Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Бәхетлеләр илендә (әкият)

Борын-борын заманда, моннан бик-бик күп еллар элек, яшәгән, ди, юмарт, гадел бер патша.

Борын-борын заманда, моннан бик-бик күп еллар элек, яшәгән, ди, юмарт, гадел бер патша. Мәмләкәтендә аны барча халык олылаган, ихтирам иткән. Байларга да гади халыкны кыерсытырга ирек бирмәгән, ди, ул.

Шуңа күрә дә падишаһка теш кайраучы, эчтән начарлык теләүче байлар да юк түгел икән. Аеруча явыз вәзир ачу тоткан, ди, аңа. Кулыннан килсә, патшаны күптәннән юк итәр иде дә… Патша малае Арысланбайдан гына шүрләгән. Шаһзадә, яшь булса да, батыр йөрәкле, пәһлевандай көчле, атасыдай миһербанлы егет икән, ди.Эһ,

әнә шул патшаның варисыннан котылып булсамы?! Күрсәтер иде падишаһка да, гади халыкка да көчлелекнең кемдәлеген. Вәзир кардәше — сихерче карчык белән киңәшләшеп карарга уйлый. Һәм…

…Менә шатлык, уен-көлке белән шау-гөр килеп торган патшалыкны кайгы баса. һәммә кешенең йөрәген тетрәндереп, илгә коточкыч хәбәр тарала: су керергә киткән җиреннән патша малае юкка чыга. Шул көннән башлап ата кеше дәүләт эшләре белән дә, халкы язмышы белән дә кызыксынмый, үз хәсрәтенә чума. Улы баткан елга буена сарай салдырып, бөтен вакытын шунда үткәрә башлый…

Ә вәзиргә шул гына кирәк тә. Ил дә, патшалык та, ниһаять, аның карамагында. Тели икән астыра, тели икән кистерә, тели икән юкка чыгара.

Болай булса, падишаһлары да озак яшәмәс. Малае сагышыннан барыбер сыгылыр. Бакый дөньяга күчәргә дә күп калмас, шәт, үзенә. Вәзир сакчыларга патша сараен уратып алып, анда беркемне дә кертмәскә әмер бирә.

Шул ук илдә яшәгән, ди, Артыкбикә атлы ятимә бер кыз. Ата-анасын кыз бөтенләй хәтерләми дә икән. Әбисе дә вафат булгач, ятимә авыл читендәге ярым җимерек өйләрендә үзе генә яшәп калган. Артыкбикәне, тырыш, уңган булганга, авылдашлары бик яраткан, ди. Миһербанлы бу кыз балага булышып, ярдәм итеп торганнар. Якын итеп, Чәчкә дип кенә дәшкәннәр, ди, үзенә.

Чыннан да, чәчәктәй матур икән Артыкбикә. Байларның эшен эшләп, игенен урып кайтучы авыл халкы, аның йөзен күреп, арыганлыкларын да оныта торган булган.
Менә кызга тирә-якта явызлыгы, ерткычлыгы белән дан тоткан шушы җирләрнең хуҗасы — шыксыз байның да күзе төшә.

— Кем кызы бу? Ник миңа күрсәтмәдегез аны моңарчы?!
Байга ярарга тырышып, аның янында ялагайланып йөргән старостага шул гына кирәк тә инде.
— Ятимә кыз ул. Әти-әнисе юк, хуҗасы аның хәзер сез! — ди капкорсак, бөгелә-сыгыла.

…Ул көнне бай берни әйтми кайтып китә. Ә үзе юлда уйлап бара: «Бу кадәр чибәр затны читкә җибәрергә ярамас. Берәр ярлы-ябагай кул сузганчы үзенеке итеп калырга кирәк. Алты хатынының алтысыннан бер рәт чыкмады. Алтмышка җитеп бара, ә бер малай сөйгәне юк».

Хуҗа, үз уеннан бик канәгать калып, атларын куалый төшә. «Иртәгә үк, мулла чакыртып, никах укытырга кирәк. Үзе уңган, үзе чибәр, үзе ятимә дә. Беркемгә дә калым бирәсе юк».

Һәм менә Чәчкәне староста бай йортына җилтерәтеп китерә.
— Шатлан, каракаш, мин сине, ятимәне, хатынлыкка алып бәхетле итәргә уйлыйм, — дип игълан итә бай.

Мондый сүзләрдән, кыз бөтенләй югалып кала.
— Әйе, шулай уйлап торам. Староста, син атасы урынына шаһит булырсың. Кызны исән-имин саклаганга, сиңа миннән бер төлке бүрек.

— Рәхмәт, баем, рәхмәт! — Староста өчен бу, чыннан да, зур куаныч. Байның бае «бүләк бирәм» диеп торсын әле. Башка староста, муллаларның борынына чиртә, болай булгач. — Нәрсә балавыз сыгасың, хәерче? Бәхет кошы үзе иңнәреңә кунам дип тора лабаса. Рәхмәтеңне белдереп егыл тизрәк хуҗабыз аягына! — Ул, Чәчкәне кулыннан өстерәп алып, бай алдына ава.

— Син ул кадәр дорфаланма әле, староста! Шатлыгыннан шулай балавыз сыга торгандыр чибәркәй. Үзең уйлап кара. Башка кызларның төшләренә дә керми мондый бәхет. Шулаймы, гүзәлкәй? Кил әле, ризалыгыңны белдереп рәхмәтеңне әйт әле.

— Кодрәтле баебыз! Мин бит бик яшьмен. Унҗидем дә тулмаган…
— Әллә мине бик карт дип әйтмәкче буласыңмы? Кара, кара беләкләремә! Алла боерса, бүген кичкә яшьләребезне бергә кушарбыз да урталай бүләрбез. Икебез дә төгәл бер яшьтә булып калырбыз. Хи-хи-хи!..

— Баем, зинһар, кызганыгыз мине! Барлык авыр эшләрегезне эшләрмен. Аяк астыгызда туфрак булырмын. Авылдашларымнан гына аермагыз.

Бай буыла-буыла елаучы Чәчкәне күтәреп алмакчы була, кыз капылт читкә тайпыла.
— Ә-ә, шулаймыни, бай ярамыймыни әле сиңа?! Минем җиремдә торып, минем ипиемне ашыйсың. Җитмәсә, сүзләремә каршы киләсең? Бәлки, хәерче бетең бардыр? Кара аны, тавышың чыкмасын! Хәерчеләр заманы үтте инде. Сезнең ишеләрне канаты астына алган патшагызның үз кайгысы кайгы. Ил, ниһаять, олуг вәзиребез кулында. Бел, никах бүген үк! — Байның камчысы кызның аркасыннан чыжлап уза. — Ялчылар, алыгыз үзен. Ак өйгә алып чыгып бизәгез дә никах узганчы шунда бикләп тотыгыз. Карагыз аны, кызны нык саклагыз. Ул-бу була калса, тирегезне тереләй тунармын.
Кыз баланы, яңа киемнәргә киендереп, төрледән-төрле чулпылар асып, ак өйгә ябып куялар.Шулай да бәхете

бар икән әле Чәчкәнең: ярдәм итүче табыла. Байның беренче хатыныннан туган кызы Гөлшат яшь кәләшнең хәлен ишетә. Ул моннан берничә ел элек атасы ризалыгыннан башка сөйгәне — ярлы егеткә ябышып чыккан була. Бай бик нык тузынса да, берни майтара алмый. Патшадан шүрли. Ә инде ил вәзир кулына күчүгә, бай кызыннан рәхәтләнеп үч ала. Хәерче токымын бетерәм дип, ирен балалары белән бергә коллыкка саттыра. Ә кызын, ялчы итеп, хуҗалыктагы иң пычрак, иң әшәке эшләрне башкарырга мәҗбүр итә.

«Мин бу дөньяда барыбер ярты үлек. Яшь кызны ничек тә коткарырга кирәк. Атам явыздан аз булса да үчемне алырмын», — дип уйлап, Гөлшат, әкрен генә килеп, арткы ишектән Чәчкәне ачып чыгара.

Качуын кача кыз, ләкин озак та үтми, аның юклыгын сизәләр. Чәчкә бар көченә йөгерсә дә, яхшы атларга атланган куучылар эзенә тиз төшә, менә-менә тотып алачаклар… Бердәнбер котылу юлы елга буендагы корылма — патшагалиҗәнаплары сарае. Ил хуҗасын бик гадел, мәрхәмәтле булган диләр.

Әмма корылмаларга якынлашкан саен, качкынның ышанычы бетә генә бара. Сарайны уратып алган сакчылар ул тирәгә беркемне дә якын җибәрми. Инде нишләргә? Явыз байның җиденче хатыны булганчы, үлемең яхшырак. Кыз, йөгереп килгән куәткә, дулкыннар кочагына ташлана.

…Чәчкә, ниндидер каты әйбергә бәрелеп күзләрен ачса, ни күрсен: эреле-ваклы ташлар өстендә ята, имеш. Тирә-ягында төрледән-төрле балыклар йөзеп йөри… Әллә ул су асты патшалыгындамы? Яктылык килгән якка караса… Чү! Коточкыч бер җәнлек аңа таба йөзеп килә… Зур ямьсез күзләре чаткылар чәчеп ялтырый. Мондый ук килбәтсез кыяфәтле җанвар күргәне булмаганга, кыз баланың бөтен тәнен калтырау ала. Йа Ходаем, бетте… Юк, болай гына өркетә алмассың, хәшәрәт. Кыз туп-туры җәнлекнең күзләренә текәлә. Ә теге якынлашканнан-якынлаша. Нәрсә булса, шул булыр. Урыныннан да куз талмаячак! Үзе сайлап алган үлем булгач, үкенәсе түгел. Аннан теге бай бу килбәтсездән дә шыксызрак күренгән иде лә. Аның янауларына да карамыйча качып китә алды түгелме соң?

— Нинди генә иләмсез булсаң да курыкмыйм мин синнән, җанвар. Үлсәм үләм… — дип пышылдый Чәчкә һәм, тирә-ягыннан ташлар алып, һөҗүмгә әзерләнә…

Шулчак су астында мәшхәр купты диярсең. Аның соңгы сүзләре коточкыч дәһшәтле авазларга кушылып юкка чыга. Кыз, караңгылыкка чумып, аңын югалта.

…Кояш нурлары иркәләвен тоеп, кыз әкрен генә керфекләрен күтәрсә, ни күрсен, пәһлевандай гәүдәле егет белән су кырыенда басып торалар. Әйтерсең күршесе аның күзләре ачылуын гына көткән, алдына тезләнеп сүз башлый:

— Курыкма миннән, чибәркәй! Мин шушы илнең патша малае Арысланбай булам. Вәзирнең явыз теләге белән сихерче мине шыксыз су җәнлеге кыяфәтенә кертте. Иөз-килбәтемнең иләмсезлеген беркемнең дә күтәрә алмаслыгына тәгаен ышанып: «Кем дә кем курыкмыйча күзләреңә туры бага алса, шул чагында гына сихердән азат булачаксың!» — дип мәсхәрәләп көлделәр әтиемнең дошманнары, һәм менә шул көннән башлап мин су астын да яшәдем. Баштарак яр буена да чыккалап карадым каравын, тик кешеләрнең мин күренүгә үк өркеп, аңнарын җуюларын күреп, бүтән су өстенә күтәрелмәдем. — Шаһзадә, Чәчкәне ягымлы карашы белән иркәләп, сүзен янә дәвам итә: — Моңа кадәр кыяфәтемне беркем дә күтәрә алмады. Бары син генә миннән курыкмадың, батыр кыз! Кыюлыгың, курку белмәвең белән син мине коточкыч бәладән арындырдың — мине дә, илебезне дә сихер богавыннан азат иттең! Әгәр риза булсаң, хатыным бул!

Улын көтеп көне-төне су өстен күзәткән патша, яр буенда егет белән кызны абайлап, алар янына ашыга. Тукта, чү! Бу бит аның газизе! Баласын танып, дөньясын онытып, ата бердәнберенең кочагына ташлана.

— Әтием, шатлыгыбыз бик зур. Ләкин улыңны куеныңа кысканчы, иң әүвәл менә бу гүзәлгә рәхмәтеңне җиткер! Мине сихердән коткаручы иң батыр кыз шушы була инде, әткәем.

Нәкъ шулчак шау-шу куба.
— Тотыгыз, тотыгыз качкынны! — дип, байның ялчылары Чәчкәне егет кулыннан каерып алып китмәкче була.
— Нинди качкын, сезгә ни кирәк? Алдыгызда патшагыз торганын күрмисезме әллә? — дип, шаһзадә, коткаручысын аралап, тегеләргә аркылы төшә.
— Патша галиҗәнаплары! Алар дөрес әйтә. Мин, сезнең улыгыз уйлаганча, бернинди дә батыр кыз түгелмен, фәкать бер ятимә буламын. Тирә-якта ерткычлыгы белән дан тоткан карт бай мине хатынлыкка алмакчы булды. Ул картлачның җиденче хатыны булганчы, дип, үлем сайлап, мин су төбенә ташландым. — Кыз, елый-елый, патша алдына ава. — Зинһар, мәрхәмәтегездән аермагыз! Бөтен ышанычым сездә…

— Минем җиремдә шулкадәрле явызлыкка юл куелганмы? Юк, моның булуы мөмкин түгел! Тор, кызым. Моннан соң сине беркем дә кыерсыта алмас. Кайда минем эчкерсез вәзирем?

— Әтием, синең шул мәкерлең һәм кайбер ялагайларың… — Арысланбай да түкми-чәчми атасына үзенең башыннан үткәннәрне сөйләп биргәч, патша җыйналып өлгергән халыкка вәзире белән явыз байларны кичекмичә тотып китерергә әмер бирә. Ә аннан инде улының янындагы кызга шундый да мөлаем итеп карап торганын күреп, ата: — Кыю кыз! Әгәр риза булсаң, бир кулыңны улыма. Бул аның тугры хатыны, — дия.
Чәчкә оялып кына кулын егеткә суза.

— Патшалыгымны сезгә бүләк итәм, балакайларым. Икегез дә гадел булыгыз! Халкым мине яратты, сезне Дә ихтирам итсеннәр. Илебездән явызлык яңадан юкка чыксын! Ә хәзер, әйдәгез, барыбыз да сарайга юнәлик. Туйны бәйрәм итәргә.

Туйларында булган кешеләр, гаҗәп күңелле үтте, дип сөйлиләр. Ә вәзир белән явыз байларга килсәк, халык аларга үзе хөкем чыгарган. Барысын да, мичкәләргә Утыртып, суга агызганнар. Хәзер бу илдә һәркем үтә дә бәхетле яши, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев