Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Хәйләкәрлек бәйгесе

Сабантуй, көрәш, чабыш, көч сынашу иң беренче җәнлекләр арасында килеп чыккан, диләр. Төлкенең иң хәйләкәр җәнлек икәнлген төрле милләт кешеләре үз әкиятләрендә чагылдыралар. Тик «хәйләкәрлек» дәрәҗәсе аңа тик торганда гына бирелмәгән, имеш.

Борын-борын заманда урман читендә ике төлке очрашканнар, икесенең дә туннары ялык-йолык килә, койрыклары үзләренең затлылыгын күрсәтәсе килепме, боргалана, сыргалана. Аяклары, чабышка әзерләнгән аргамакларныкы кебек, сикергәләп, биеп торалар. Күзләре, үзләренә игътибарны җәлеп иттерер өчендер, бер йомыла, бер ачыла. Сөйләшәсе бик килгәнлекләрен телләрен ялаштыруларыннан аңлап була. Бу төлкеләр икесе ике мәмләкәттән булганнар. Кыюрак төлкенең исеме – Төлкебәк, икенчесенеке –Төлкебану-сылу булган. Төлкебәк Төлкебану-сылуга:

– Мин сине бер күрүдә шундый яраттым. Синең кебек чибәр, матур затны әле гомеремдә күргәнем юк, – дип сүз башалаган. – Минем сиңа өйләнәсем килә!

         Төлкебану-сылу дәшми калган. Аның керфекләре йомылганнар, башы аска иелгән.

          Төлкебәк:

         – Әйдәле, чибәркәй! Миннән чибәррәк булуыңны дәлиллә! Бөтен урман халкы күрерлек булсын! Аланда бәйге оештырабыз. Аю белән Бүре – минем җанатарларым булыр, Куян белән Тычкан – синеке! Елананнар, Керпеләр бәйгене читтән карап, кул чабып, безгә көч-куәт биреп торырлар. Саескан – бәйрәмне алып баручы булыр, Тукран – кошлар оркестры белән җитәкчелек итәр. Кем җиңә – ике мәмләкәт төлкеләренең башлыгы була! Башлык киләчәктә эш эшләмәячәк, өстәленнән тәмле чебеш өзелмәячәк!

         Икенче төлке – Төлкебану-сылу сүзсез генә башын селкеп, ризалыгын белдергән.

         Белдерүне Саесканга биргәннәр. Җәнлекләр, кошлар бәйрәмгә әзерләнә башлаганнар. Алан шау-гөр килеп торган.

         Аю белән Бүре, күзлекләрен борын өсләренә элеп, бик кәттә кыяфәт белән, иң түргә утырганнар. Аю алдына бер тәпән бал, Бүре каршына Кәҗә белән Сарык пешергән бер табак ботка куелган. Куян белән Тычкан каршында берәр кишер ята. Бәйге ике төлкенең дә туннарын, койрыкларын бәяләү белән башланган. Ике төлке дә тигез баллар җыйганнар, хәрәмләшү булмаган. Йөгерү буенча – Төлкебәк, сикерү буенча Төлкебану-сылу җиңүче булганнар.   Көрәштә Төлкебәк җиңгән, аңа Аю белән Бүре бер чиләк чи йомырка эчертеп бетергәннәр, Төлкебану-сылуга Тычкан чикләвек каптырган, ә Куян бер стакан су эчертеп бетергән.

         Бәйгенең иң кызык өлеше – төлкеләрнең хәйләкәрлекләрен сынаганда булган, имеш.Төлкебәк тупны чөеп-чөеп уйнаган. Җанатарлар аны алкышлаганнар. Ә бераздан ул туп Куян белән Тычкан утырган өстәлгә килеп төшкән. Куян белән Тычкан куркуларыннан урманга качып киткәннәр. Төлкебану-сылуга арт аякларына гына басып, мәйданны әйләнеп чыгарга, кул зурлыгына кадәр калып кечерәергә, аннары үз кыяфәтенә әйләнеп кайтырга йөкләнгән.Биремнең беренче өлеше үтәлгән. Җанатарларның качып китүен аңлап өлгергән Төлкебану-сылу, бөтен халык алдында кечерәйгән. Арт аякларында сикергәләп, мәйданны әйләнеп чыккан һәм агач ботагына менеп киткән. Аның инде кабат зураясы килмәгән.

         Аланда тамашаны күзәтеп утыручылар кул чабып, аны Төлкебәктән ныграк алкышлаганнар. Ул тиенгә әйләнеп, агач башларында гына яши башлаган. Аңа тавык ите ашауга караганда, чикләвек белән туклану ныграк ошаган. Усал аучылар да аны җәберләмәгән. Бәйге җиңүчесе – чибәр, хәйләкәр Төлкебәк. Тиен – Төлкебану-сылуга беркайчан да яратуын белдерә алмаган. Бик озак вакытлар сөйгәненең җиргә төшүен көтеп йөргән, имеш. Тик җиңүче булса да, аңа тавык, чебеш итен үзенә эзләп табарга туры килгән.

         Тиен – Төлкебану-сылуның җанатарлары – Куян белән Тычкан, алкышлаучы тамашачылары – Керпе белән Еланны хәйләкәр төлке беркайчан да дус итә алмаган. Дошманлыклары бүгенге көннәргә кадәр саклана, диләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев