Ике алдакчы
Португал халык әкияте.
Яшәгән, ди, абыйлы-энеле ике ярлы егет. Эшләп-эшләп тә мантый алмагач, кеше алдап гомер итәргә булганнар болар.
— Әйдә, авылдан-авылга йөрибез. Мин халыкка ялган сүз сөйлим, ә син арттан җөпләп барырсың, — дигән абыйсы энесенә.
Җыенып, юлга чыккан болар. Абый кеше урамга килеп керүгә үк: «Күрше авылда могҗиза булды! Беләсегез килсә, акча бирегез, сөйлим!» — дип кычкыра башлаган. Моны ишетеп, халык җыелган.
— Күрше авылда җиде куллы бала туды! — дип, серле тавыш белән дәвам иткән алдакчы.
Беркатлы кешеләр моңа акча биргәннәр, ә кайберләре ышанмыйча карап тора икән. Шулчак урам башыннан алдакчының энесе күренгән. Авыл кешеләре, берсеннән берсе уздырып, моннан теге могҗиза турында сорашырга тотынганнар.
— Юк, җиде куллы бала күрмәдем мин... Әмма берәүләрнең ишегалдындагы бауда җиде җиңле бәби күлмәге эленеп тора иде... Шул булса гына инде... — дигән яшь алдакчы.
— Димәк, дөрес инде,— дип шаулашкан халык, Һәм кешеләр берәм-берәм алдакчының кесәсенә акча сала башлаганнар.
Ул арада моның абыйсы күрше авылга җитеп, андагы халыкка кемнеңдер нарат башында тегермән коруы хакында сөйләп тора икән инде... Авыл халкы шаккатып, авыз ачып тыңлагач, ул, кесәсенә акча тутырып, ары киткән. Икеләнүчеләр, ышанмаучылар да булган, билгеле. Ул арада энекәше авылга килеп кергән.
— Ә син нарат башындагы тегермәнне күрдеңме? — дип сораганнар аннан.
— Тегермән күрмәдем, әмма бер агай агач башыннан он капчыгы күтәреп төшә иде,— дип, сүзгә кушылган егет.
— Димәк, дөрес булып чыга инде, — дип сөенгән авыл кешеләре һәм берәм-берәм алдакчының кесәсенә акча сала башлаганнар.
Агайлы-энеле ике алдакчы әле һаман авыл саен йөреп әкият сөйли, ә халык рәхәтләнеп аларны тыңлый, ди.
Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt
Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев