Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Бүләк кемгә? (татар халык әкияте)

Ә бүләк бик зат­лы икән — уч ту­ты­рып йол­дыз би­рергә уй­ла­ган Ко­яш.

Бер­ва­кыт Ко­яш ел­ның дүрт фа­сы­лын — Көз­не, Кыш­ны, Яз­ны һәм Җәй­не үзенә ча­кы­рып ал­ган.

– Сез­нең кай­сы­гыз ма­тур­рак, кай­сы­гыз эштә ба­тыр­рак? Шу­ңа бүләк бирәм, – дигән.

Сүз­не баш­ла­ган Көз:

– Үзе­гез ях­шы белә­сез, мин бө­тен ба­су­лар­ның уңы­шын җый­дым, бар дөнь­я­ны ал­тын­га күм­дем. Кош­лар­ны җы­лы як­ка озат­тым, ба­ла­лар­ны мәктәпкә җый­дым. Бүләк ми­ңа ти­еш!

– Әллә мин эшлә­дем­ме аз? – дип си­ке­реп тор­ган Яз. – Мин бар­лык кар­лар­ны эрет­тем, ба­су­лар­га иген чәч­тем, кош­лар­ны ча­кы­рып кай­тар­дым, агач­лар­ны яф­рак яр­дыр­дым, бо­лын­нар­ны чәчәккә күм­дем. Ара­да иң ма­ту­ры да, иң бул­дык­лы­сы да мин! – дигән ул.

– Ай-яй, – дигән Җәй, – ми­не тың­ла­гыз әле, мин дөнь­я­ны яшел­леккә күмәм, чәчәкләр үс­терәм, игеннәр­не өл­гертәм, җи­мешләр­не пе­шерәм. Әллә мин иң ма­ту­ры­гыз тү­гел­ме?

– Ар­тык күп тү­гел ми­нем эш, – дигән тый­нак кы­на Кыш.— Мин җир­не ял ит­терәм, килә­се уңыш өчен кар­лар та­шыйм, дөнь­я­ны ап-ак­ка бу­йыйм, ба­ла­лар­ны ча­на, чаң­гы шу­ар­га ча­кы­рам. Мин дә ямь­сез тү­гел. Ми­нем чыр­шы­ла­рым­ны, кар бөр­теклә­рем­не, ма­мык бәслә­рем­не яра­та­лар.

Тың­лап-тың­лап тор­ган да Ко­яш, бүләк­не бу дүртәү­нең бер­сенә дә бирә ал­ма­ган. Йол­дыз­лар­ны ул күккә сипкән. «Әнә ба­ры­гыз­га да!» – дигән.

Йол­дыз­лар­ны ел­ның бер фа­сы­лы да үзенә ала ал­ма­ган. Алар һәр­ва­кыт –  яз да, җәй дә, көз дә, кыш та бал­кып яна­лар икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев