Аждаһа турында әкият
Чындырмы-юктырмы, белмим, яшәгән, ди, бер карт һәм булган, ди, аның бер улы.
(Таҗик халык әкияте)
Чындырмы-юктырмы, белмим, яшәгән, ди, бер карт һәм булган, ди, аның бер улы. Шулай беркөнне карт иртән торып тышка чыкса, ишегалды түрендәге чокырдан галәмәт зур аждаһа башы ут чәчеп тора, ди. "Аждаһа булса да, моңа кадәр миңа зыяны тигәне юк. Кая, дуслашыйм әле моның белән",— дип уйлаган карт. Хатыны сыер савып бетергәнне көткән дә, бер табак сөт алып, аждаһа алдына китереп куйган. Аждаһа сөтне эчеп бетергәч, рәхәтләнеп кикереп куйган. Шулчак аның авызыннан бер табак алтын чылтырап коелган. Карт, сөенә-сөенә, алтын тулы табакны күтәреп, өенә йөгергән.
Шул көннән башлап карт һәр иртәне дустын бер табак сөт белән сыйлаган, ә аждаһа аңа, табак тутырып, алтын бүләк иткән. Озакламый карт тирә-юньдәге иң бай кешегә әйләнгән.
Ләкин картның улы да бар бит әле. Аңа бу байлык кына аз тоелган. «Көн саен табак белән вакланганчы, аждаһаны үтерергә дә аның бөтен алтынын өйгә ташып куярга кирәк»,— дип уйлаган ул. Кылыч алган да, төнлә чокыр янына килеп, бар көче белән аждаһага кизәнгән. Ләкин аждаһаның башы түгел, койрыгы гына өзелгән. Тагын бер тапкыр чабам, дип кизәнгәндә, аждаһа аның үзен кабып йоткан.
Карт иртән торып ишегалдына чыкса, аждаһа кара көеп утыра, ди. «Нәрсә булды, ни кайгың бар?» — дип сораган аннан карт. «Синең улың минем башны чабып өзмәкче иде, мин аны кабып йотарга мәҗбүр булдым»,— дигән аждаһа. «Нишлисең, ул үзе гаепле, аның өчен үч алырга җыенмыйм. Без синең белән киләчәктә дә дус булып калырбыз», — дигән карт. «Юк,— дигән аңа аждаһа, мине күргән саен, син улыңны искә төшерерсең, ә мин киселгән койрыгым турында уйлармын. Безгә моннан соң бергә булырга ярамый».
Шулай дигән дә картның ишегалдыннан бөтенләйгә юкка чыккан аждаһа. Акыллы аждаһалар да бар икән шул дөньяда... И-их!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев