Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Алыплар белән ни булган?

Алпамыш ыруы турында риваять.

Алпамыш ыруы
Бик борынгы дәверләрдә Каф таулары белән Урал тауларында алыплар ыруы яшәгән. Боҗра булып тезелеп утырган таулар уртасындагы Зәңгәр күл буенда тирмәләр корып яшәгән алар. Алыпларга таулар артындагы дөньяга чыгу катгый тыелган. Читкә китүнең кирәге дә булмаган, чөнки Зәңгәр күл буенда ризык та, эчәр су да, киекләр һәм кош-корт та җитәрлек булган.

Әмма үсеп җиткән һәр егет-җилән таулар артындагы бу чит-ят дөнья хакында уйланып куя икән. Әле яңа гына буй җиткезгән, үзенең көче, егәрлеге, зирәклеге белән дан казанган Алпамыш та бу хакта уйланган. Әмма ул башкалар кебек уйланып кына калмаган, таулар артындагы дөньяга сәфәр кылып кайтырга булган.

Өч көн, өч төн барганнан соң, ул, боҗра тауларны үтеп, киң үзәнгә килеп чыккан. Андагы атлап та чыгып була торган инеш-елгаларны, түмгәк-калкулыкларны һәм бер карышлык агач-үләннәрне күргәч, тел шартлатып куйган. Тик бу дөньяда үзе кебек җан ияләренең булмавы гына аның кәефен җибәргән.

Шулай күпме йөргәндер, кинәт аяк астында бер сәер тавыш ишетелгән. Иелеп караса, Алпамыш тагын да гаҗәеп бер күренешкә тап булган. Дүрт аяклы кәрлә хайван кисәге бер ботак кисәген тартып бара, ә ике аяклысы шул ботакка чытырдап ябышкан, ди. Ботак тырналып барган урында кара эз кала. Бу корт-бөҗәктәй затлар йөргән эз йомшап, күпереп тора, ди. Шул җиргә ике аяклы затлар орлык сибеп бара, ди...

Алпамыш бераздан аңышып алган: ике яклы, дүрт аяклы затлар аяк асты тулы бит монда! Әнә алар, бердәм булып, Алпамыштан читкә чабалар... Аксап-туксап атлаганнары да бар араларында. Алары Алпамышның килбәтсез чабаталары астында калып имгәнгәнме әллә?
Алпамыш үзенең бу кәрлә җан ияләре яшәгән дөньяга зыян салып йөрүен аңлаган. Шундук үз иленә кайтырга чыккан. Ләкин түзмәгән, үлән арасында чабып йөрүче ике аяклы бер җан иясен кесәсенә алып салган.

Сак-сак кына басып атлый торгач, өч көн, өч төн дигәндә Алпамыш үз ыруына кайтып та җиткән. Таулар уртасында балкып яткан Зәңгәр күл буена үтәр алдыннан, чабатасындагы тузанны кагып алган. Чабатадан төшкән балчыктан тагын бер тау барлыкка килгән.

Шулай итеп, Алпамыш кабат үз иленә кайтып егылган. Бераз хәл алгач, ыру башлыгына барып баш орган. Кесәсенә салып кайткан кәрлә затны алып күрсәткән. Алпамышның учында тыпырчынып ятучы бу җан иясен күргәч, ыру башлыгы телсез һәм өнсез калган. Ул Алпамышны бик каты ачуланган һәм бу кәрлә җан иясен үз иленә кабат илтеп куярга кушкан. Аннары үзе генә белгән илаһи догаларын укырга керешкән...

Әлбәттә, алыплар ыруының Алпамыш дигән батыры ата-бабаларыбызның берсе булган бу кечкенә адәм затын алып кайткан урынына кире илтеп куйган. Алып батырлар хакында безнең телдә йөргән, борынгыдан сөйләнеп килгән риваять-легендалар шушы вакыйгадан соң туган дип тә әйтәләр, дөрес булса.

Ә алыплар белән ни булган соң? Алар һаман шунда яши, ди. Алпамышны мондый сәфәрләрдән тыйганнар. Кешеләрдән күреп, алыплар күл буендагы уңдырышлы үзәннәрне сукалап, йомшартып, анда иген игә башлаганнар. Монысын инде кешеләр шул таулар ягыннан агып чыккан киң елгалар өстендә йөзеп килгән бүрәнә чаклы салам камылларына карап белгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев