктылыгына түзалмыйча, күзләрен йома.
Тавышлар тынып, дөнья тынычлангандай иткәч, ул әкрен генә керфекләрен күтәрә. Сөембикә дә аңына килә. Кызның карашыннан уңайсызланып, егет аның белән тизрәк хушлашырга ашыга.
— Батыр егет! Матур кыяфәт алгач та качу ягын карыйсыңмы? Ә бәлки, мине сынар өчен генә килбәтсез битлек кигән булгансыңдыр?
Кыз, кесәсеннән алып, көзгесен Алып батырга суза. Тукта, чү! Чыннан да улмы соң? Йөзен күрмәс өчен, моңарчы суга да карамаска тырыша иде ләбаса! Урман патшасы Юлбарыс егеткә ярдәмгә ашыга:
— Улым, без сиңа сөйләгән идек инде. Сабый чагыңда атаңнан аеру өчен үги анаңның сине, сихерләп, урманда ташлап калдыруы турында. Ул явыз хатын үлемеңне көткәндер дә, ләкин без сине үз балаларыбыз арасына алып карап үстердек. Син, үзеңнең адәм баласы икәнеңне белгәч тә, кешеләр арасына ашыкмадың. Йөзеңне күрүләрен теләмәдең бугай. Ә менә бүген сылу Сөембикә, килбәтсез ямьсезлегеңнән каушамыйча, сине якын итте. Үзенең ихласлыгы белән явыз хатынның сихерен юкка чыгара алды. Син хәзер кешеләр арасында да шик-шөбһәсез яши алачаксың. Ә инде безнең кирәгебез чыкса, укытучы Тутый кошны яныңда калдырабыз. Ул-бу була калса, шундук хәбәр итәрсез. Ярый, хуш, улым! Сине — кешеләр, ә безне урманыбыз көтә.
Карап үстерүче дуслары белән хушлашкач та, Алып батыр Сөембикә белән патша сараена юл тота. Шундый да шатланышып каршы ала, ди, аларны барча халык. Бигрәк тә падишаһның куанычы эченә сыймый. Әле кайчан гына малае юклыкка кайгырган иде, менә бит уллы да булды, болай булгач, кызы да әле үз янында калачак. Мондый батыр кияү белән бернинди дошман да куркыныч түгел хәзер. Тотасы да мәмләкәтен егеткә тапшырасы.
Туй алдыннан Алып батыр атасын эзләтеп, аны үзе янына алдырган, ди. Ә үги әнисен башка сихерчеләр белән бергә бөтенләй дә илдән сөргән, ди.
Батыр йөрәкле, кыю Алып батыр гадел патша булып чыга. Сугыш чукмарлары бу мәмләкәткә якын килергә дә курыкканнар, ди. Патшаның иң якын дусты урманнар патшасы ла! Хәзер Сөембикә белән Алып батыр идарә иткән илдә тынычлык һәм иркенлек хөкем сөрә, ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев