Ана йөрәге
Танылган риваятькә нигезләнеп язылган әкият.
Яшәгән, ди, бер егет. Аның сөйгән кызы булган. Бу ике яшь йөрәкнең бер-берсенә мәхәббәте җырларга салырлык, риваять-легендаларда сөйләрлек матур һәм көчле булган.
Ләкин кара эчле, хөсетле бәндәләр егетнең сөйгәнен кара сихер белән сихерләгәннәр, һәм кыз беркөнне, кечерәеп, уймак кадәрле генә булып калган. Никах мәҗлесенә әзерләнеп йөргән егет кара кайгыга баткан. Бөтен тирә-юньнән сихер кайтаручы имчеләрне эзләтә башлаган. Ниһаять, табылган шундый карчык. Ул бу кызны элеккеге рәвешенә кайтарырга риза булган. Егеткә:
— Әниеңнең йөрәген алып китер, шуның бәрабәренә сөйгәнеңне кеше кыяфәтенә кайтарырмын, — дигән.
Егет сөйгәнен бик нык яраткан булган шул... Әнисе янына киткән. Әмма аңа бу хакта әйтергә кыюлыгы җитми тора икән. Улының борчылып йөрүен күргән ана үзе сораган:
— Улым, башыңа нинди кайгы төште? Нигә болай боек йөрисең? Берәр хәлгә дучар булмагансыңдыр бит?
Егет әйтергә мәҗбүр булган:
— Бәхетем бәрабәренә синең йөрәгеңне китерергә куштылар, әнием...
Ана кеше озак уйлап тормаган.
— Мә, балам, ал йөрәгемне, синең бәхетең өчен йөрәгем дә кызганыч түгел, — дигән.
— Юк, әнием, — дигән егет. — Мин синең йөрәгеңне бәхетемә алыштыра алмыйм.
Ана, үз баласының бәхетсезлеген күреп, бик борчылган һәм булачак киленен бөтен җан тылсымы, изге теләк-догалары белән имли-өшкерә башлаган. Кыз шунда ук үз хәленә кайткан.
Егет имче карчык янына килеп, аны ачуланган:
— Мин синең өчен әниемнең йөрәген ала яздым, юньсез карчык! — дигән.
— Хаксызга ярсынма, улым. Анаң, чыннан да, сиңа үз йөрәген бирде. Әмма сихри өмет-хыяллар, изгелек, илаһи мәхәббәт рәвешендә бирде ул аны. Ә син, шуны аңламыйча, анаңны харап итә яздың. Мин сиңа шуны аңларга ярдәм иттем.
Егет моңа каршы ни әйтергә дә белмәгән, оятыннан җир тишегенә кереп китәрдәй булган. Кереп тә киткән булыр иде, тик аның әнисе һәм сөйгәне белән бәхетле гомер кичерәсе бар шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев