Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Асылъяр (әкият)

Моннан бик-бик күп еллар элек Урал таулары кочагына сыенып утырган бер авылда яшәгән ди бай кызы Гөлмибаян...

Моннан бик-бик күп еллар элек Урал таулары кочагына сыенып утырган бер авылда яшәүче бай кызы Гөлмибаян, ата-анасының каршы килүенә дә карамастан, сөйгәне ярлы егет Кәлимуллага ябышып чыга. Атасы, кызын каһәрләп, нәселебезгә тап төшергән денсез бездән яхшылык көтмәсен, дип, аннан бөтенләй ваз кичә.

Байларга эшләп кенә көн күрсәләр дә, Гөлмибаян белән Кәлимулла бәхетле булганнар. Ә иң зур бәхетләре кызлары Асылъяр икән. Кечкенә кызчык үзенең шаянлыгы-шуклыгы, яңгыравык тавышы белән ата- анасына юаныч булып, яшәргә көч биреп торган.

Тик бер дә бер көнне урманга печән чабарга киткән җирләреннән Гөлмибаян белән Кәлимулла кайтмый калалар. Кызлары урман юлыннан күзләрен алмый.

Икенче көнне дә әнисе белән әтисе күренмәгәч, кыз әнисенең туганы — Кәрим байларга юнәлә, һәм бай, аянычлы хәбәрне тыңлаганнан соң, югалучыларны эзләтергә ялчыларын җибәрергә була. Нәрсә дисәң дә, яхшы хезмәтчеләр иде, аннары Гөлмибаяны туган да тиешле бит әле...

Ялчылар киткән җирләреннән начар хәбәр белән кайта. Ничәмә-ничә чакрымнарга сузылган басу-кырлардан да, шаулап торган урманнан да, ул урман артындагы кодрәтлелеге белән дан тоткан Хәлим байның каралты-кураларыннан да берни калмаган. Алар урынында күз җитмәслек тирән бер чокыр гына пәйда булган, ди. Ниндидер иләмсез зур, коточкыч бер җәнлек, утлар чәчеп, һавадан атылып төшкән дә шундагы җир тишегендә юкка чыккан. Мөгаен, кызның әти-әнисен дә шул харап иткәндер.

Алла каһәрләгән зәхмәтле җир, дип, тирә-як авылларда яшәүчеләр бу тирәдән ераккарак күчеп китү ягын карый. Кәрим бай да гаиләсе белән читкә китә.

Шул көннән башлап бай йортындагы бөтен кара эш ятимәгә йөкләнә. Тик ни генә кушмасыннар, тырыш кыз үз вазифасын җиренә җиткереп үти, ди.

Тора-бара, аның чибәр булып үсеп килүен күреп, бай хатыны чыгырыннан чыга:
— Кара инде хәерче бетен! Минем кызымнан да матур булып, тирә-як егетләрнең барчасын да үзенә каратмакчы, ахрысы. Бүген үк югалсын күз алдымнан! — ди ул, зәһәрләнеп.

Ә бай асрау Асылъярдан алай тиз генә колак кагарга ашыкмый — аның үз исәбе. Кулга ярыйсы гына калым керәм дип торганда, нәрсәгә куарга? Асылъяр байлар нәселеннән, шулай булгач, ул аны рәхәтләнеп берәр байга хатынлыкка сата алачак. Киләсе көзгә уйлап карарга да булыр. Бу хәтле чибәргә икеләтә каерыр әле калымны. Киткәнче эшләтеп тә күпме файдасын күрерләр.

Асылъяр  шулай,  көн-төн  дими,  байга хезмәт  итә. Ярый әле авыр тормышында бер юанычы — көтүче дусты Сәетгәрәй бар. Эштә арып-талган кыз өчен сөйгәненең курайда уйнавын ишетү үзе бер куаныч була. Тик...

Бер дә бер көнне әлеге байга икенче авыл бае кунакка килә. Шундый да иләмсез-ямьсез икән, ди, тегенең кыяфәте. Юан корсаклы, кыска аяклы... Хәтта, ул шыксызны күреп, авыл этләре дә качып беткән.
Ә бу ике әшнә алдан ук сүз беркетеп куйган икән. Әгәр дә кыз булачак кияү күңеленә хуш килсә, ул аны хатынлыкка һичшиксез алачак, ди.
Байбичә дә боларның очрашуына зур өмет баглый. Әнә үз кызлары да буй җитеп килә. Чибәр, булдыклы Асылъярдан ничек тә тизрәк котылырга икән исәпләре.

—  Менә безнең уңган кызыбыз шушы инде. Үз балабыздай кадерләп кенә үстердек без аны, — ди ялагайланып бай хатыны.
Кызны күреп, бай бик канәгать кала. Чыннан да, бу кара каш хәйран, хәйран матур! Сызылып киткән чем-кара дуга каш, болан баласыныкыдай зур инсафлы күзләр. Нечкә бил, зифа буй. Аннан уңганлыгы да бар, ди, бит әле үзенең.

Шулай итеп, ике бай, калым турында килешкәннән соң, көзгә туй итәргә, дип, кул да бирешәләр.
—  Хәерче бете, сөенер идең, ичмасам! Байның баена ярәштек үзеңне. Ятим бала дип тормадык...
Бу хәбәр Асылъярның бөтенләй өнен ала. Ул бит, тырышыбрак хезмәт итсәк, бай аларның Сәетгәрәй белән бергә булуларына каршы килмәс, ичмасам, тормышымдагы бердәнбер юанычым, сөйгәнем белән кушылырмын, дип хыялланып яши иде. Шулчаклы бәхетсез булып туганчы, никләргә генә дөньяга килде икән? Мондый ук шыксызның куенына кергәнче, яшәмәвең артык! Асылъяр, уңайлы вакыт табып, Сәетгәрәе янына йөгерә.

Үзәкләрне өздереп, ерактан сагышлы көй агыла. Күрәсең, коточкыч хәбәрне сөйгәне дә ишеткән. Асылъяр, үкси-үкси, егетнең күкрәгенә каплана.

—  Нишләргә, ни уйларга да белмим инде... Кадерлем, әйт әле, син мине ихластан яратасыңмы?
—  Шаяра торган вакытмыни, Сәетгәрәй. Куй әле...
— Шаярмыйм, җаныкаем. Яратуың чын икән, әйдә качып китәбез.
—  Юк-юк! Алар безне барыбер тотар. Мин куркам. — Кыз тагын да үксебрәк еларга тотына.
—  Куркасың икән, бар, алайса, мин риза, дип, алла¬рына барып тезлән.
—  Аллам сакласын... Ул иләмсез белән никахлашкан¬чы, яшәмәвең хәерле. Качыйк соң, алайса...
—  Бер-беребездән генә аерылмыйк, сөйгәнем. Әгәр дә артыбыздан җитеп тотарга уйласалар, кыядан атылып, җир кочагында очрашырбыз.
—  Мин риза. Кич авышуга, байлар йокыга китүгә көт мине.

Яшьләр качып та китсеннәр ди. Бәлки, бәхетләрен дә тапкан булырлар иде. Төн уртасында бай хатыны су эчәсе килеп уянмаса. Асылъярга дәшә, кече яктан та¬выш бирүче юк. Моның бөтенләй дә ачуы кабара... Әллә ятимә хәерче, бай кәләше булдым дигәч тә, башка тыңламаска маташамы аны? Тукта, өстерәп алып чыксын әле чәченнән. Күрсәтсен байбичә булуын. Җилтерәп караңгы якка чыкса, ни күрсен — мич янындагы сәке буп-буш.
—  Әй, кем бар анда, теге мәлгуньнән җилләр искән...

Өйдә чуалчык башлана. Сәетгәрәйнең дә юклыгы беленгәч, болар эшнең нәрсәдә икәнлеген тиз аңлап ала. Качканнар хәерсезләр! Артларыннан куа китәләр. Җәяүле ун атлаганны атлы бер генә атлый шул. Күп тә үтми, бай ялчылары боларның эзләренә төшә. Менә-менә куып җитәчәкләр. Кая яшеренергә? Шулай ук эзәрлекләүчеләр кулына эләгерләр микәнни?

Чыннан да, ерак та түгел ата-анасын йоткан чокыр бар барын. Алар да бу дөньядан бергә киткән иде. Кызларының тәкъдиренә дә шул язылган булып чыга инде, алайса...

Күктән утлы дәһшәт атылган көннән башлап бу урын зәхмәтле җир дип атала башлый. Тирә-якка «анда аяк баскан кеше шундук үләчәк» дигән хәбәр таралып, халык бу җәһәннәмгә якын килергә дә курка, һәм шул көннән соң чокыр тирәсен еракларга сузылган урман чолгап ала.

Асылъяр белән Сәетгәрәйне байның ялчылары тотып алабыз дигәндә генә, гашыйклар агачлар арасына кереп югала. Моны күреп торган бай, ачуыннан шартларга җитеп, артларыннан кычкырып кала:
— Хәерче бетләре, бетегез, бет. Рәхәт, иркен тормышка чыдый алмаган идегез, үлемегезне шунда табыгыз. Алла каһәрләгән ата-анадан нинди җүнле бала тусын ди.

Нәрсә булса, шул булыр, дип, курка-курка гына булса да егет белән кыз эчкәрәк уза. Гаҗәп, кара урман аларга юл бирә төсле.
—  Сәетгәрәй, дәһшәт әтием белән әниемне юк итсә дә, әллә безне яшәтергә уйлый инде? Әллә сынап кына карамакчымы?
Агачлар бетүгә, алар алдында зур, тирән чокыр пәйда була.
—  Кара әле, Асылъяр, чокыр эчендә таш кала чалымлана түгелме?!
Яшьләр корылмаларга табарак юнәлә.
— Йортлар, каралты-куралар, кеше сыннары... Тик бары да таштан...
— Таш сыннар әйтерсең лә чын кешеләр...
— Сәетгәрәй, әйдә, китик без моннан җәһәтрәк. Ул таш сыннар безгә таба килә сыман.

—  И-и, җүләркәем! Таш курчаклардан өркеп, яңадан теге явызлар кулына эләкмәкче буласыңмы? Әйдә, берәр кулайрак корылманы сайлап алыйк та шунда тукталыйк. Без бергә, сөеклем, шуңа куаныйк.
Куркуларын җиңеп, нәрсә булса, шул булыр, дип, таш корылмалар арасында иң мәһабәт булып күренгән йортка таба атлый гашыйклар. Әйтерсең лә биредәге таш корылма чып-чын байлар сарае. Бүлмәләрнең исәбе-хисабы юк. Кунак бүлмәсе дә, аш бүлмәсе дә, йокы бүлмәсе дә, йорт җиһазлары да, урын-җир дә — барысы да бар. Тик бары сы да таштан гына. Бүлмәләрдә таш сыннар да аз түгел. Алар читтән генә шулай куркыныч күренгән. Якыннан гади кешеләрдән берни белән дә аерылмыйлар.

Кунак бүлмәсендәге ике таш сын яшьләрне үзләренә аеруча җәлеп итә. Әйтерсең лә каршыларында үтә чибәр кыз белән егет басып тора. Тик кыз сыны тәрәзә буенда, егетнеке ишек төбендә.

—  Сәетгәрәй, әйдә, боларны икесен бергә бастырыйк. Нәрсә алар бер-берсенә кул сузып Сак белән Сок кебек тилмерешеп тора.
Боларның тегеләрне бергә куюы була, коточкыч да¬выл чыгып, тирә-якны караңгылык баса.

Яшьләр аңнарына килеп күзләрен ачса, ни күрсеннәр... Каршыларында баһадир гәүдәле егет белән искиткеч гүзәл кыз пәйда булган.
—  Коткаручыларыбыз безнең! — Һәм яннарындагы теге егет, берни аңламый куркып аптырашта калган Асылъяр белән Сәетгәрәйне тынычландырырга теләп, үзләре белән булып узган вакыйганы бәйнә-бәйнә сөйләп китә: — Бу каралты-кураларның хуҗасы — Хәлим бай. Аның Гөлҗиһан исемле бик гүзәл кызы бар иде. Кара кашның зиһенне җуярлык матурлыгы тау-таш арасында яшәүче дию пәриенә дә барып ишетелә. Явызлык патшасы, кызны үзенә соратып, Хәлим байга димче карчыгын җибәргән. Ә гүзәлкәй күптән патша малаена ярәшелгән, һәм аңарга унсигез яшь тулуга, яшьләр кушылачак икән. Бу хәбәрне ишетеп, теге әзмәвер бөтенләй котырынган. Гүзәлләрнең гүзәле аңа түгел, ниндидер җир кешесенә эләксен әле. Ул кызның әтисенә үзе юл алган, һәм: «Кара аны, кызыңны миңа бирмәсәң, бөтен дөньяңны ташка әйләндерәчәкмен!» - дип янаган. Чыннан да, патша малаеның кыз янына күрешергә килгәнен генә сагалап торган да, һавадан зәхмәт җибәреп, байның барлык бай¬лыгын — сараен, каралты-кураларын ташка әйләндереп, җир куенына яшергән. Бай үзе дә, кызы, булачак кияве, кул астындагы хезмәтчеләре белән бергә таштай катып, сихер йокысына чумган.

Асылъяр да, Сәетгәрәй дә егетнең сүзләрен ис-акыллары китеп тыңлыйлар. Менә сиңа таш кала!
—  Патша малае ул мин инде. Ә каршыгыздагы Чибәркәй — шул Хәлим бай кызы, минем кәләшем. Дию пәрие кулыннан безне, зәхмәтле җирдән курыкмыйча, бер-берсен ихластан яратучы егет белән кыз гына коткара ала чак иде, — дип, сүзен дәвам иттерә егет. — һәм бүгенге көндә яшәвебез белән без сезгә бурычлы. Әтиемнең уллары хәзер икәү — син һәм мин! Киленнәре дә. Әйдәгез мәмләкәткә, куандырыйк үзен!
Улы югалу хәсрәтеннән патша бөтенләй чиргә сабышкан була. Үлем түшәгендә ятучы ата малае табылу шатлыгыннан шунда ук аякка да баса. Улы белән Сәетгәрәйне тәхетенә утыртып, мәмләкәтен ал арга тапшыра.

—  Телисез икән, дәүләтебезне икегә бүлегез! Телисез икән, бергәләп идарә итегез! Тик бер үтенечем бар сезгә, оланнарым. Үзем исән вакытта туйларыгызны күрәсем килә!

Бу бәхетле ике парга карап шатланмаган кеше бар микән, дисәк? Бар икән! Асылъяр белән Сәетгәрәйнең исән калуларын, патша малае һәм аның кәләшен сихердән коткаруларын Кәрим бай да ишетә. Бетте, болай булгач. Шулай һәр сәгатьне үзенә җәза көтеп яшәгәндә, боларга ишек шакыйлар.

Ир-атның Сәетгәрәй түгеллеген күреп, бай бераз тынычлана төшсә дә... Чү, кызы Асылъяр бугай ла. Бай керүчеләрнең алларына килеп ава.
—  Зинһар, кызым, гафу ит! Начармы-яхшымы, мин синең туганың. Ярты байлыгым сезнеке, кадерлеләрем. Шундый да итеп туй үткәрермен үзегезгә!

—  Ни сөйлисең син, бай абзый? Бу бит без! Туганың Гөлмибаян белән киявең Кәлимулла. Әллә танымаслык ук булганбызмы? Хәер, ничә ел үткәндер шул.
Әй байның шатланганын күрсәгез... Керүчеләр, чыннан да, Асылъярның ата-анасы икән лә! Менә алар коткаручылар!

Бай, сеңлесе белән киявен түргә уздырып, өстәл өстенә тәмледән-тәмле ризыклар китерттерә. Ярарга ты¬рышып, яннарында бөтерелә-бөтерелә сыйлый кунакла¬рын. Кызларын карап үстерүен, Сәетгәрәй белән бергә Асылъярның патша малаен сихердән азат итүен сөйләп, ата белән ананы йомшартырга, җайларга тырыша.

Гөлмибаян белән Кәлимулла, сөенечле хәбәрне ишетеп, шундук патша сараена бару ягын карыйлар. Бай, иң яхшы атларын җигеп, үзе кучер булып илтә китә боларны. Бәлки, Асылъяр гафу итәр?..

Алар килеп җиткәндә, туйның иң кызган чагы була. Бай, күз яшьләренә буылып, яшьләр алдына килеп егыла...

— Асылъяр, кызым, зинһар, кичерә күр инде. Гаебем бик зур. Шуңа күрә дә менә туеңа атаң белән анаңны китереп җиткереп, гафу үтенергә ашыктым. Ничек кенә булса да, мин бит әниеңнең туганы, балакаем!
Асылъяр әнисе белән әтисе табылу шатлыгыннан байны гафу итәргә була. Тик бер шарт белән: берәр явызлык кылганы беленсә, илдән шунда ук куылачак. Игълан башка байларга да таратыла. Чыннан да, хәзер бу илдә халык иркен вә бәхетле яши, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев