Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Иркенҗитез маҗаралары

Малайның исеме дә үзенә бик туры килгән: Иркенҗитез исемле икән ул. Кечкенә йомран ирек, иркенлек яраткан, җилдәй җитез булган. Җитез генә түгел, шаян да булган, юктан гына кызык табарга яраткан.

Күптән булган, ди бу хәл... 
Кайчандыр яшәгән, ди бик тырыш йомраннар гаиләсе: әти йомран, әни йомран, биш уңган кызлары һәм соңгы көтеп алган бер бөртек улы...
Малайның исеме дә үзенә бик туры килгән: Иркенҗитез исемле икән ул. Кечкенә йомран ирек, иркенлек яраткан, җилдәй җитез булган. Җитез генә түгел, шаян да булган, юктан гына кызык табарга яраткан. Артык шук булганы өчен кайвакыт капканга эләгергә, шелтә сүзләре дә ишетергә туры килгән аңа.
Ямьле җәйнең кызу бер көнендә Иркенҗитезнең иркенләп чабасы килгән. Ул, әти-әнисеннән рөхсәт тә сорап тормыйча, җир өстенә уйнарга чыгып киткән. 
Болын тулы зур-зур кешеләр печән чабып йөриләр икән. Йомран малай озак уйлап тормаган, кешеләрне кызык итәм дип, тиз генә печән чаба торган урыннарына төрле яклап чокырлар ясап чыккан. Ләкин чокырларга беркем дә игътибар итмәгән. Кечкенә чокырларны күрүче дә, эштән туктап калучы да булмаган. 
Ничек төшсен инде зур кешеләр кечкенә йомран чокырларына! Ә Иркенҗитез бик көткән... «Эх, булмады әле бу», — дип аптырап беткән.
Болай кызык ясап булмагач, кешеләрне сызгырып үрти башлаган ул. Сызгыра да икән, ясаган чокырларына кереп чума, сызгыра да кереп кача, ди шаян йомран. 
Бермәл аны малайлар күреп алганнар. «Әйдәгез, ясаган чокырларын күмеп, йомранны тотабыз!» — дип, малайлар йомран артыннан куа да башлаганнар... Тота алмагач, алар, алҗап, куудан туктаганнар. Зур кешеләрнең аны тота алмаганнарына бик сөенгән Иркенҗитез. 
Җәй айлары шулай уен белән мавыгып үтеп тә киткән. Йомран малай салкын көз килеп җиткәнен сизми дә калган.
Беркөнне әти-әнисе әйткән сүзләр келт итеп исенә килеп төшкән. «Улым, үсәсең. Эшкә кечкенәдән өйрәнергә кирәк. Эш белсәң, үскәч җиңел булыр». — дип, үзенә аерым өй дә ясап биргән булганнар икән. 
«Аны ничек жылытырга? Ничек итеп кышка азык әзерләргә?» — дип, ниһаять, бик борчыла башлаган йомран малае. Чөнки уеннан башка берни дә белмәгән икән ул.
Ярый әле, дус-туганнары, әти-әнисе бар. Алар ярдәмгә килгәннәр. Зур үскән Иркенҗитезгә өй эчен кышка әзерләшкәннәр, күп итеп төрледән-төрле азык запаслары китереп тә биргәннәр. «Хәзер дә соң түгел, эшкә өйрәнеп кал. Тиздән үзеңнең дә гаиләң булыр бит», — дип орышып та алганнар. 
Йомран малай барысына да ярдәмнәре өчен зур рәхмәтен әйткән. «Мин киләчәктә иң җитез уенчы гына түгел, иң җаваплы әти, иң тырыш эшче булырмын», — дип сүз биргән.
Шул көннән башлап, Иркенҗитез тырышып эшләгән, эштә дә, уендагы кебек җитезлеген, уңган-булганлыгын күрсәтә башлаган. Барысын да вакытында, җиренә җиткереп эшләп бара башлаган.
Шулай итеп, йомран малае Иркенҗитез турында әкиятем тәмам. Үскәч кыен хәлдә каласыгыз килмәсә, сез дә кечкенәдән үк эшкә өйрәнеп үсегез, дусларым.

Эльвина Вәкилова, Актаныш, 1нче урта мәктәп, 5Т сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев