Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Дию кызлары (әкият)

Самат батыр бал кортлары белән бергә Дию патшасына каршы көрәшкә китә...

Диюләр патшасының кешеләр күреп зиһенен җуярлык гаять чибәр ике кызы булган, ди. Гүзәлкәйләр бер-берсенә ике тамчы судай охшасалар да, холыклары төрле икән. Олы кызы Саҗидә үтә усал, ачы телле, үз-үзен генә яратучы бер тәкәббер булса, кечесе Айгөл — бик нәзакәтле кыз бала, ди. Шуңа күрә дә анасы да, атасы да төпчекне яратмаган. Кирәк бит, дию нәселендә шәфкатьле зат! Кая инде, гомер булмаганны?! Ничек тә котылырга кирәк мондый да мәрхәмәтле җаннан, тәүфыйк иясеннән, дип гәпләшеп алалар да Айгөлне мәмләкәтләреннән куарга уйлыйлар. Шулай итәләр дә. Әле, җитмәсә, беркемгә дә игелек эшли алмасын, үзен күрүгә үк, һәркем өркесен, дип, аны, сихерләп, иләмсез бер кыяфәткә керткәннәр, ди болар.

Нишләсен мескен Айгөл? Кая барсын? Кешеләр арасына китәр иде — мондый ук килбәтсез йөзен күреп, алар да читкә тайпылырлар... Аптырагач-йөдәгәч, кыз бала кара урманга юл ала. Анда, агачлардан куыш ясап, җиләк-җимеш ашап көн күрә башлый.

Кыз, чыннан да, галәмәт ямьсезләнгән икән. Хәтта хайваннар да, кош-кортлар да аның яныннан ераккарак шылу ягын карыйлар, ди. Әмма бераздан, мәрхәмәтлелеген, ярдәмчеллеген, киң күңеллелеген сизеп, алар кыз белән дуслашканнар, ди, дуслашуын. Урманнар патшасы Юлбарыс та кимсетелгәнне үз канаты астына ала. Дию кызы сихерчеләр нәселеннән бит инде, шуңа күрә дә кош-кортлар телен дә, хайваннар, агачлар телен дә яхшы аңлаган, һәм ул, урмандагы дуслары белән уртак тел табып, шушында ныклап төпләнеп калырга карар кыла.

Бу урман читендә зур бер дәүләт бар икән. Аның белән хан идарә иткән. Көннәрдән бер көнне кодрәтле ханның бердәнбер улы Самат батыр төшендә бик чибәр кыз күреп, аңа гашыйк булган, ди. һәм ханзадә, ата-анасының ай-ваена да карамыйча, күңелен кузгатучы кызны эзләп сәфәр чыга. Гаять күп илләрне, җирләрне кичсә дә, күз алдында торучы сылуны һич кенә дә таба алмый илгизәр. Шулай йөри-йөри, әлеге урманга килеп чыга егетебез. Абау, котыңны алырлык нинди шөкәтсез җәнлек йөри анда? Кеше дисәң — кешегә охшамаган, җанвар дисәң — җанвар түгел! Тешләре ыржайган, күзләре ябалак күзләреннән дә болайрак. Борынын әйтеп торасы да юк, бигрәк иләмсез. Кабан дуңгызының борыны да бу хәшәрәтнекеннән матуррактыр.

Шулчак теге карачкы телгә килә:
— Курыкма, егеткәй! Йөз-кыяфәтем килбәтсез булса да, күңелем игелекле минем. Кер куышыма, эч шифалы чәемне, бөтен арыганлыкларың бетеп китәр.
Самат батыр акайган күздән өркесә дә, талчыкканлыгы үзенекен итә. Аннан кая барырга? Ничә көн инде урманны аркылыга-буйга айкаса да, сукмак кына да очратканы юк...
Хан малае, шалашка үтеп, табын янына уза. Бераздан сыйлана-сыйлана бу җан иясенең килеш-килбәтенә дә күнә төшә. Үзе бөл ай явызлык майтарырга җыенмый бугай. Ә бәлки, ярдәме дә тияр? һәм Самат, серен ачып, аның белән киңәшләшеп карарга була.

— Син сөйләгән кызның кайда яшәгәнен беләм мин. Ул, чыннан да, ифрат чибәр. Андый сылуга гашыйк булуың да чындыр. Тик ул сиңа бәхет китермәс шул, егет. Теләгеңне тормышка ашырганчы, бәлки, кире уйларсың?! Хыялыңдагы гүзәлкәйнең йөрәген кара пәрдә каплаган. Аның белән очрашып үзеңне дә, халкыңны да харап кына итәрсең.
Кая инде! «Албасты»ның сөйләп бетергәнен дә көтмичә, гашыйк-мәҗнүн китү ягын карый.

— Төшемдәге сылу белән күрешмичә, үземә тынгылык таба алмаячакмын. Көнен дә, төнен дә күз алдымда ул кара Миңлекәй. Аннан башка барыбер яшәү юк миңа! — дип, хан малае тизрәк хушлашырга ашыга.

Нишлисең бит! Җаны теләгән — елан ите ашаган, ди. Үгетләп-үгетләп тә Самат батырны күндерә алмагач, кыз атасы патшалыгына юлны өйрәтергә мәҗбүр була. Егет сурәтләгән гүзәл зат аның апасы Саҗидә лә.

Эһ, мондый да күркәм зат аны яратса икән!.. Югыйсә күрүгә үк үз итте дә соң аны Айгөл... Шулай шул, мондый да иләмсез килеш кем якын итсен аны? Ярый әле сыеннан баш тартмыйча сөйләшеп утырды. Кыз, теләсә-теләмәсә дә, юлчыны урман читенә кадәр озатып куя. Ә аннан, алай-болай адашмасын диеп, Саесканны юл күрсәтергә җибәрә.

һәм, чыннан да, өч көн, өч төн озатучысы артыннан барып, Самат батыр Дию мәмләкәтенә килеп чыга. Кызны күреп, тагын да ныграк гашыйк була. Тик бер нәрсә генә гаҗәпкә калдыра аны. Төшендә ымсындырган чибәрнең бит очында чем-кара миңе бар иде. Ә бу гүзәлнең юк! Ә болай суйган да каплаган, нәкъ үзе.

Диюләр патшасы гаять зур ил белән идарә иткән хан белән туганлашырга шатланып ризалаша. Кызы ярдәмендә, сихер юлы белән кешеләр иле ханлыгын да үз кулына төшерә алалсалар... Атасы белән егетне юк итеп, аларның дәүләтенә дә баш булып калырга икән исәпләре.

Ата диюнең ризалыгын алгач, хан малае, иленә кайтып, шау-гөр итеп туй үткәрә. Төшендә күргән сихри сылу, ниһаять, аның яры булды! Сөенүен сөенә ханзадә... Аздырмы-күптерме Саҗидә белән яшәгәннән соң, ханлыкларында афәт куба. Мәмләкәт халкы, үз ханына каршы баш күтәреп, Самат батырның атасы белән анасын да, үзен дә зинданга ябып куялар. Ә Дию пәрие кызы Саҗидәне ил башлыгы итәләр. Шулай итеп, Дию пәриенең хыялы тормышка аша — күптән кызыгып йөргән дәүләт, ниһаять, алар карамагында. Тегеләрне дар агачына астырасы гына кала...

Яман хәбәр урманда яшәүче Айгөлгә дә килеп ишетелә. Ничек кенә коткарырга күңеле түрендәге ханзадәне тоткынлыктан? Һәм кыз, урман хуҗаларын җыеп, киңәшләшеп карарга була.

— Сез минем иң кадерле, иң якын дусларым, туганнарым. Хан малаена булган хисләремне сизгәнсездер диеп уйлыйм. Үтенеп сорыйм, зинһар, коткарырга ярдәм итегез аны.
Әмәл эзләп, күп кенә баш ватканнан соң, урман патшасы Юлбарыс сукыр тычканнарның башлыгын чакырып китерергә куша. һәм аңарга барлык тычканнар белән кешеләр мәмләкәтендәге зинданга җир астыннан юл салырга әмер бирә. Аннан инде тоткыннарны бирегә алып килү ул кадәр үк авыр булмас, шәт.

Кызның егеткә булган мәхәббәтеннән көннән-көн сула барганын күргәнгә, аңа да ярдәм итәргә ниятли урман хуҗасы. Кыз бит үзенең шифалы төнәтмәләре белән күпме җәнлекләрне, кош-кортларны, агачларны төрле авырулардан дәвалап, тернәкләндереп килә. һәм Юлбарыс урманда яшәүчеләрне җыеп киңәш тота. Кызны ничек үз хәленә кайтарырга? Күл әйтә:

— Минем суымда коенса, тәнендәге сихере шунда ук юылачак. Айгөл чыгуга, суым корыячак коруын... Әмма мин мәрхәмәтле кызга ярдәм итәргә ризамын, — ди.

Аннан сүзне Алмагач ала:
— Алмамны ашаса, йөзе элеккедән дә матурланачак. Үзем шиңәчәкмен шиңүен. Шулай да мин дә ихластан бирәм җимешемне аңа.

Әңгәмәгә Сандугач та кушыла:
— Мин дә тавышымны бүләк итәм. Мин дә шәфкать-леләрдән шәфкатьле Айгөл өчен үземне корбан итәргә әзермен.

Кыз башта урман дусларының мондый ярдәмен кабул итәргә катгый каршы төшә. Юк инде, гомергә шулай иләмсез булып калса калыр, тик алар гомере бәрабәренә... Тукта әле, тукта! Ул бит үз йөз-чалымын алгач та, сихер юлы белән булышучыларын сихәтләндерә алачак. Тылсым серләрен бик яхшы белә. Шулай итә дә. Тернәкләнүгә үк, ярдәм итүчеләренең һәрберсен элекке хәлләренә кайтара.

Үзе дә күзләрне камаштырырлык гаҗәеп чибәр кызга әйләнә. Тоткын ханзадә, җир асты юлыннан урман алачыгына чыгуга, Айгөлне күреп аптырашта кала. Әллә гүзәл кәй, зинданга яптырып, аны сынап кына карамакчы булдымы икән? Алай дисәң, әнисе белән әтисе сакчылар күрсәткән җәбер-золымны күтәрә алмыйча вафат булдылар. Аның да тәнендә никадәрле җәзалау эзләре.

— Йөземә карап аптырама, егет. Мин син уйлаган кыз түгел. Ул апам иде. Ә мин сине каршы алган, сиңа юл өйрәтеп җибәргән «албасты» булам. Урмандагы дусларыма рәхмәтем әйтеп бетергесез!

Кызның үзе турындагы хикәятен тыңлаганнан соң, Самат батыр аңа ныклабрак күз салса... Каршысында төшендә күргән сылукай лабаса! Менә бит чем-кара миңе йөзенә ничек нур өсти!

Ике гашыйк бер-берсе белән кавышуларына сөенеп бетә алмыйлар. Ләкин куанычлары ничек кенә көр булмасын... Әле бит дию пәрие кулы астында калып иза чигүче халык та бар. Үз хисләренә чик куймыйча, илен, халкын һәлакәткә китерүче Самат батыр үзе лә. Ничек кенә мәмләкәтен явызлар кармагыннан азат итәргә? Яшьләр киңәшкә урман дуслары янына бара. Кыз алар алдына чыгып сүз ала:

— Дию патшасы кешеләрнең аңнарын томалаганга, мәхлуклар үз ханнарына каршы баш күтәргән. Аларны ул коточкыч сихердән арындырмыйча, мәмләкәтне кире кайтарып булмаячак... — Кыз, әйтим микән, юк микән дигәндәй, бераз уйланып тора да сүзен яңадан дәвам итә: — Бу бәла-казалардан котылу юлы бер генә. Кичекмичә кешеләрне Дию тылсымыннан айнытырга кирәк. Мондый җаваплы эшне, бал кортлары, бары сез генә башка рып чыга аласыз. Мин, әфсен укып, укларыгызга сихер көче өстим, һәм сез кешеләргә очлы зәһәрләрегез белән кадауга, алар сихер тәэсиреннән шунда ук азат булачак. Тик аяныч... Халык аңына килүгә, бал кортлары, сез үзегез үләчәксез.

Айгөл сүзен тәмамлауга, урман патшасы Юлбарыс бал кортларының юлбашчысына карап сөйләп китә:
— Дию патшасының ерткычлыгын, явызлыгын үзегез дә яхшы беләсез. Ул мәкерле күршебездә яшәгәндә, безгә дә тыныч тормыш күрсәтмәячәк! Аны ничек тә юк итәргә кирәк. Безелдәүчеләр башлыгы һәм безелдәүчеләр! Без барыбыз да сезгә үтенеп мөрәҗәгать итәбез. Ни уйлыйсыз?

Алга юлбашчылары чыгуга, якын-тирәдәге бал кортларының һәммәсе дә аның артына тезелә:
— Без-з-без-з күрәсез-з, без көрәшкә әзербез-з. Биредә булмаганнар да гадел алышка дәррәү күтәреләчәк. Үзе-без-з үлсәк тә, балаларыбыз-зның мәкерсез-з, бәхетле, тыныч тормышта яшәүләрен телибез-з без-з. Урманнар мәмләкәтендә дә, җир дәүләтендә дә һәрвакыт иминлек булсын өчен, үзебез-зне корбан итәргә һәрберебез-з әзербез-з!
Урманнар патшасы бал кортларына:

— Көне-сәгате белән юлга әзерләнергә! — дип, әмерен бирә. Самат батырны да: — Егет, син дә бик ныклан көч җый. Гайрәтең Дию патшасын җиңәрлек булсын. Кара аны, бер селтәнүдә үк ул явызның башын чабып өзә алмасаң, аннан сиңа берничек тә ярдәм итеп булмас, — дип кисәтә.

Айгөл төрледән-төрле үләннәрдән кайнатылган, көч өсти торган төнәтмәләр эчертеп, кодрәт өстәүче урман җимешләре белән сыйлый-сыйлый тәрбияли сөйгәнен. Җиңә алса гына ярар иде инде бердәнбере!

Һәм менә Самат батыр бал кортлары белән бергә Дию патшасына каршы көрәшкә китә. Безелдәүчеләр халыкны сихердән азат итүгә, ханзадә, аларны ияртеп, сарайга юнәлә. И башлана, ди, и башлана, ди, ике арада көрәш! Егет — Дию пәрие белән, халык аның сакчылары белән канга-кан сугышалар, һәм менә күп кенә алышлардан соң, Самат батыр, бик нык селтәнүендә, Диюнең башын кыеп төшерә. Кешеләр дә бу вакытта тегенең әзмәверләрен кырып бетергән була инде. Сарайның иң биек манарасына яшеренгән Саҗидәне дә табып китерә алар. Җиңүчеләр үзләре хөкем итә икейөзлене.
Урмандагы дуслары белән җиңү тантанасы шатлыгын бәйрәм иткәннән соң, бәхет л ел әр мәмләкәтләренә кайтып туй үткәрә. Бик күп кеше чакырыла ике яшьнең кавышу тантанасына. Самат батыр яхшы сабак алды. Үз җаеңны гына уйласаң, абынуыңны көт тә тор. «Бергә булган меңне җиңәр» дип белми әйтмидер шул халык.

Ә бал кортларына килсәк... Бу көннән соң безелдәүчеләр кешеләр өчен изге җанга әйләнә. Бал кортларына карата халыкның мөнәсәбәтен үзегез дә беләсез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев