Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Яз һәм Кыш (әкият)

Өч ай буе табигатьтә Кыш хакимлек иткәннән соң, аңа алмашка матур күлмәк кигән Яз килгән.

Өч ай буе табигатьтә Кыш хакимлек иткәннән соң, аңа алмашка матур күлмәк кигән Яз килгән. Ул кош-кортларны, урманны, җәнлекләрне бик сагынганга, озак вакыт өйдә утырудан туйганга, тизрәк эшкә тотынган. Иң беренче итеп, каралган кояшның тузаннарын сөрткән. Кояш сөенеченнән елмаеп җибәргән һәм шул елмаюдан кар эри башлаган, җәнлекләрнең кәефләре күтәрелгән. Алар үзләренең өйләрен җыештыра башлаган.

Язның килүен сизеп, умырзая чәчәкләре кар астыннан баш калкыткан. Алар күренүгә, урман тагын да ямьләнеп киткән. Аю, керпе, еланнар кышкы йокыларыннан уянган. Җылы яклардан кошлар кайткан, алар шат җырларын тирә-юньгә тараткан.

Язны барысы да шатланып каршы алганны күргәч, Кышның ачуы чыккан. Ул Яздан бик көнләшкән. “Сез шулаймыни әле? Мине яратмыйсызмыни?” дип, дулый башлаган. Табигатьтә күз ачкысыз буран башланган. Җәнлекләр тизрәк ояларына кереп качкан, кошлар түбә асларына, агач ботакларына сыенган.

Салкын җилләр искәч, күп итеп кар яугач, Язга салкын тигән. Ул өенә кереп бикләнгән. Яз булмагач, җәнлекләрнең дә, кош-кортларның да, хәтта кояшның да кәефе төшкән. Тиен балалары елап ук җибәргән. Шуннан соң җәнлекләр Кыш белән сөйләшергә булганнар. “Нишләп алай Язны куркыттың? Хәтта  салкын тидердең?” дип сорагач, Кыш болай дигән:

- Сез мине яратмыйсыз. Әнә Яз килгәч ничек сөендегез! Урамнарга чыгып биешә, чыркылдаша, бер-берегезне котлый башладыгыз. Мин үземне ялгыз итеп тойдым. Шуңа нык ачуландым.

- Без сине дә бик яратабыз бит, Кыш афәнде. Исеңә төшер әле: син килгәч, ап-ак кар явуын күреп, без тизрәк урамга чыктык. Кар өстендә эзләребезне калдырып, сөенеп йөрдек. Кыш буе кар бабай ясадык, таудан шудык, кар атышлы уйнадык. Куян син бүләк иткән ап-ак тунын күрсәтеп, мактанып та йөрде әле. Яңа ел бәйрәменә чыршы бизәдек, әйлән-бәйлән уйнадык. Күрәсеңме, безгә синең белән дә бик күңелле иде. Әмма һәр нәрсәнең үз вакыты була. Һәркем төрлелекне ярата. Хәзер безнең кояш нурларыннан җылынасы, агачларның яфрак яруын күрәсе килә. Өстәвенә, азыкларыбыз да бетеп килә. Яңаларын табу өчен Язның килүе кирәк. Ә Көздән соң без сине тагын көтеп торырбыз, - дигәннәр җәнлекләр.

Бу сүзләрдән күңеле булган Кыш Язның өенә барып гафу үтенгән. Аңа тәмле чәй ясап эчерткән. Һәм саубуллашып китеп барган.

Шуннан соң Яз терелеп янәдән эшкә тотынган.


 

Дания Нәгыйм (Дания Нурулла кызы Галәветдинова) 1991 елның 7 маенда Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылында дөньяга килә. Гомуми урта мәктәпне тәмамлагач, 2009-2011 елларда Казан сәүдә-икътисад техникумында икътисад бүлегендә белем ала. Аннары читтән торып Казан кооперация институтында укый.

Дания беренче шигырьләрен 2 сыйныфта укыганда ук яза. Мәкалә һәм шигырьләре төрле басмаларда дөнья күрә.

Д.Нәгыйм әдәби бәйгеләр лауреаты. 2021 елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, “Галәм агачының яфрагы мин” (2015), “Бөртекләп җыелган гомер” (2018) китаплары авторы.

Ул “Идел” яшьләр үзәгендә яшьләр эшләре буенча белгеч, аннан соң “Шәһри Казан” газетасында журналист булып эшли. Бүгенге көндә вакытын гаиләсенә һәм иҗатка багышларга тырыша. Казанда яши.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев