Ялкаубикә ничек үзгәргән?
Матурлык һәм хезмәт йөри янәшә.
Яшәгән, ди, бер Ялкаубикә исемле бал корты. Ул бик иренчәк, бик әкрен, бик тә таза булган, ди. Аның белән беркем дус булмаган, чөнки ул берни эшләмәгән, бал да җыймаган, гел үзе турында гына уйлап яшәгән. Ул шулай да үзе турында начар уйламаган, ялгызлыгын үзеннән күрмәгән. Башка бал кортлары аның шундый булуына аптырашып беткәннәр.
Аның барлык эше – ашау да йоклау булган. Ә, онытканмын икән, тагын бер зур эше – көзгегә карарга яраткан, ләкин үзенең артык симез булуын көзгедән дә күрмәгән.
Көннәрдән бер көнне ул чәчәк аланына чыккан. Ни күрсен: барлык бал кортлары чәчәктән чәчәккә кунып, бал җыялар, үзара көлешәләр, сөйләшәләр икән. Аңа бик тә ямансу булып киткән һәм дусларсыз күңелсез икәнен аңлаган. Әмма аның белән беркемнең дә дус буласы килмәгән, хәтта сөйләшмәгәннәр дә. Ялкаубикә күңелсезләнеп, ут тизлегендә өенә очкан. Бердәнбер юанычы – көзгесе каршына ятып бик озак елаган ул. Шул вакытта көзгесе җанланган һәм Ялкаубикәгә читтән үзен күрсәткән: барлык бал кортлары тырышып бал җыялар, ә ул тик очып йөри, башкаларга күңелле, ә ул ялгызы көне буе көзге каршында. Әйе, Иренбикәгә бик тә авыр булган, үзенең хатасын аңлаган ул. Көзгесе аңа шундый матур киңәш биргән: «Син эшлә күбрәк, сиңа дуслар кирәк!»
Шул көннән Ялкаубикәбез көн дә баш күтәрмичә эшли, башкалар кебек таң сызылу белән ямьле аланнарга очып, бал җыя башлаган. Хуш исле чәчәкләр аны елмаеп каршылыйлар, кояшның җылы нурлары аны иркәли, ә назлы җил, кызын яраткандай, башыннан сыпыра. Аның биле көннән-көн нечкәрә, кәефе дә күтәрелә бара. Бу үзгәрешләрне күргән бал кортлары аның белән сөйләшә башлыйлар. Ә бер бал корты аңа болай ди:
– Син Ялкаубикә түгел, син хәзер Тырышбикә инде! Исемеңне үзгәртик әйдә!
Бу сүзләрдән соң ул күкнең җиденче катында була! Эх! Рәхәт тә соң дусларың булу, алардан җылы сүз ишетү!
Алинә Рафикова, 41 нче мәктәп, Чаллы шәһәре, «Ак каурый» әдәби түгәрәге әгъзасы.
Ләйсән Галиуллина рәсеме.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев