Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Иң тугры китап (әкият)

Китапханәгә яңа, матур киштә кайткач, китаплар арасында бәхәс чыкты: «Кайсыбыз анда куелырга лаеклы?» — дип.

Китапханәгә яңа, матур киштә кайткач, китаплар арасында бәхәс чыкты: «Кайсыбыз анда куелырга лаеклы?» — дип. Чөнки киштә, чыннан да, шундый да гаҗәеп күркәм, менә дигән итеп эшләнгән, ди. Җитмәсә әле, үзен, һәр кергән кешегә дә күренерлек итеп, бүлмәнең иң түренә дә элгәннәр, ди. Дөрестән дә, яңа киштәдә урын алу һәр китапка зур дәрәҗә булыр иде. Кызганыч, анда күп китап сыймаячак икән шул.

— Әйдәгез, болай итик. Кайсыбыз эчтәлек ягыннан иң кызыгы, камиле, күбрәк укылган — шул арны сайлап алыйк. Беренче чиратта, китапханәбез күрке алар ич! Күп укылганнар ихтирамга чиксез лаеклы. Урыннары да мәртәбәле урында булсын! — диде матур тышлы, калын олпат китап, алга чыгып.

— Ә без кайсыбызның күпме укылуын каян белик? — диеште аңа каршы калганнары.
Олпат китапның моңа да җавабы әзер:

— Кайсыбыз күбрәк таушалган, шул күбрәк укылган була инде! — диде ул горур гына, үзенең шундый да акыллы киңәш бирүеннән канәгать калып.

Һәм китаплар бик-бик ерткаланып, сызгаланып, пычранып беткән бер китапны шундук араларыннан сайлап та алдылар.

— Иң таушалганы син, димәк, иң күп укылганы да син! — дип, җиңүче итеп аны билгеләделәр.

Әмма теге китап, һәммәсен дә аптырашта калдырып:
— Ашыкмагыз әле… — ди. — Фикерегез дөрес түгел. Битләрем балалар үтә дә яратып укыганга шулай теткәләнеп беткән, дип уйлап ифрат ялгышасыз. Күп укылганга да шулай таушалган бу, диеп хаталанасыз. Мондый хәлгә мине тәртипсез бер малай җиткерде. Бер генә мәртәбә укырга дип алды мине һәм туп урынына типкәләде-очырды, футбол уйнады. Теләсә кая ыргытып кадерсезләде. Рәсемнәремне сызып, бозып, буяп бетерде. Дусларым, берегезгә дә мин кичергәнне кичерергә, минем хәлдә калырга язмасын.
һәм мескен китап үз ишләренә башыннан үткәннәрне, моң-зарларын бәйнә-бәйнә сөйләп бирүгә, аңа кушылып, башка күп кенә китаплар да:

— Мине дә шулай рәнҗеттеләр…
— Мине дә… — дип уфтанышты.

Бераз тынычлангач, теге таушалып-теткәләнеп беткән китап янә сүз алды: — һәрберегез дә, мөгаен, үзенең ничә мәртәбә укырга алынуын санап, укылу-укылмавын барлап бара торгандыр. Шуның исәбен алыйк та лаеклыларны билгеләп куйыйк, — диде ул, киңәшен биреп.

Ни гаҗәп! Исәп-хисап ясалганнан соң, «иң күп укылган китап» дип сайланганга карасалар, ни күрсеннәр — аның тышлыгы ап-ак кәгазь белән тышланган, битләре дә бөкләнмәгән-тапланмаган, рәсемнәре дә сызгаланмаган-бозгаланмаган иде. Әле хәтта, укылган урынын билгеләп барыр өчен, бит арасына тасма да кыстырып куелган.

— Килеш-килбәтебезнең пөхтәлеге, җыйнаклыгы укучыларыбыз ихтыярында икән. Әнә күрәсез, күп укылып та, чип-чиста булып калуыбыз бар. Ә кайбер юньсезләрнең кулына бер генә эләгеп тә, таушалып, ерткаланып, теткәләнеп бетүебез ихтимал икән! — диеште китаплар, үз ачышларына таң калып.

Иң күп укылган китапларны сайлап алганнан соң, җыелганнарга беразга таралышмаска кушып, олпат китап болай диде:

— Җәмәгать, менә бу таушалган китап, хакыйкатьне ачмаса, иң күп укылучы китап — мин, дип, теләсә, һичшиксез, киштәбез түренә беренче булып менеп кунаклый ала иде. Ә ул мин-минләнмәде, дөреслекне яшереп, дәрәҗәле урын алырга омтылмады. Хаклыкны өстен күрде. Алдашмавы, дөреслекне ихтирам иткәне өчен без дә аны зурлыйк, аңарга «Иң тугры китап» дигән дәрәҗәле исем бирик. Аны, олылап, туры сүзлеләрне, ялган сөйләмәүчеләрне генә хөрмәт итүебезне белдереп, күп укылучы китаплар янына урнаштырыйк!

Башкалар да аның сүзен хуплап кул чапты:
— Тугры китап, үзең дә күрәсең һәммә китапларның да бу тәкъдимне ничек кабул итүен. Бу исем, чыннан да, җисемеңә шундый да туры килә. Син ихластан олы хөрмәткә лаек! Шуңа күрә урының да һәрчак түрдә булсын! Китапханәбезгә кайтачак һәр яңа китапка да сине күрсәтеп, үзеңне олыларбыз! Синнән үрнәк алырга өндәрбез!
Олпат китапның сүзе тәмамлануга, һәммә китаплар да иң таушалган китапны уратып алып, аның кулын кысты. Аны ихластан хөрмәт итүләрен белдерде.

— Пычранып, теткәләнеп беткән килеш тә, китап кадерен белмәүче малай-кызларга гыйбрәт булсын өчен, күп укылган, дәрәҗәле китаплар яныннан урын алырга мин каршы түгел. Безне ерткаламаска, таушалдырмаска, бары тик укыр өчен генә кулга алырга кирәклеген искәртеп торыр өчен. Бәлки әле, мине кыерсыткан теге малай да китапханәбезнең ишеген ачып керер, үзенең ни кылганын күреп оялыр-кызарыр, китап кадерен белергә өйрәнер, — диде китап, хөрмәтләүләре өчен янындагы-ларга ихластан рәхмәт әйтеп.

Һәм, чыннан да, иң күп укылучы дәрәҗәле берничә китап белән әлеге Иң тугры китап та, тәртипсезләргә, китап кадерен белмәүчеләргә гыйбрәт булсын өчен, бүгенге көндә дә матур киштәдә тора, ди!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев