Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Болгар кызы Алтын бөртек

Болгар кызы Алтын бөртек, явыз Аждаһа һәм Кубрат исемле егет турында әкият.

— Кызым, бердәнберем! Киңәшкә чакырдым сине. Кулымдагы бу хат — Аждаһадан. Җавабыңда — илебез язмышы. Фикереңне әйткәнче ныклап уйла, кошчыгым! Бик ныклап уйла!

Залга үтүче кызына хан кулындагы хатны укый: «Галиҗәнап Болгар ханы! Калаң еланнарым белән уратып алынган. Ә үз көч-кодрәтемне язып тормасам да аңларсың дип уйлыйм. Миңа буйсынып ясак түләргә риза икәнсез — мәрхәмәтем булыр сиңа һәм халкыңа. Әгәр инде каршылык күрсәтергә җөрьәт итсәгез, илеңне, җиреңне еланнарыма тапшырам».

— Йә, кызым, нәрсә диярсең? Менә, мә, бинокльдән кара әле. Калабызны, чыннан да, төрле яктан еланнар уратып алган. Ә-әнә тегендәге тау башында Аждаһа үзе.
Күренеп тора, әтисе бүген төн буена керфек тә какмаган, ачыргалануы тавышына гына түгел, йөзенә үк чыккан. Хан кызы Алтын Бөртек, озак кына тирә-юньне күзәткәннән соң, кадерле кешесен юатырга ашыга:
— Әйе, әтием, ханлыгыбызга, чыннан да, хәтәр зур афәт килгән. Ил халкын җыеп киңәшик. Күпчелек ничек хәл итсә, без дә шулай эшләрбез. Күрәсебез халкыбыз белән бергә булсын.

Хан җыелган халыкка хатны укып чыгып, алардан гадел киңәш сорый.
— Халкым, соңгы сүз сездән! Тигезсез сугышта ханлыгыбыз, калабыз җимерелеп, үзебезнең кырылып бетүебез дә ихтимал. Ә коллыкка сатылсак... Кардәшләрем, ничек карар кыласыз, шулай булачак. Язмышыбыз сезнең иректә.

Икенче көнне Болгар халкы белән Аждаһа еланнары арасында тиңсез көрәш башлана. Ханның гаскәре дә, халык та ничек кенә аяусыз сугышмасын, камап алучылар аларны кысрыклаганнан-кысрыклый. Болгарларның саны азайганнан-азая. Әтисенең дә, аның баһадирларының да җан биргәнен күреп, хан кызы Алтын Бөртек кылыч күтәрердәй хатын-кызларны көрәш кырына дәшә. Ирләр киемендәге, атларга атланган хатын-кызлар — еланнарга, ә хан кызы үзе Аждаһага ташлана.

Аяусыз алыш вакытында кызыйның очлымы башыннан шуып төшә дә, алтынсу чәчләре, җилдә җилфердәп, иңнәренә тарала. Йа Ходаем! Менә кайда икән илаһи гүзәллек! Сугышчылар арасына күктән фәрештә кызы иңде диярсең.

Аждаһа, сугышчы киемендәге Чибәркәйнең матурлы гына таң калып, еланнарына туктарга әмер бирә. Моңа кадәр әле мондый ук алиһәне күргәне юк иде лә. Кояш нурында җемелдәүче, дулкынланып билдән түбән сибелгән аксыл сары калын чәчләре генә дә ни тора!

— Чибәркәй, гафу ит! Ханлыгыгызда күзнең явын алырлык мәрҗән бар икәнен белмәдем. Мәрхәмәтемне сорап яныма үзең киләсең калган. Синдәй илаһи затны, һичшиксез, үз канатым астына алган булыр идем. Халкыңа да, әтиеңә дә бармак белән дә орынмас идем. Еланнарым, шуышыгыз кире урыннарыгызга! Ә син, кызый, туйга әзерлән! Мин күптәннән синдәй зифа буйлы, гаҗәеп матур толымлы гүзәл кәләш эзли идем.

— Чәчләрем, бәлки, чыннан да исертерлектер, тик алар сине иркәләр өчен түгел, хәсис!
Алтын Бөртек җил тузгыткан чәчләрен, бер толымга җыйнап, кылычы белән ялт иттереп кисеп ата да, аларны җил уңаена очыртып җибәреп, дошманы алдына килеп баса:
— Үземне дә кылычыма тапшырам. Йә сиңа, йә миңа әҗәл, атамны үтерүче, халкымны кыручы!

Хан кызының зәһәрле карашы үҗәтлек кенә өсти Аждаһага.
— Гүзәллегең һәр хатын-кыз көнләшерлек. Батырлыгың һәр ир-ат кызыгырлык. Чибәрлегеңне күреп таң калсам, курку белмәс йөрәгең тагын да һушрак күңелемә. Тәхетемдә урының, һичшиксез, янымда булырга тиеш. Бүгеннән син минем кәләшем! Ике сөйләмим!

— Ашыкма, канечкеч, хәшәрәт! Үлсәм дә, йөзеңне телгәләп үлим!
Алтын Бөртек, ачуыннан зәһәрләнеп, атын бар куәткә куалый-куалый, Аждаһага томырыла да кылычы белән тегенең башын кисеп тә ата. Шулчак тирә-якны коточкыч көлү авазы тетрәндерә. Мондый тавыштан коты алынып, кыз күзләрен йома. Ә инде аларны кире ачканда, дошманының киселгән башы урынына яңасы үскән була.

— Йә, ничек, тәкәбберкәй? Үтердем дигән идеңме? Ха-ха-ха!.. Абзаңны «җиңелмәс Аждаһа» диләр! Мәрхәмәтемне теләмәгән идең, инде кодрәтемне татып кара. Үзең үк ялынып, хатының булырга ризамын, диеп килгәнче җәза көтә сине. Моннан шактый еракта, урман кочагында, күл бар. Ә аның уртасында утрау. Көндезләрен еланнарым белән шул күлдә яшәрсең, алар кыяфәтен алып. Кеше икәнлегеңне онытып. Ә хәтерең бөтенләй томаланмасын өчен, кичләрен — кояш баеп, ай калыккач, утраучыкка чыгып, янә үз халәтеңә керерсең. Иркә хатын булып янәшәмдә утырырга теләмәгәч, еланнарым янында шуыш! Карап карыйк, үзсүзлелегең күпмегә җитәр. Бел, хатыным булырга риза түгелсең икән, гомерең шунда узар.

Шул көннән Алтын Бөртек, көндезләрен елан булып, кичләрен үз халәтенә кайтып, җирәнгечләр янәшәсендә Аждаһаның колы булып яши башлый.
Көннәрне көннәр куа... Сугыш кырында кисеп аткан алтынсу чәчләре элеккедән озынрак булып үсеп җитсәләр дә, кыз үҗәтлеген югалтмый. Ничек кенә кайгы-хәсрәттән күңеле сыкраса да, аянычтан күз яшьләре кипмәсә дә, ул барыбер җәфалаучысына буйсынмаячак!
Ә беркөнне...

Бу тирәләрдән ерак та түгел, урман артындагы уйсулыкта яшәүче Кубрат хан үзенең җан сакчылары белән ау вакытында шул якларга килеп чыга. Отышлы аудан соң, кичке ашка туктыйбыз дигәндә генә, тегенең иң яраткан лачыны, ал ар дан аерылып, төлке артыннан атыла. Хан, иярченнәренә үзен әлеге тирәләрдә көтәргә кушып, кошына иярә. Шулай куышып йөреп, галиҗәнап кич җиткәнен сизми дә кала. Ярый әле адашырлык түгел: айлы кич гаҗәеп якты.

...Урманның сихри тынлыгыннан ләззәтләнеп, атын салмаклата төшә хан. Чү, җыр авазы ишетелә түгелме соң? Күңелне тетрәндерерлек итеп кемдер шундый да моңсу итеп җырлый ки! Тавышында шулкадәрле сагыш — әллә җырлый, әллә елый!

Егет биноклен аваз килгән якка юнәлтә. Тирә-як ул басып торган биеклектән ай яктысында ап-ачык күренә. Якындагы күл уртасындагы утрауда кечерәк кенә шалаш. Мөгаен, җырның хуҗасы шундадыр. Әйе, озак та үтми, аннан зифа буйлы бер кыз чыгып, уйсулыктагы бердәнбер каен агачына сөялеп, моңсу җырын көйли-көйли, толымнарын таратырга тотына. Салмак кына искән җил шул дулкынланып торган калын, озын чәчләр белән уйнапмы-уйный.

Эһ, җилкәй урынында буласы иде дә шул исерткеч чәчләргә орынып кына аласы иде! Кем икән соң ул озын толымлы серле гүзәлкәй?

Хан, кыз белән танышу өчен күл янынарак барырга диеп, атын шул якка боруы була, алдындагы еланнарны күреп, шып туктап кала. Аллам сакласын! Эреле-ваклы шуышучылар белән тирә-ягы мыж килә икән ләбаса! Шулчаклы хәшәрәт каян җыелган монда? Егет, бу тирәдән җәһәтрәк китү ягын карап, атын куалый төшә. Ә инде җирәнгечләрдән арынгач, биноклен яңадан утраучыкка юнәлтсә... Әбәү, тегеләр белән күл эче дә мыжлап тора икән лә! Утрауны да биләп алганнар. Әнә берсе, иләмсез юаны, каен агачы янына сузылып яткан да кызның һәр хәрәкәтен күзәтә. Могҗиза... Ә бәлки, кыз шушы еланнар патшабикәседер? Алайса, нигә тавышында шулкадәрле сагыш? Ничек белергә икән моңлы җырчының серен?..

Таң да ата, көн дә туа. Кояш нурлары иркәләүгә үк уянып, хан биноклен яңадан утрауга төби. Әмма шуышучы теге хәшәрәтләрдән гайре берни күрә алмый. Күпме генә күзәтсә дә, серле кыз күзенә чалынмый. Ә менә кояш баеп, ай калыккач, югалган кыз яңадан шалашыннан чыга. Янә тирә-якка күңелне тетрәндерерлек моңсу җыр агыла. Кем соң син, сылукай? Нигә шундый да аяныч тавышың?

Яшь хан уйга кала. Кыз белән ничек кенә хәбәрләшергә? Тукта әле, тукта. Әгәр дә өйрәтелгән лачыны аркылы хат җибәрсә?! Чыннан да... һәм егет, тиз генә язуын язып, лачынын утраучыкка очырта.

Кыз да җавабын озак көттерми. Хаты каен тузына агач ботагы белән генә язылган булса да, сүзләре укырлык. «Белмим, егет, кемдер син. Дусмы, дошманмы?.. Тик кем генә булсаң да, бу яклардан ераккарак китүең хәерлерәк булыр. Мин кайчандыр мәгърур Болгар ханы кызы идем, ә хәзер — Аждаһа колымын. Көндезләрен елан кыяфәтендә йөрим, кояш баегач, үз халәтемә кайтам. Хатыны булырга ризалык бирсәм генә, сихереннән азат итәчәк ул мине. Аждаһа үзе — үлемсез. Димәк, минем коллыгым да мәңгелек. Хәшәрәт илемне җир белән тигезләп, халкымны юк итте. Син дә, егеткәй, ханлыгың кешеләренә коллык китерәсең килмәсә, безнең тирәдән тизрәк китү ягын кара!»

Кубрат хан, кызның хатын укып чыккач та, мәркәзенә кайтып, аксакалларны җыя һәм аларга күңел халәтен ачып:
— Утраудагы кыздан башка яшәвемнең һичбер яме юк! Көнен дә, төнен дә уемда ул. Аның сагыш тулы моңлы тавышы әле дә колагымда яңгырый. Без икебез дә Аждаһа коллары. Бирегез бер акыл. Еланнар патшасыннан ничек котылырга? — дип, тегеләрдән ярдәм сорый.

Вәзире аңарга күрәзәче чакыртып, киңәш-табыш итеп карарга тәкъдим итә. Ә теге исә, дикъкать белән китапларын актарганнан соң, Болгар ханлыгының һәлакәтен, Алтын Бөртекнең фаҗигасен бәйнә-бәйнә сөйләп бирә.

— Алайса, тимер читлек ясаттырып, лачыннарым ярдәмендә кызны бирегә китертәм. Кичләрен минем янда булыр, ә көндезләрен читлегендә яшәр. Мин андый бәхеткә дә ризамын.

— Ханым-солтаным, ашыкмагыз! Сүзләремә колак салыгыз! Алтын Бөртек чибәр генә түгел, зирәк-акыллы кыз да икән. Ул дөресен язган. Аждаһадан котылмыйча, аны азат итүдән файда юк! Еланнар патшасы, утраучыкка килеп, тоткынын ай саен тикшереп китә. Кәләшенең биредә икәнлеген белүгә үк, явыз ерткыч сезнең халыкны да аямаячак.

Күрәзәче, егетнең үтә дә сагышланганын күреп, китапларын яңадан актара. Аннары мондыйрак фикер әйтә: — Әйдәгез болай эшләп карыйк, галиҗәнап хан! Кич җитүгә, өйрәтелгән лачыннарның томшыкларындагы бауларга янып торган бәйләмнәр асып, алар-ны утрауга ташлатыйк. Ут ялкыныннан качып, йокыдан миңгерәгән еланнар шундук күлгә шылачаклар. Ә шул вакытта башка лачыннар кызны, паласка утыртып, тизрәк бирегә китерер.

Тегенең сүзләреннән хан бик канәгать калса да, аянычын да әйтми булдыра алмый:
— Бәй, Аждаһа кызның юклыгын барыбер сизәчәк лә.
Әмма киңәшче ул ягын да алдан ук уйлаган, күрәсең:
— Ханым-солтаным! Шуңа да иң алдан күл тирәсен ат кылыннан үрелгән җәтмә белән уратып алыйк. Аның аркылы бирге якка бер генә елан да үтеп чыкмаслык итеп. Аннан инде җәтмәдән бераз ераграк канау казытырга кирәк булыр. Кызыбыз күккә күтәрелүгә үк, күл белән канауны тоташтырып, күлнең суын шунда агызасы гына кала. Шуннан инде, томшыкларына ялкынлы бәйләмнәр асып, бер-бер артлы калган лачыннарыбызны да җир өстендә тәгәрәшеп яткан теге хәшәрәтләр ягына очыртырбыз. Ялкын күреп, Аждаһа да шунда томырылачак. Еланнардан шулай гына котыла алырбыз дип уйлыйм.

Күрәзәченең киңәшен җиренә җиткереп үтиләр дә... Тәне янып яраланса да, еланнар хуҗасы ялкын аркылы качып котыла шул, каһәр. Үлем белән тартышып сараенда дәваланып ятучы Аждаһа да булмаса, Кубрат хан белән Алтын Бөртек, бер-берсе белән кичләрен генә кавышса да, үзләрен бәхетле санап, инде күптәннән гөрләтеп туй да иткән булырлар иде дә... Тик теге хәшәрәтнең тылсымы өркетә...

Ә бер кичне кыз сөйгәнен гадәттәгедән дә ягымлырак каршы ала:
— Батыр лачыным, сал башыңны тезләремә. Бүген мин сиңа иң моңлы җырларымны җырлыйм.
Кубрат хан таң алдыннан уянып китсә, сөйгәне юк. Өстәлдә хат.
«Егеткәй, мин сине яраткан булып кыландым гына. Ни пычагыма миңа синең ханлыгың? Аждаһа хатыны булып, мин бөтен җир халкына баш булачакмын. Ә синең ише адәми зат чибәрлегемә һич тиң түгел! Бел, бүтән мине эзләргә җөрьәт итмә. Булачак иремнең гаярьлеген, аның байлыгының тиңсезлеген синең белән яшәп караганнан соң гына аңладым. Бары тик мәгърур еланнар патшасы гына миңа пар! Кисәтеп әйтәм, эзләмә мине. Бу юлы, синнән котылыр өчен, шәрабыңа йоклата торган дару гына салдым. Тагын да
эзәрлекләсәң, киявемә әйтеп, үзеңне дә, ханлыгыңны да юк иттерермен! Хуш!
Алтын Бөртек».

Егетне бу язма тәмам аптырашта калдыра. Ышаныргамы, ышанмаскамы? Юк! Алтын Бөртекнең самими карашын Кубрат хан беркайчан да оныта алмаячак. Нәрсә булса, шул булыр. Сөйгәненнән башка яшәүнең ни мәгънәсе бар?!

Хан, аксакалларны, ханлыгында яшәүчеләрне җыеп, әмерен әйтә:
— Якыннарым, халкым! Моңа кадәр сүземнән чыкмадыгыз. Рәхмәтем зур сезгә! һәрвакыт яхшы киңәшчеләрем булдыгыз. Хәзер дә теләгемә каршы килмәссез дип уйлыйм. Вәзирем, халкымны сиңа тапшырам. Ә үзем Аждаһа белән көрәшергә китәм. Йә бәхетемне, йә үлемемне табармын. Миңа барыбер Алтын Бөртексез яшәү мәгънәсез! Ә сезгә, бер генә көнгә дә кичекмичә, бу җирләрне калдырып, теге хәшәрәтләрнең кодрәте җитмәслек якларга, ераккарак күчеп китәргә туры килер.

Хан сүзен тәмамлауга, күрәзәче, аның алдында тез чүгеп, сүз сорый:
— Ыруыбыз башлыгы, ханыбыз-солтаныбыз! Көндәшегезне үлемсез диләр. Алтын Бөртек тә сөйләгән бит, башын чаптым, яңа баш үсте, дип. Син аны яуга чакырып берни майтара алмассың. Биредә хәйлә кирәк. Без аның сараена җир астыннан юл салыйк. Ул әзер булуга, дошманың алдына капылт чыгып, кылычыңны йөрәгенә кадарга тырыш. Тәгаен әйтмим, бәлки, файдасы тияр...

Ә Аждаһага килсәк, ул кызның сарайга кайтуына бик-бик сөенә. Үзенә эзләп азапланасы булмады.
— Ярый, кызый, мин сине гафу итәм. Синең килүең шатлыгыннан ханны да кичерәм. Тик бел: йә үз теләгең белән кичекмичә хатыным буласың, йә теге мәлгунеңне иле белән юк итәм!

Менә Алтын Бөртек кәләш киемендә. Җиң эчендә үткен хәнҗәр. Нишләргә, нишләргә?.. Үзенә кул салса, сөйгәненә — һәлакәт. Аның халкын афәттән коткарып калыр өчен, ялган хат язып калдырды ул аңар. Бу канатлы иблиснең терелеп килүен сиземләп, шушы җирәнгеч янына ашыкты.

Болай да үлем, тегеләй дә үлем. Үзен шушы килбәтсез куенына этәрсә этәрер, сөйгәненең халкына зыян китермәс!

Алтын Бөртек, никах укытырга дип, Аждаһа ягына юнәлгән генә иде, янында гына диярлек идән ишелеп төшмәсенме! һәм шул чокырдан алдына Кубрат хан чыгып баса.

— Ашыкма, Алтын Бөртек! Мин синең хатыңда язып калдырган сүзләреңә ышанмадым. Карашың хәзер дә күз алдымда. Аларда сөю һәм самимилек. Андый күзләр алдаша алмый! Син безнең өчен үзеңне корбан итмәкче булдың, кадерлем минем. Халкым язмышы өчен борчылма, аларга алдыбыздагы явызның агуы җитмәячәк. Алар еракта. Ә мин синсез барыбер яши алмыйм. Йөрәгебез йә бергә тибәр, йә бергә туктар!

Кызны иркәләүче ягымлы карашын хан Аждаһага төби. Күзләр очкынында зәһәрлек һәм нәфрәт.
— Ә син, хәшәрәт, көрәшкә әзерлән, карап карыйк, кайсыбыз җиңәр?
— Егет, мин сиңа тимим! Алтын Бөртек хатыным инде минем. Күрмисеңмени аның кәләш киемендә икәнен.

Шулчак кыз, егетнең билендәге икенче кылычын алып, яклаучысы янына үтә.
— Юк, җирәнгеч, мин синең хатының түгел! Булмаячакмын да! Бердәнберем әйткәнчә, мин фәкать аны гына сөям. Бары тик Кубрат батырның ханлыгы өчен куркып кына хатының булырга ризалашкан идем. Ә хәзер аның халкына синең зыян-зәүрәт ясый алмаячагыңны белгәч, мин дә сөйгәнем белән янәшә басам. Йөрәкләребез безнең бергә генә тибә ала! Йә син, йә без!

Хан белән Алтын Бөртекнең кылычларын күтәреп теге әзмәвергә һөҗүм итүләре була, Аждаһа үзеннән-үзе кечерәя башламасынмы... һәм, кечкенә генә еланга әверелеп, идәндәге ярыкка кереп юк та була. Аптырашта калган кыз белән егет янына идән астындагы чокырдан күрәзәче калка.

— Ханыбыз-солтаныбыз һәм гүзәл кыз Алтын Бөртек! Тәкъдир китабында, бер-берсе өчен үлемгә барырга да курыкмыйча, бер-берсен саф сөю белән ихластан ярата алган парларның кылычлары Аждаһага каршы бергә күтәрелсә генә, еланнар патшасын үлем көтә, дип язылган иде. Кодрәтле галиҗәнап! Миңа сезне алдан кисәтергә ярамый иде, ул чагында әзмәвер җирәнгечне берничек тә җиңеп булмаячак иде. Хисләрегезнең сафлыгы үзегезгә дә, халкыбызга да тиңсез бәхет китерде. Бүгеннән Аждаһа коллыгыннан барча халык азат. Ал кәләшеңне кулыңа, улым. Әйдәгез туган төбәгебезгә. Халыкны да үз җиребезгә кире кайтарып шатландырыйк! Ханлыгыбызда яшәүчеләрнең һәммәсен дә сөендереп, куанычыбызны тагын да арттырып, туегызны үткәрик.

Ә инде туйның ничек узганын, халыкның сөенечтән ничек кинәнгәнен язып тормасам да аңлашыладыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев