Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Яшәү тәме (әкият)

Яшәү тәменнән дә татлырак тагын нәрсә бар икән?

Керфегенә таң нурлары орынуга, көмешсу таҗларын турайтып, карашы белән Кояшны иркәләп алды ул. Тагы да берәрсе шулай шатлана белә микән бу илаһи назга? Булдыра алса кочып ук алыр иде Ромашка Кояшны үзенең нәфис таҗлары белән.

Шук Җил, уйнап-шаярып, юл кырыендагы таш астына очыртып төшереп җибәргән көннән соң, орлык чагында ук башланды аның михнәтләре. Хәер, Җилне дә гаепләп булмый. Бәлки, ул уйламагандыр да аны таш астында калдырырга. Мөгаен, үзе дә үкенгәндер әле, аннан аерылгач. Бәлки әле, эзләп тә карагандыр... 

Талпына-талпына хозур хисләр дулкынында иркәләнүе, тибрәлә-тибрәлә табигать кочагында йөзүе нинди ләззәт иде аның өчен! Кем уйлаган таш әсирлегенә эләгер дип. Ә менә каты бәгырьнең, кармагына бер эләктергәч, тиз генә ычкындырасы килмәде. Үзе үҗәт булмаса, мәңге котыла алмас иде ул караңгылык пулатыннан...

Ромашка, шытып чыгуга, сабагын турайтасы килеп киерелгән иде, башы белән шып итеп ниндидер каты әйбергә бәрелде. Чү, нәрсә бу? Тирә-ягына күз сирпеп алды. Әти-әниләре, туган-тумачалары кояш нурлары астында иркәләнеп, җир өстендә яшиләр иде. Ә биредә кап-караңгы. Әйе бит әле! Җил белән уйнап-шаярып очып йөргән чагында таш астына эләкте бит әле. Димәк, шушы караңгы бушлык аның яшәү урыны булачак. Ярый әле таш кырыенда кечерәк кенә бер куышчык бар. Ичмасам, шуннан яктылыкны тоеп, җир өстен күзәтеп, тормыш шавын ишетеп, азмы-күпме күңелен юатыр, яшәешен матурлатыр.

Ә бер кичне... Яңгырдан соң янындагы әлеге куышчыкның зурайганнан-зурая баруын күреп и сөенде, и сөенде Ромашка! Менә бит ул коткаручы, менә бит ул яшәү чыганагы. Шул көннән башлап аның өчен яңгырдан да кадерлерәк, яңгырдан да кодрәтлерәк берни дә юктыр сыман тоелды. Караңгылык әсирлегеннән аны бары шушы тамчылар гына азат итә алачак, һәм Ромашка, таңны каршылаганда да, йокларга ятканда да, бөтен барлыгы белән бары тик яңгыр явуын гына теләде. Куыш зурайган саен, ул да шул яккарак тырматырга тырышты. Ә инде җир өстенә башын калкыткан көнне шатланганы... Менә кайда ул бәхет! Бер тутырып саф һава сулавы үзе ни тора. һай рәхәт, бик рәхәт икән җир өстендә яшәүләре! Шул чагында туган хисләрен бернинди сүз белән дә аңлата алмас иде, мөгаен. Караңгылык афәтеннән котылу көне аның икенче туган көне булды.

Әйе, туган-тумачаларыннан, дус-ишләреннән үзгә юл читендә япа-ялгыз үсеп утыруы гына бераз ямансулата иде аны. Ялгыз дип... Әнә ерак та түгел, каен агачлары арасында, нинди генә чәчәкләр юк. Сирәк-мирәк аңа охшаганнары да күренгәли. Юлның икенче ягында арыш басуы. Ә анда күкчәчәкләр патшалыгы. Башка чәчәкләрдән ерактарак үскәнгә, Ромашка алар белән сөйләшә алмый алуын... Әмма шулай да җиләс көннәрдә тегеләрнең гәп-әңгәмәләрен тыңлый. Юк, ялгыз дип әйтә алмый Ромашка үзен. Бал кортларының, күбәләкләрнең чәчәгенә кунып ял итүе — үзе ләззәт. Рәхәт, чыннан да, гаҗәеп рәхәт икән лә җир өстендә хозурланып үсүләре, кояш нурларында иркәләнүе. Яшәү тәменнән дә татлырак тагын нәрсә бар икән?

Мәгәр...
Үзен җир йөзенә чыгарган, дөньяны күрсәткән куышның иркенәя-киңәя баруы гына берзаман уйланырга мәҗбүр итте Ромашканы. Яңгыр яуган саен, куыш җәенкеләнә бара түгелме соң? Ул шулай зураер-зураер да... янындагы явыз таш төпкә үк төшеп ятар. Ә аның тамырлары? Менә ни сәбәпле яңгыр яуган саен куышның киңәя баруы бераз күңелен кыбырсыта. Ирек бүләк иткән тамчыларның һәлакәт, аяныч алып килүләре дә ихтимал лабаса...
...Яшәү белән үлем арасында гомер кичерү авыр, га ять авыр икән. Җан өши, күңел сыкрый. Шуңа да ул хәзер яңгырны өнәп бетерми. Шуңа да ул көн саен Кояш елмаюын түземсезлек белән көтеп ала. Әгәр хәленнән килсә, болытларны бу якларга бөтенләй дә китертмәс иде Ромашка. Юк, алай да ярамый, һавасыз яшәп булмаган кебек, сусыз да яшәп булмый. Аның өчен, ихтимал, таң чыклары да җитәр иде җитүен. Әмма дөньяда бит бер ул гына түгел. Ә агачлар, куаклар, зуррак чәчәкләр нишләргә тиеш?
Арыш басуы ягында үсеп утыручы кыңгырау чәчәкләрнең чырык-чырык көлүе аны сискәндереп җибәрде.
— Кара инде, кара теге ак таҗга. Ничек кәпрәйгән. Белми үзенең кәкре-бөкре икәнен.
— Әкренрәк, ишетеп калуы бар. Ни дисәң дә, җан иясе лә...
— Ишетә бирсен. Бу шөкәтсез урынында булсам, үләннәр арасыннан башымны чыгарырга да оялыр идем. Ә ул кукрайган! Аерчаларына гына кара инде. Берсе озын, берсе кыска. Ә буй-сыны? Нәзек сыйрак. Катырак җил иссә дә сыначак бит сабагы. Тирә-ягыбызны шөкәтсез ләп тормаса шунда.
— Җүләр! Киресенчә. Аның ямьсезлеген күреп, әнә ничек хозурланып карый безгә башкалар, тирә-яктагылар.
Бигрәк матурлар шул кыңгыраулар... Зәңгәр калфакларына кемнәр генә сокланмый икән. Җил уңаена чайкала-чайкала зеңгелдәп җырлаулары гына да ни тора. Әйдә, көлә бирсеннәр. Үзен хурлап гәпләшүләрне аз ишетмәде лә ул. Матурлыктамыни хикмәт?!
...Иреккә чыгу өчен көрәшеп бик күп, бик күп вакыты үтте шул Ромашканың. Сабагы да шунда зәгыйфьләнде. Ул җир өстенә калыкканда, башка чәчәкләр күптәннән җитлегеп, тулышып җиткәннәр — һәрберсе калфаклары белән мактана алырлык иде инде. Ә аның таҗ яфракчыклары менә хәзер дә көчкә-көчкә күренеп килә. Шул килеш калсалар да ярый ла аңа... Теге каһәр куыш кына зураймасын да, таш кына сабагын сытмасын-сындырмасын.
Шулай Кояш нурларына сөенеп, яңгыр яуган саен көенеп, көз якынлашканын сизми дә калды Ромашка.

Әмма беркөнне...
Шаян Җил, бер Орлыкны очырта-очырта уйнатып, аның тирәсендә бөтерелә башламасынмы! Йа Ходаем!.. Ромашка җәһәт кенә теге коточкыч упкынга (бу минутта янындагы куыш аның өчен упкын иде) күз сирпеп алды да җаны-тәне белән Орлыкны күзәтә башлады. Ә теге бичара, берни дә сизмичә, Җил белән шаяра-узыша куышып уйнап йөри...
— Җилкәем, зинһар, алып кит бу бахырны янымнан ераккарак! Кабатлатма минем язмышымны!..

Юк шул, аңламый Җил, аңламый аның үтенечен. Киресенчә, үчекләгәндәй, Орлыкны һаман да якынгарак куа. һәм теге мескен менә-менә тәгәрәп тишеккә төшеп китәчәк бер мизгелдә Ромашка, бар дөньясын онытып, алга талпынды, яфраклары белән аңа аркылы төште — куышның авызын капылт каплады. Ә шаян Җил, шуны гына көткәндәй, бәләкәчне калдырып, уйнаклый-уйнаклый, үз юлы белән китеп тә барды.

Инде нишләргә, ничек кенә итеп янындагы Орлыкны һәлакәттән коткарып калырга? Әгәр дә шаян Җил аз гына сыйпап үтсә дә, яңгыр явып китсә дә, балакайны аның язмышы көтә. Әйе, бәлки, ул да, үзенә юл табып, җир өстенә чыга алыр. Ул да шулай, Кояш нурлары иркәләвенә хозурланып, җир өстендә яшәвенә сөенеп, таң атуын көтеп алыр. Ә киләчәк буын...

Моңа кадәр Ромашка бу турыда уйламаска тырышты. Эх, шушы каһәр төшкән таш булмаса... Ул да күпме орлыкларга яшәү бүләк иткән булыр иде. Аның да кызлары, уллары булыр иде...

Юк! Орлыкка ул үз язмышын һич кенә дә кабатлатмаска тиеш. Хәзергә белми шул бәләкәч үзен нинди фаҗига көткәнен. Кояш нурлары астында кызынып, гамьсез генә ята бирә.
Шушы таш булмаса!.. Көченнән килсә, күптәннән тамырлары белән күтәреп ыргытыр иде аны Ромашка. Булдыра алмый шул...

Эһ, нишләргә соң, нишләргә?.. Йөрәге ачыргаланып сыкрый... Яңгыр да күбрәк яумады шунда. Ул чагында таш бушлыкны тәгаен каплаган булыр иде. Ә үзең?.. Әйе, тишек томалануга, аның гомере өзеләчәк! Яшәү тәмен татып караганнан соң дөнья белән хушлашса да ярар иде дә. Ә хәзер ничек тә бу Орлыкны бәхетсезлектән саклап калырга кирәк. Балалары, киләчәк буын өчен. Ничек кенә, ничек кенә арындырырга соң хәтәр чарасызлыктан үзен? Бәлки, яфраклары белән Орлыкны ераккарак шудыра алыр. Юк шул, аңламый аны сабый. Кымшанмый да. Ә бәлки... Чәчәгенә кунган Күбәләк белән ныграк тибрәлсә? Чыннан да, шул куәттән талпынып, бәлки, Орлыкны читкәрәк тәгәрәтеп булыр. Ә сабагы сынса?.. Шушындый вакытта үзе турында уйлый түгелме соң? Их сине!..
Ромашка чәчәгенә Күбәләк утырганын гына көтеп алды да, бөтен көчен туплап, тибрәлгән куәткә Орлыкны таҗы белән ераккарак сыпырып җибәрде. Тик сабагы нечкә, хәйран нечкә иде шул. Кискен хәрәкәттән шарт итте. һәм Ромашка таш янындагы куыш авызын капылт каплады.

— Кара әле, кара. Теге карачкыны Җил, ниһаять, арабыздан алды!
— Әйе шул. Таҗы белән көз җиткәч тә кукраеп утыра иде. Кысыр мәлгунь!
Кысыр... Гүзәл чәчәкләр, кыңгыраулар... Юк, ул кысыр түгел. Ул да кемнәргәдер яшәү бүләк итте.

Аның этеп җибәрүеннән тәгәрәп киткән Орлыкны Җилнең ераккарак очыртып алып китүен күреп, Ромашка соңгы кабат Кояшка елмаеп карады. Нинди татлы яшәү тәме!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев