Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Арча читеге (әкият)

Яшәгән, ди Айзирәк исемле бик матур кыз.

Борын-борын заманда кара урманда, әбисе-бабасы белән яшәгән, ди Айзирәк исемле бик матур кыз. Аларның Актырнак исемле этләре һәм Буян исемле алмачуар атлары булган. Айзирәкнең егете Булат көн саен авылдан бу кыз янына кунакка килә торган булган.

Көннәрдән беркөнне әби белән бабай урманга җиләккә киткәннәр. Кыз өйдә үзе генә калган. Аңа чит кешеләргә ишек ачмаска куша әби-бабасы. «Ярар» дип ишек бикләп кала кыз. Ә бераздан ишек шакыйлар. «Кем бар» дип сорый кыз. «Мин бу, Булат, ач ишекне» дигән тавыш килә.

Тавыш Булатныкы, шулай да, Айзирәк акыллы кыз була. «Тәрәзә янына кил, күрим үзеңне» ди. Тәрәзә аша Булатны күргәч кенә, Айзирәк ишекне ача. Шул вакыт ишектән явыз Дию килеп керә. Ул Булатка әверелеп, аның тавышы белән сөйләшеп, кызны алдаган була. «Ха ха ха! Эләктеңме кызыкай! Мин сине үзем белән алып китәм, җыен! » дип кычкыра. «Үзең белән ни аласың килсә шуны ал! Акчамы, алтын-көмеш йөзек-алкамы?» дип кыз каршына алтын-көмеш, акча һәм асылташлар тезеп куя. Кыз берсен дә алмый, ул бик акыллы була.

Елаган булып, «Дию абый, мин үзем белән Арча читеген алыйм әле, рөхсәт итче!» ди. Саран Дию моңа шатлана гына, «Ал, юләр кыз, алтыннарым миңа кала, ха ха ха! » дип көлә. Айзирәк тиз генә читекләрен киеп ала да Дию белән китеп бара.

Кичкә алар Диюнең тау куышындагы яшерен сараена килеп җитәләр. Айзирәк ни күзе белән күрсен, дистәдән артык аның күк матур кызлар сарайда бикләнеп куелган. Барысы да алтын-көмеш муенса, алка, йөзекләрдән, кесәләре тулы акча икән...

Ә бу вакытта әби-бабай елашып утыра икән, кызыбыз кайда икән дип. Күп тә үтми, Булат килеп җитә. Хәлне аңлаганнан соң, өйдә нәрсә юк икәнен ачыклый. Читек, Арча читеге юк бит! Егет тиз генә бабайның атына атлана да Дию эзе буенча китә. Актырнак аны Дию эзе буенча алып бара.

Төн буе бара торгач Дию торган урынга килеп җитәләр. Булат Диюне чакыра, тегесе чыкмый. Шуннан Буян кушаяклап ишеккә китереп тибә башлый, Актырнак өрә, Булат быргысын чыгарып уйната башлый. Дию түзми, атылып чыга. «Ни кирәк сезгә?!?» ди. Булат хәлне аңлатып бирә. Дию әйтә «Ярый, хуш, тик шартым бар. Анда кызлар күп, бер үк киемнән булачаклар, йөзләре капланган булыр. Үз кызыңны танысаң, алып китәрсең, танымасаң үзең дә, бу ат белән эт тә минем сараемда калачаксыз», ди.

Егет риза була, тик үзе дә бер шарт куя. «Дию абый, мин отсам, андагы барлык кызларны да азат итәрсең!» ди. Дию көлә, риза була, имеш барыбер ота алмас егет, танымас кызын дип уйлый. Дию барлык кызларга бертөрле күлмәк, башлык, аяк киеме киертә, йөзләрен каплый. Айзирәк эшнең нидә икәнен сизеп, зур аяк киеме ала да, читеге өстеннән киеп куя. Аягы кечкенә, ыспай булганга беркем берни сизми. Ә Булат керер алдыннан гына, аяк киемен салып, яшереп куя. Айзирәкне егет читегеннән танып ала да, янына килә, минеке шушы кыз!», ди.

Дию җиңелә, Булатны да, Айзирәкне дә, башкаларны да җибәрә. Булат үз чиратында калган кызларга Диюдән алган алтын, көмеш, асылташларны, акчаларны аңа калдырып чыгарга куша. «Байлык — бер айлык. Азатлык кадерлерәк!», ди.

Шулай итеп, Айзирәк белән Булат, шул көнне үк туй ясаганнар. Әле дә тату гына яшәп яталар ди. Аларны янә кавыштырган Арча читеге иң кадерле урында саклана икән.
Аларның туенда мин дә булдым, гармун уйнадым, балдан авыз иттем. Мыек очы да бераз чыланды...

Марсель Шәрәпов, Арча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев