Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Кайчы турында әкият

Актанышның 1нче урта мәктәбенең 2нче Аа сыйныфында «Әкиятчеләр» дип аталган әдәби конкурс үтте.

Актанышның 1нче урта мәктәбенең 2нче Аа сыйныфында "Әкиятчеләр" дип аталган әдәби конкурс үтте. Әлеге конкурста катнашкан иң яхшы әкиятләрне укыгыз.

Кайчы турында әкият

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер кайчы. Ул бик эшчән булган, чөнки аның хуҗасы тегүче булган. Көннәрдән бер көнне ул начар кисә башлаган. Шул хәлдән соң ул бик куркуга калган. Хуҗасы аны ташлар дип уйлаган.

Бер көнне хуҗасы аны кесәсенә салып каядыр алып китә. Кайчы нәрсә уйларга да белми, бик борчыла, куркуга кала. Ә чынлыкта аны хуҗасы үткенләргә алып бара. Кайчы бик шатлана.
Шулай шул, кешеләргә кирәк булуыңны тою — бик рәхәт һәм зур сөенеч.

2а сыйныф укучысы Галина Алидә.


Өч дус

Борын-борын заманда урман артындагы авылда яшәгән, ди, бер Линейка. Ул бик шук, шаян булган, сөйләшергә яраткан. Көннәрдән бер көнне ул бабасы Карандашка ияреп, шәһәргә кунакка барырга уйлаган. Бу көн бик тиз килеп җиткән.Таң ату белән Линейка бабасы Карандашка утырып калага юл тоткан. Ярты көн барганнар алар. Менә шәһәргә килеп тә җиткәннәр. Каладагы шау-шуга ияреп, Линейка киң урамнан атлап барганда, ерак түгел туңдырма сатучы Каләмне күреп ала. Йөгереп бара да ике туңдырма сатып ала. Якындагы утыргычка утырып бер туңдырмасын ашарга өлгерми Линейка янына бер Бозгыч килеп утыра. 
– Сәлам, Дускаем, – ди Линейка.
– Нинди Дус булыйм мин сиңа... Минем дустым юк...
– Ә телисеңме, мин сине үземнең дустым Карандаш белән таныштырам... — дип Линейка елмаеп туңдырмасын бозгычка сузган. 
Линейка Бозгычны үзенең дусты Карандаш белән таныштырган. Шул көннән башлап бу өч дус гел бергә йөриләр икән. 

2а сыйныф укучысы Макарова Самира.


Чын дус

Яшәгән ди, булган, ди, сазлыкта бер бака. Ул көне-төне бакылдаган. Бер көнне менә шулай бакылдап утырганда, тычкан килеп чыккан. Алар дуслашканнар һәм кичләрен бергә уздыра башлаганнар. Бака көндезләрен бертуктаусыз бакылдап уздырган, ә тычкан көне буе эштә, үзенә өй булдыру белән мәшгуль булган. Ә кичләрен дуслар көндез күргәннәре һәм нишләүләре турында серләшкәннәр. Сөйләшеп сөйләшер сүзләре бетмәгән. 

Шулай итеп көн артыннан, көн узып көз, ә аның артыннан үзен озак көттермичә кыш та килеп җитте. Дусларның тырышы кышны каршыларга әзер, ә менә ялкау дус өчен кышның килүе бик үкенечле булды. Усал кышның салкыннарыннан салкын тидереп, тычканның тырышуына һәм тәрбияләвенә дә карамастан үлеп китте. Тычкан күңелсезләнеп калды.

Һәр яз саен сазлыкта, бака бакылдавын ишеткәндә, үзенең дустын сагына ул.
Шулай итеп дөньяда чын дуслардан тыш, үзеңнең тырыш булуың да бик кирәк шул!

2а сыйныф укучысы Хасанова Камилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев