Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Эшләмәгән ашамый

Корольнең бик тә чибәр бердәнбер кызы булган, ди. Әмма ул гаҗәеп ялкау икән.

Серб халык әкияте.

Корольнең бик тә чибәр бердәнбер кызы булган, ди. Әмма ул гаҗәеп ялкау: көннәр буе көзге каршында бөтерелүдән башканы белми икән.

Менә кызны кияүгә бирер вакыт та җиткән. Король: «Кем дә кем өч ел эчендә кызымны эшкә өйрәтә, аны шуңа кияүгә бирәм», — дип хәбәр салган. Көннәр үткән, айлар үткән, әмма король сараена кыз сорап килүче күренмәгән. Башка чарасы калмагач, король үзенең яраннарын кызына кияү эзләргә чыгарып җибәргән. Юлда боларга сигез үгез җигеп җир сөрүче егет очраган. Егеткә, тиз генә җыенып, король сараена барырга кушканнар. Нишләсен егет, курка-курка гына сарайга юл тоткан. Король аны хөрмәтләп каршы алган, эшнең нәрсәдә икәнен тәфсилләп аңлаткан. Егет кызны өч елда эшкә өйрәтергә вәгъдә биреп, үзе белән алып киткән. Шундый чибәр кызны ияртеп кайтуын күргәч, әнисе сөенеп бетә алмаган.

Икенче көнне иртән егет үгезләрен җигеп, җир сукаларга киткән, ә әнисенә ялкау кызга эш кушмаска әйтеп калдырган. Кич басудан кайтып, ашарга утыргач, әнисеннән ул:
— Бүген кем нәрсә эшләде? — дип сораган.
— Син җир сукаладың, мин өй җыештырдым, ашарга пешердем, — дигән аңа әнисе.
— Әйдәгез, кем эшләгән, шул өстәл янына ашарга утырсын,— дигән егет.

Король кызының, билгеле инде, моңа ачуы чыккан. Ул, үпкәләп, ач килеш йокларга яткан. Икенче көнне дә шул хәл кабатланган. Ә өченче көнне кыз егетнең әнисенә әкрен генә:
— Бу өйдә миңа да берәр эш юкмы? — дип сүз каткан. Әни кеше аңа, утын алып кереп, мич ягарга кушкан. Кичен тагын өстәл янына җыелганнар.
— Әни, бүген кем нәрсә эшләде? — дигән егет. — Өчебез дә эшләдек, — дип елмайган әни кеше.
— Алайса, өчебез дә ашыйбыз инде.

Шулай итеп, алар беренче мәртәбә бергә утырып ашаганнар. Әкрен-әкрен генә король кызы эшкә өйрәнеп, кул астына керә башлаган.
Король өч елдан кызының хәлен белергә килсә, аның җир җимертеп эшләгәнен күреп шаккаткан.

— Ничек болай эшкә өйрәндең син? — дип сораган ул кызыннан.
— Ә бездә тәртип шундый: кем эшләми, шул ашамый,— дип җавап биргән аңа кызы. — Әгәр безнең белән бергә ашыйсың килсә, бар, утын ярып кер, әти!
Король сөенеченнән егеткә үзенең ярты биләмәсен бүләк иткән. Егет белән кыз гөрләтеп туй ясаганнар. Ә король исә шул көнне бөтен илгә «Кем эшләми, шул ашамый!» дигән фәрман тараткан, ди.

Ләйсән Галиуллина рәсеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев