Гүзәл кыз һәм бәрәңге хакында әкият
Бәрәңгене патшалар ризыгы дип юкка гына әйтмәгәннәр, күрәсең...
Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер патша. Ул әле яшь, дәртле булган, кыз ярәшеп, хатын алып, бәхетле, тигез гомер итеп яшәргә уйлаган. Үзенә гомер юлдашы итеп дөньядагы иң чибәр кызны алырга теләгән ул. Төрле тарафларга илчеләр юллаган, хәбәрләр җибәргән. Бик озак эзләткән булачак хатынын. Юк, һич кенә дә табалмыйлар, ди, аңа иң чибәр кызны.
Беркөнне патша төш күргән. Төшенә бер изге карт кергән. Патша аннан: «И изгеләрнең изгесе! Иң чибәр кызның кайда икәнен әйтче!» — дип сораган. Тегесе әйткән: «Сиңа тиешле чибәр кыз сараеңның иң тирән базында яши, үзең барып тап, бүтән беркемне дә ияртмә», — дигән.
Патша җентекләбрәк сорашырга өлгерми калган, уянып киткән. Баштарак ул күргән төшен начарга юраган. Аны онытырга теләгән. Әмма һич кенә дә оныта алмаган...
Мин патша дип тормаган, бердәнбер көнне, тәвәккәлләп, үз сараеның идән астына төшеп киткән. Баздан базга күчә-күчә, озак йөргән ул. Караңгы бүлмәләр буйлап йөри торгач, кулындагы чыралары да янып беткән. Юлдан язып, тәмам адашкан бу. Ходайга да ялварып, рух-ияләр дә чакырып караган, ярдәм итүче генә табылмаган. Ниһаять, бер почмакка бөрешеп утырган да күзләрен йомган. Хәлсезлектән, ачлыктан һәм чарасызлыктан нишләргә белмичә җан бирергә әзерләнгән. Ара-тирә генә ыңгырашып, аваз биреп куя икән...
...Сарай ашханәсендә бер пешекче хезмәт иткән. Аның бер кызы булган. Хезмәтчеләргә бала асрарга ярамаганлыктан, пешекче үз кызын беркемгә күрсәтмичә асраган. Иң тирән, иң ерак базларның берсендә чыра яктысында яшәгән ул кыз. Бөтен ашаганы мичкә тәгәрәтелгән бәрәңге белән ипи кыерчыгы булган. Сирәк кенә кояш яктысына чыгып, абзардагы бәрәннәр белән уйный икән. Инде үсеп балигъ булган бу кызый хакында патша берни дә белмәгән, әлбәттә. Әмма беркөнне аларның язмыш юллары очрашкан.
...Үләргә әзерләнеп беткән патшаны, хәлсез генә ыңгырашуы буенча, пешекче кызы килеп тапкан. Тапкан да үзенең караңгы бүлмәсенә алып кергән. Су эчерткән, тәрбияләгән, мичтән генә төшкән җылы бәрәңге биргән. Диварлардан тамып җыелган тынчу су патшага иң затлы шәраблардан да татлырак, ә кабыклы бәрәңге иң асыл ризыклардан да тәмлерәк булып тоелган. Йөзе дә ачык беленмәгән кыз исә аңа гүзәлләрнең гүзәле булып күренгән, һәм ул шунда ук кызның кулын сораган. «Миңа кияүгә чык», — дигән.
Патшага хәл кергәч, кыз аны өстәге сарай залларына алын менгән. Патша исә һәрбер очраган кешене: «Менә минем булачак хатыным, җир йөзендәге иң гүзәл зат шушы була инде, таныш булыгыз», — дип таныштырган.
Зур туй ясаганнар. Туй өстәленә иң татлы ризык итеп кайсы тәгам куелган дисезме? Мичтә тәгәрәтеп пешерелгән кабыклы бәрәңге! Бәрәңгене патшалар ризыгы дип юкка гына әйтмәгәннәр, күрәсең...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев