Яңгыр яуган төндә
Төрекмән халык әкияте.
Яхшы киемнәр киенгән берничә кеше байга кунакка бара икән. Кәминә боларны күреп алган да артларыннан ияреп киткән. «Бу сәләмәләрең белән кая бармак буласың? Безнең дәрәҗәне төшереп, кеше көлдереп йөрмә!» — дип, аны байның ишеге төбеннән төрткәләп куып җибәргәннәр.
Йорты-җире, сыеныр урыны булмаган Кәминә урам уртасында басып калган. Озак уйлап тормыйча, ул каршыдагы фәкыйрь генә йортның ишеген шакыган. «Рәхим ит! Түрдән уз!— дип каршы алганнар аны.— Сыйларга сыебыз булмаса да, күңелебез киң, урыныбыз иркен...» «Төн кундырып чыгарсагыз, мең рәхмәт!» — дигән Кәминә. Шул арада хуҗа хатынының казан тирәсендә кайнашуын күреп алган. Үзе казанны болгата, ә аш китерергә җыенганы сизелми икән моның. Балалар еламсырап йөр-гәннәр-йөргәннәр дә йокларга ятканнар. Кәминә түзмәгән, хуҗага сүз каткан. «И кунак, син безнең иң авырткан җиргә кагылдың,— дигән хуҗа.— Алар ашарга сорый, ә безнең бер бөртек ризыгыбыз да юк. Кич җитте исә, мин казанга су белән таш салам, хатыным шуны болгатып тора. Аннары сабыйларны: «Ятыгыз сез, аш пешүгә уятырмын»,— дип алдый-алдый йоклатам».
Бу сүзләрне ишеткәч, Кәминәнең йөрәгенә кан саугандай була. Өйдәгеләр йокыга талгач, ул әкрен генә урамга чыга да байның бер сарыгын җитәкләп алып килә. Аны тиз генә суеп, хуҗа хатынына кертеп бирә. «Менә, сеңлем, балаларыңа пешереп ашат»,— ди ул аңа. Балалар тамакларын туйдырып йокларга яткач, ул комган ала да түбәдәге тишектән алар өстенә су чәчрәтә башлый. «Яңгыр ява»,— дип пышылдаша-пышылдаша, балалар йокыга киткәннәрен сизми дә калалар.
Иртән байга бер сарыгы югалганын җиткерәләр. «Теге хәерче эше бу»,— ди ул һәм Кәминә кунган йортка таба китә. Өй янында уйнап йөргән балалардан; «Ит ашадыгызмы?» — дип сорый. «Ашадык!»— дип чатлатып җавап бирә балаларның иң кечесе. «Кайчан?» — дип сорый бай. «Яңгыр яуган төнне». «Соңгы тапкыр моннан ярты ел элек, яз көне яуган иде яңгыр»,— дип уйлый бай һәм урам буйлап югалган сарыгын эзләп китә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев