Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Йомгак (әкият)

Йомгак тик ятудан туйган, хуҗабикәсен эзләп ишегалдына, ишегалдыннан урамга чыккан.

Хуҗабикә җеп эрләгән һәм аны йомгакка урап куйган, ә үзе бу турыда оныткан. Йомгак тик ятудан туйган, үзе турында хуҗабикәсенең исенә төшермәкче булган. Ә бу вакытта хуҗабикә урманга җиләк җыярга киткән булган. Йомгак хуҗабикәсен эзләп ишегалдына, ишегалдыннан урамга чыккан, ә урамнан урманга тәгәрәгән. Аны күреп, бала-чага куанышкан.

Тәгәри китте йомгагым,
Нәрсә уйлап киткәндер, – дип кулларын чәбәкләп сикерергә тотынганнар.

Йомгак та хуҗабикәсен онытып алар белән сикерә-сикерә уйный башлаган. Сикергән саен сүтелгән, сүтелгән саен кечерәйгән. Сүтелеп тә беткән булыр иде, балалар аны кире урап куйганнар һәм шулай кичкә кадәр уйнаганнар болар.

Менә хуҗабикә кәрзинен тутырып җиләк җыеп кайтырга чыккан. Авылга кергәч, урамда балалар белән сикер-сикерә уйнаган йомгагын күргән.

— Минем йомгак түгелме соң бу? — дип гаҗәпләнгән. — Тик ятып туйгансыңдыр шул. Бер дә тик торырга яратмагач, оекбаш бәйлим әле үзеңнән, кышкы салкыннарда аякны җылытырсың, үзең дә тик ятмассың, — дигән һәм оекбаш бәйләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев