Озын койрыклы куян (әкият)
Куянның ул заманнарда койрыгы бик озын, ә аяклары кыска булган.
Борын заманда бик матур яшел урманда яшәгән, ди бер Куян. Ул бер дә эшләргә яратмаган, гел күңел ачып кына йөрисе килгән аның. Башка җәнлекләр дә шулай яшидер кебек тоелган аңа. Әнә Тиен көнозын агачтан-агачка сикереп йөри, күңел ача, барыннан да канәгать. Шулай булмый ни, аның бит койрыгы гына да нинди купшы, йомшак, калын! Куянныкы кебек килбәтсез озын да түгел!
Әйе-әйе, Куянның ул заманнарда койрыгы бик озын, ә аяклары кыска булган. Ул, Тиеннән көнләшеп, гел агач башына менеп, вакытын күбрәк шунда уздыра икән.
Җиләкле аланнары, искиткеч матур хуш исле чәчәкләре, меңьеллык горур агачлары булган бу бай яшел урманда бик акыллы, тәҗрибәле, барлык җанварларга да киңәшләрен бирүче Аю-карт яшәгән. Беркөнне Куян аның янына килгән дә бик каты зарланган.
– Аю бабай, коткар! Койрыгым озын, Тиеннеке кебек матур түгел, колакларым да озын, ямьсез. Мин Тиендәй җитез дә түгел, – дигән.
Аю тыңлап торган да:
– Куян, син гел зарланып йөрмә, шөкер итеп яшә! Озын койрыгың ярдәмендә агач башында әнә ничек йөрисең, ул сине егылып төшүдән саклый. Үзеңнән канәгать бул! Үзең булып калырга өйрән. Эшеңне тырышып эшлә, ялкау булма! Менә шунда җитезлек үзе килер”, – дигән.
Куян бик күп уйлаган: каян килсен инде аңа җитезлек?! Бу озын койрык белән каян килсен матурлык? Бу озын колагы тагын!.. Шулай һаман зарланган да зарланган.
Беркөнне, агач башларында вакыт уздырып йөргәндә, Куян елаган тавышлар ишеткән. Шул якка караса, Төлкенең өе яна икән. Төлке балалары үзләре генә, ди. Куян, тиз генә агач башыннан сикереп төшеп, аларны коткармакчы булган. Ләкин... Бигрәк биеккә менгән икән шул! Озак уйларга вакыт юк, озын койрыгын агач башындагы ботакка эләктергән дә, арт аяклары белән бөтен көченә этелгән. Ә койрык өзелеп калган, Куян җиргә таба оча башлаган! “Инде бетүем шул икән!” дип уйлаган куян. Очып төшкәндә, арт аяклары белән ботаклар арасына эләгеп калган. Җиргә җитәргә күп тә калмаган үзе. И чәбәләнә, и чәбәләнә, ди, бичара... Арт аяклары тартылганнан тартыла бара, ди, озынайганнан озыная икән. Шулвакыт Аю-карт килеп чыккан. Куян аңа Төлкенең өе януын, балаларын коткарырга кирәклекне әйткән. Аю-карт башта аңа агачтан төшәргә булышкан, аннан алар бергәләп Төлке өенә таба ашыкканнар. Арт аякларының озын булуы Куянга тизрәк йөгерергә мөмкинлек биргән. Ул, Төлке өенә иң беренче килеп җитеп, аның балаларын коткарган. Барлык урман җәнлекләре, берләшеп, янгынны сүндергәннәр. Ашыгып кайтып кергән әни Төлке Куянга рәхмәтләр укый башлаган. Барысы да Куянның җитезлеге, сизгерлеге, батырлыгы турында сөйләгәннәр, аны мактаганнар. Куян үзе дә: “Ярый әле колакларым озын, ерактан булса да ишеттеләр Төлке балаларның тавышын. Озын койрыгым да миңа агач башыннан тизрәк төшәргә булышты”, – дип уйлап куйган. Шунда акыллы Аю-карт, Куян янына килеп:
– Менә шулай, Куян, үзең турында гына түгел, башкаларга ярдәм итү турында да уйлагач, син теләгәнчә, койрыгың да кыскарды, арт аякларың озынаеп, тизрәк йөгерә башладың, җәнлекләр арасында хөрмәтең дә артты! Шулай шөкер итеп, үзеңнән канәгать булып, ялкауланмыйча, көнләшмичә яшәргә кирәк! – дигән.
Шул көннән башлап, куяннарның койрыклары бик кыска, арт аяклары озын булып калган. Җитез, сизгер, озын колаклы куяннар Төлке балаларын коткарган борынгы бабалары белән хәзер дә горурланып яшиләр икән. Тик менә Төлке генә Куянның яхшылыгын бик тиз оныткан.
Ләйлә Мөхәммәтҗанова, Казан шәһәре, “Адымнар” мәктәбе, 6 Л сыйныфы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Комментарии
0
0
Поздравляем
0
0