Барысы да синең кулыңда
«Барысы да синең кулда, учыңдагы күбәләк тә, Ходай тарафыннан бирелгән язмышың да» дигән халык әйтеме әнә шул вакыйгадан калган булырга тиеш...
Бер акыл иясе, аксакал карт яшәгән. Ул үзен иң тапкыр, иң зирәк фикер иясе дип санаган. Чөнки бер генә сүздә, бәхәстә дә аннан өстен кеше табылмаган. Беркөнне бу акыл иясенә килеп әйткәннәр. «Җир йөзендә тагын бер акыл иясе барлыкка килгән. Ул синнән дә акыллырак, зирәгрәк», — дигәннәр.
Бу сүз аксакалның күңеленә, горурлыгына тигән. Ул әле яңа гына дөньяга танылган бу акыл иясен ничек тә күрергә, аның үзеннән чынлап та акыллыракмы-түгелме икәнен белергә теләгән.
Бик күп юллар, илләр үтеп, диңгезләр, дәрьялар кичеп барып тапкан ул әлеге акыллы затны. Тау, дәрья, кыр, урман тоташкан бер җирдә урнашкан бишпочмаклы серле сарайда яши икән ул. Сарай почмакларының биш булуы бик сәер тоелган аксакалга. Ләкин ул тиз генә барып кермәгән әле сихри сарайга. Ниндидер сынау уйлап табарга булган.
Ялан кыр аша узганда, аксакал бер күбәләк күреп алган. Ул кеше теленә кергән акыл иясен шушы күбәләк белән сынамакчы булган. Аны учына алган да әлеге бишпочмаклы сарайга юнәлгән. Кергән дә төскә-биткә шактый яшь күренгән акыл иясенә баядан бирле күңелен борчып торган сорауны биргән:
— Бу сарай нигә бишпочмаклы, дүртпочмаклы торак уңайлырак бит?
— Бу сарай шуңа бишпочмаклы, алар — дөнья тарафлары; дөньяның һәр тарафы саен бер почмак...
— Дөньялыкта андый тарафлар дүртәү генә бит — көньяк, төньяк, көнчыгыш, көнбатыш... Туры килеп бетми...
— Бишенчесе дә бар, анысы — туган як, туган нигез...
— Алайса, әйт: минем учларымда бер күбәләк ята. Ул үлеме, әллә тереме?
Акыл иясе: «Үле» дип әйтсәм, ул шундук, учларын ачып, күбәләкне күккә очырачак, «тере» дип әйтсәм, күбәләкне учына кысып үтерәчәк», — дип уйлаган һәм:
— Барысы да синең кулда, — дип, җавабын бик кыска тоткан.
«Барысы да синең кулда, учыңдагы күбәләк тә, Ходай тарафыннан бирелгән язмышың да» дигән халык әйтеме әнә шул вакыйгадан калган булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев