Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Тиен-очучы турында әкият

Биеклектән курыккан, әмма куркуын җиңгән тиен турында әкият.

Матур урманда яшәгән, ди, бер Тиен. Аның Куян дусты булган. Алар урманда 
йөгереп, шаярып уйнап яшәгәннәр. Тиен биеклектән бик курыккан. Шуңа күрә 
ул биек агачларда сикермәгән. Тиеннең хыялы бар икән – ул үз урманын югарыдан 
карарга теләгән.
Бер көнне Тиен кәефсез генә ботакта утыра икән. Бер мәлне аңа һавадан кемдер 
эндәшкән: "Нишләп кәефсезләнеп утырасың?". Бу Бөркет булып чыккан. Тиен 
әйтә икән: "Минем урманны биектән карыйсы килә, шуңа утырам әле уйланып". "Әйдә, 
минем өстемә утыр, мин сиңа урманны күрсәтәм", - дигән Бөркет.

Тиен Бөркет өстенә утырган да күзләрен йомган hәм алар күккә таба очканнар.

Тиен әкрен генә күзләрен ача башлаган. Күргән дөньяга шаккатып, сокланып карый-карый куркуын да оныткан. Алар озак-озак итеп урман өстеннән очып әйләнеп, иң 
зур агачның башына кунганнар. Тиен Бөркеткә рәхмәтләрен белдереп, 
саубулашкан һәм агач башларыннан сикерә-сикерә өенә таба йөгергән.
Урманда яшәгән хайваннанар Тиеннең агачтан-агачка очуын күреп, 
сокланып карап торганнар. Шул көнән башлап Куян дусты аны Тиен-очучы дип атый башлаган. 
Ханнанов Тимерлан, Чаллы, 2нче гимназия, 3А сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев