Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Ашка — аш, ташка — таш! (әкият)

Бик күп, бик күп еллар элек булган, ди, бу хәл.

Бик күп, бик күп еллар элек булган, ди, бу хәл. Ул вакытта әле хайваннар да, еланнар да, кош-кортлар да, хәтта кешеләр дә, кабиләләргә бүленеп, үз җирләрендә генә яшәгән, һәрберсенең аерым биләмәсе булган, ди.

Ә менә тузбаш еланнар бер дә уңмаганнар, ди, күршеләреннән. Алар урнашкан урман янындагы тауларда бөркетләр кабиләсе яши икән. Бер дә көн күрсәтмәгән тегеләр бу мескеннәргә. Кая гына бармасыннар — азык эзләгәндә дә, йөрергә чыксалар да — гел шулар томшыгына эләгә икән бичаралар. Бигрәк тә балалары иза чиккән. Аналары чак кына күздән ычкындыруга, теге мәлгуньнәр хап итеп эләктереп ала икән. Газизләрен югалтканнан соң, күз яше түгәргә генә кала икән ата-анага.

Бөркетләр урман итәгендә яшәүче кешеләр кабиләсенә дә тынгылык бирмәгән. Ул чебеш дисеңме, ул каз-үрдәк дисеңме… Туймас тамаклар сарыкларга хәтле күтәреп китәләр икән, ди, хәтта.

Әйе, адәм балалары кайчак тузбашлардан да михнәт күргәләгән, ди, анысы күргәләвен. Тик еланнарга кешеләрнең йорт-җирләренә килер өчен ачык басу аша үтәргә кирәк булган шул. һәм шуңа да, зур томшыклардан курыкканга да, алар ул якларга барырга шүрләгән. Урманга ялгыш адашып килеп чыккан мал-туарга эләгә икән, Ди, эләгүен әлеге шуытучылардан. Ә хуҗасы каян белсен малкаеның кая киткәнен һәм нинди һәлакәткә очравын.

...Ә менә бөркетләр зыян-зәүрәтне көн саен ясаган адәм балаларына. Әле ничек кенә… Шулай беркөнне тегеләрнең бозау кадәр бозауларын алып күккә күтәрелүләрен күреп, ул төбәктә яшәүчеләрнең түземлеге төкәнә. Шул көннән соң кабилә халкы җыелып киңәш тоткан, ди. Ничек котылырга теңкәләренә тигән бу канатлы әзмәверләрдән?
Күпләрне тыңлаганнан соң, өлкән аксакал кабиләдә-геләргә үз киңәшен җиткерә:

— Бу гуҗлардан аларны үзебезнең яклардан куып кына котылып булыр, шәт. Кабиләдәге барлык ир-егетләр иртәгә таң белән ауга әзерләнсен. Бердәм җыйналып алынсак кына без ал ардан арынырбыз, мөгаен.

Таң беленүгә, авылның баһадир егетләре, олпат ирләре, ук-җәяләрен алып, тауга менеп китәләр. Тегеләрне оялары белән юк итәргә дип! Гаять кодрәтле булып күренгән бөркетләр адәм балаларының көчлелегенә хәйран тиз инана. Алар, җор ир-егетләргә каршы тора алмыйча, һәммәбезне берәм-берәм чүпләп-кырып бетермәгәйләре дип, башлыклары янына җыйналалар. Олуг галиҗәнаплары да, үзләренә килгән афәтне күреп, тегеләргә тизрәк катгый карарын әйтергә ашыга:

— Мондый да миһербансыз адәми затлардан ерактарак булуыбыз хәерле. Алар яшәгән төбәкне калдырып, кыя ташлар арасына, иң мәгърур таулар биеклегенә барып урнашуыбыз хәерле. Әзерләнегез!

Башлыклары сөйләп бетерүгә, бу тау-урманнар арасында яшәүче барлык бөркетләр дә кеше күтәрелә алмаслык кыя тауларга таба юл алалар, һәм дәррәү кузгалган җиңелүчеләр күз ачып йомганчы башлыклары артыннан юк та була. Җәядән атылган уклар гына, сызгырып, артларыннан озатып кала үзләрен.

Кешеләр үз алачыкларына кайтып китүгә, бу көрәшне мыштым гына ояларыннан күзәтеп яткан тузбаш еланнар берәм-берәм җир өстенә күтәреләләр. Кырылган бөркетләрне, ал арның буш ояларын күреп и шатланышканнар, и сөенешкәннәр, и уйнаклашканнар, ди, тузбашлар. Мондый да илаһи бәйрәмне билгеләп үтәргә еланнарның һәммәсе дә кабилә башлыгының оясы янындагы болынга җыйналган, ди. Дошманнарыннан котылу көнен гаять тә олылап үткәргәннәр, ди, тузбашлар.

Рәхәтләнеп күңел ачканнан соң, кабилә башлыгы еланнарны үз янына дәшә.
— Бүген иң куанычлы көнебез! Бу көннән соң һәр-беребез дә урманның кай җирендә шуышасы килә, шунда шуыша алачак. Оясыннан кайчан чыгасы килә, шунда рәхим итсен! Балаларыбыз өчен дә ут йотып яшисебез юк. Аларга да җир өстендә хәзер, курыкмыйча, теләгәнчә уйнарга-тәгәрәргә мөмкинлек хәттин ашкан. Мондый чиксез шатлыгыбыз белән без күршебездә яшәүче кешеләргә бурычлы! Алар — безнең коткаручыларыбыз! Шуңа күрә дә боерыгым шундый: бүгеннән бер генә тузбаш елан да кешеләргә дә, ал арның мал-туарларына да тешен күрсәтмәскә, аларга зыян-зәүрәт ясамаска тиеш! — һәм дә инде, барысы да дикъкать белән тыңлыйлармы икән дигәндәй, янындагыларга күз сирпеп алырга да онытмый олуг галиҗәнаплары. Аннан, тавышын күтәрә төшеп, сүзен янә дәвам итә: — Белегез, кем дә кем әмеремә буйсынмый, аны каты җәза көтә. Гаепле үлемен кырмыска оясында табачак! Исегездән чыгармагыз, бүгеннән адәм балалары — безнең дусларыбыз! Ашка — аш, ташка — таш, ди иде бабаларыбыз. Без дә күрсәтик аларга кемлегебезне. Башка еланнарны белмим, ләкин кешеләр теленнән «тузбаш чаккан» дигән сүзне ишетергә язмасын! Ә хәзер, шатлыклы көнебезне дәвам итеп, туйганчы күңел ачыйк!

Тузбашларның бу тантаналары бик озак барган, ди. Алар таң атканчы бәйрәм иткән, күңел ачкан. Менә бит, ниһаять, кан дошманнарыннан арыну бәхетенә дә ирештеләр, үз җирләренә үзләре хуҗа!

Ә инде сүзләрендә тордылармы икән дисәгез?..

Шул көннән соң тузбаш еланнарның олуг кабилә башлыклары әмерен җиренә җиткереп үтәүләрен үзегез дә! хшы беләсез. Аның сүзеннән чыкмаганлыкларын! Бала акта кайсыбыз гына кулында уйнатмады икән ул җан яләрен… Бер генә тузбаш еланның да бер генә кешегә дә зыян-зәүрәт ясаганы, бәла-каза китергәне юк, дип, тәгаен әйтә алабыз.

Шулаймы, балалар, сез дә шулай уйлыйсыздыр бит? Алар сүзендә торган кебек, безгә дә сүз бирергә кирәк, дусларым! Тузбаш еланнарны без дә кыерсытмыйк! Аларның кабилә башлыклары әйткәнчә, ашка — аш, ташка — таш!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев